поиск новостей
Көн мәзәге
  • Вакытны карарга дип телефоныма күз салган идем, бөтен нәрсәне карадым, әмма вакытны карарга онытканмын.

Бүген кемнәр туган
  • 18 Август
  • Газинур Морат - шагыйрь
  • Шамил Фәрхетдинов - драматург, актер
  • Мөхәммәт Гайнуллин (1903-1985) - әдәбият галиме
  • Наил Касыймов - шагыйрь
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
04.08.2026 Мәдәният

“Гауптвахта, я сәхнә – берсен сайла”, – диде... (ВИДЕО)

ТНВ каналының “Татарлар” тапшыруында гаҗәеп шәхес, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты, композитор Гали Ильясов турында тапшыру чыкты. Әлеге тапшыру уникаль кадрларга, кызыклы истәлекләргә бай.

Тын Океанның диңгез авиациясе флотында хезмәт иткәндә, Гали Ильясов, җырчы буларак танылып, армия смотрларында катнаша, лауреат исеме ала. 1962-1965 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка училищесында белем ала. Аны тәмамлагач, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшкә чакырыла.

Гали Ильясов филармониянең лекторий артистлары белән бергә илебезнең зур концерт залларында, Кавказ, Балтыйк буе республикаларында, Ерак Көнчыгышта, Сахалинда, Норильски һәм Якутски якларында, БАМда, Урта Азиядә чыгышлар ясый. Аның җырлары Монголия, Чехословакия, Венгрия илләрендә, Лондон, Лейпциг, Зальцбург, шәһәрләре сәхнәләрендә, Италиядә, Төньяк һәм Үзәк Африка җирләрендә кайнар алкышларга күмелә. Ул 1977 елда Туниста Карфаген фестивалендә, 1978 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Италиянең “Унита” гәзите бәйрәмендә катнаша.

1997 елда “Мәгариф” нәшриятендә аның “Оныттың бугай...” дигән 40 җырын берләштергән җыентыгы дөнья күрә. 2017 елда аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән ул яшәгән йорт диварына мемориаль такта эленде.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы