поиск новостей
Көн мәзәге
  • Вакытны карарга дип телефоныма күз салган идем, бөтен нәрсәне карадым, әмма вакытны карарга онытканмын.

Бүген кемнәр туган
  • 18 Август
  • Газинур Морат - шагыйрь
  • Шамил Фәрхетдинов - драматург, актер
  • Мөхәммәт Гайнуллин (1903-1985) - әдәбият галиме
  • Наил Касыймов - шагыйрь
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
04.08.2026 Мәдәният

Милли музей Екатеринбургта Казан бизәкле күн сәнгатен тәкъдим итте (ФОТО)

О.Е.Клер исемендәге Свердловск өлкә туган якны өйрәнү музеенда Свердловск өлкә туган якны өйрәнү музее һәм Татарстан Республикасы Милли музееның уртак проекты – «Күн мозаика сәнгате» күргәзмәсе ачылды.

Проект Казан татарлары XIX гасыр – XX гасыр башында дөньяның төрле почмакларында киеп йөргән бизәкле аяк киеме ясау кәсебенә багышланган. Күргәзмә ТР Милли музееның дөньядагы иң зур күн мозаикасы коллекциясе байлыгын һәм төрлелеген күрсәтә.

Йөзләрчә еллар дәвамында Казан сафьянчылары йомшак хуш исле күн ясау серләрен буыннан-буынга тапшырган. Казанда фәкать кулдан гына эшләнә торган җөйнең уникаль техникасы вакытлар үтү белән үзгәрмәгән – күргәзмәдә тәкъдим ителгән күн тегүчеләр, аяк киеме тегүчеләр һәм чигүчеләрнең кораллары, шулай ук эшләнмә үрнәкләре дә моны раслый.

Күргәзмә җавап проекты булды: 2025-2026 елларның кышында ТР Милли музеенда Свердловскидагы коллегалар әзерләгән «Уралның сәнгати металлы» күргәзмәсе узган иде.

Свердловск өлкә туган якны өйрәнү музее директоры Александр Емельянов, кунакларны күргәзмә ачылу белән котлап, тәкъдим ителгән техниканың уникальлеген билгеләп үтте.

«Чыннан да, тулы мәгънәсендә декоратив-гамәли сәнгать... Бу матурлык һәм осталыкны һичшиксез күрергә кирәк», – дип искәртте ул.

Аның сүзләренчә, тәкъдим ителгән технология татар халкының хезмәт сөючәнлеген һәм иҗади сәләтен күрсәтә. Ул күргәзмәне оештыручыларның барысына да рәхмәт белдерде һәм аның ачылуын икенче көнне билгеләп үтелә торган шәһәр көненә бүләк дип атады.

Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов искәрткәнчә, күн мозаикасы сәнгате - татар халкының гына түгел, бөтен республиканың мәдәни кодының бер өлеше, ә аның тамырлары ерак гасырларга, Пазырык курганнарының орнамент мотивларына барып тоташа. Ул искәрткәнчә, нәкъ менә шушы һөнәр татар осталарын Россиядән читтә дә таныткан һәм ул Европада бөтен Россия империясенең мирасы буларак кабул ителгән. Фәйзрахманов музейларның алга таба да хезмәттәшлек итүенә өмет белдерде һәм чыгышын: «Яшәсен дуслык! Төбәкләр һәм халыклар дуслыгы яшәсен!» – дигән сүзләр белән тәмамлады.

Күргәзмә 2026 елның 8 ноябренә кадәр дәвам итәчәк, керү ирекле.

Татар-информ 

---
Милли Музей
№ --- | 04.08.2026
Милли Музей печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы