|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
05.08.2026 Икътисад
Кошчылар көне уздыТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы Президиумының Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасы кошчылар көне» темасына киңәйтелгән утырышы узды. Чарада министр урынбасарлары Гөлүс Баязитов, Нияз Хурамшин, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев, агросәнәгать комплексы ветераннары, кошчылык предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. “Республикада барлык категория хуҗалыкларда 18 млн баш кош-корт исәпләнә. 2025 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы йомырка җитештерү буенча Россия төбәкләре арасында 7нче урында тора, Россия Федерациясе буенча барлык күләмнең 3,4%ен тәшкил итә”, - дип билгеләп үтте Нияз Хурамшин. Министр урынбасары, Татарстан үзен терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә, дип ассызыклады. Җан башына йомырка куллану нормасыннан 32%ка күбрәк җитештерелә. Агымдагы елның 1 яртыеллыгында барлык категория хуҗалыкларда 105 мең тонна кош ите һәм 896 млн данә йомырка җитештерелгән. «Безнең Агросила һәм Ак Барс кебек эре агрохолдинглар 88 мең тоннадан артык кош ите җитештерделәр. Бу республика буенча гомуми күләмнең 84 процентын тәшкил итә. Тавык йомыркасын төп җитештерүче Яратель кошчылык фабрикасы - 536 млн данә, Державино кошчылык фабрикасы 90 млн данә йомырка җитештергән", - дип ассызыклады министр урынбасары. Утырыш кысаларында шулай ук агросәнәгать комплексының кошчылык тармагын үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр, алар арасында шулай ук АПК ветераны, 45 ел буена «Сельхозхимия» Балык Бистәсе район берләшмәсендә уңышлы шофер булып эшләгән юбиляр Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов та хөрмәткә лаек булды. Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Ә. Җәббаров исеменнән Сәүдәхан Гайнетдиновны 90 яшьлек юбилее белән котлады. АПК системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен юбилярга Котлау хаты һәм «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесе тапшырылды.
--- |
Иң күп укылган
|