|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
04.08.2026 Мәдәният
Равил Шәрәфиев: «Ул акча миңа сыңар аяк киеме алырга җитәр иде, әле ярый ике аягым да бар»Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, “Дуслык” Ордены иясе, щепкинчы Равил ага Шәрәфиев белән фәләсәфәгә дә кагылдык. Иҗат юлын да барладык, балачагы, үсмер чагын да искә төшердек, бүгенге театр турында да фикерләштек. – Элеккечә түгел инде. Болай мин Ходай тарафыннан шактый сәламәт яратылган. Авыр тормышта яшәсәм дә, балачакта ризык булмаса да, мин бик көчле идем. Яшьтән физик эшләрне эшләргә өйрәндем. 13 яшьтә 3 япьле сәнәк белән зур эскертләргә ыргыта идем, шуңа шаккаталар иде инде. Олылар белән беррәттән бит ул. Аннан соң заготзернога ашлык ташый башладык. Анда 85 килолык капчыклар да, борчак булса 100 килолылары да була иде, шуларны күтәреп ташыдык. Физик эш эшләп үстек. Соңгы арада сәламәтлеккә шактый зыян килде. Раушания апаң белән әкрен генә яшәп ятабыз. – Балаларыгыз Вил абый да, Равия апа да сәнгать юлыннан китмәгән. Аларны бу юнәлештә күрү теләге булмадымы? – “Бәхетлеме сез?” дигәндә... Училищеда пианино бар иде анысы, вакыт табып йөреп карадым, хәтта биттән карап кына да уйный башладым. Ләкин бөтен училищега бер пианино бит ул, бервакытта да буш тормый. Булмады, нишләтәсең... Шуннан соң студент чакта фехтование белән мавыктым, шәп кенә фехтовальщик булып киттем. Берзаман мине ярышка чакырдылар. Бер егетне җиңдем. Бу егет “Ничә ел шөгыльләнәсең?”, - ди. Мин әйтәм, 3 ай. Ышанмады! 3 айда гына шулай остару гаҗәп булып тоелгандыр инде. Шунда да фехтование белән шөгыльләнә алмадым, чөнки аңа бит көч кирәк, көч булсын өчен ашарга кирәк. Ә безнең ашарга юк. Ташладым инде, аңа җиткерерлек акчам юк иде. Менә тагын бер бәхетсезлек. Театрда да булган талантымны бик әз генә кулландым дип уйлыйм. Үзем теләгән рольләрне күбрәк сорыйсы калган икән дип. Әйе, ул чакта роль күп бирелде. Күп биргәч алынасың да, үзең теләгәннәре уйналмый кала шул... – Актер булудан кала, сездә алдан күрү сәләте дә бар бит. Бер интервьюда булачак хәвефне төшләрдә күрүегез турында укыган идем. Бүре кәҗәне тауда ташлап калдырды. Ичмасам шуны ашый да алмадык. Шуннан тагын берничә очрак булды. 2000 нче еллар башында коточкыч цунами килде бит. Менә мин шуны алдан төштә күрдем. Зур суда мәетләр ага иде. Шул төштән соң күп тә үтмәде, цунами булды. 2011 елда “Болгар” теплоходы һаләкәте буласын да алдан күрдем. Шул хәлләрне сөйләгәч Таҗи (РСФСРның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты, щепкинчы Ринат Таҗетдинов – авт.) “Әллә син чыннан да изге кешеме?”, - диде. 2013 нче елда самолет төште, аны да алдан күрдем. Төштә, имеш, зиратка барганмын. Каберләр бик күп, бер кабергә дә берничә кешене салалар. Мин шуны читтән карап торам икән. Шунда берсе “Кит моннан!”, - диде. Әллә, мин әйтәм, болар монда да талашып, берәр нәрсә булды микән? Ләкин ул төш шул самолет һаләкәтенә булган икән. Шундый биектән төшеп, анда кайсы кем сөяге икәнне белерлек түгел бит... – Равил абый, сезне чараларга чакырып кына торалар. Ардыра, талҗыта торган әйбер. Шул ук вакытта халык арасына чыгу үзенә күрә тонуста да тотадыр? – Бер интервьюда “нәфес” һәм “нәҗес” сүзен уртадагы бер хәреф кенә аера дигәнсез. Менә бу дөньяны шул нәҗестән, пычрактан арындырып буламы, Равил абый? – Халыкның зәвыгын да шул бетерәме, Равил абый? – Кайберәүләргә “легенда” дияләр. Сезгә дә “эләгә” ул сүз. Ачуыгызны чыгарадыр? – Сез “неуправляемый” артист. Менә шундый булуыгыз, туры сүзлегегез аркасында күпме кыен ашадыгыз? Шул килеш тә ничек үзегезгә тугры калдыгыз? Бу чит ил кешесе булгач, сынап карыйм дидем. Шуннан таныштык без моның белән, сөйләшә башладык. Урысча өйрәнгән, Ленинградта укый. Шулай бераз аралашкач, миннән моның турында сораштылар. “Фәлән-төгән белән кызыксынмый. Эчүне, хатын-кызларны ярата, Советны сүгә һәм гел минем сүз белән сүгә”, - дидем мин боларга. Бетте! Мине бүтән чакырмадылар. Шуннан кешеләр звание дә ала башладылар, миңа юк. “Шактый күп, әйбәт рольләр уйнаган килеш тә нишләп сиңа звание бирмиләр? Әнә исем алганнар начаррак уйный, сиңа һаман юк”, - диләр. “Стукачлыкка алынмаган өчен” дим боларга. Чыннан да, бик озак бирми тордылар. Аннан соң булды-җитте дигәннәрдер инде, берсе артыннан берсен бирә башладылар. Күпмедер вакыт үткәч кенә белдем: КГБдагы шул кеше “Шәрәфигә тимәгез!”, - дип әйткән. Менә бит, шундый җирдә эшләп тә кешелеклелеген җуймаган. Миңа тимәделәр. Ә тия алалар иде... – Равил абый, холкыгыз шундый булу күпләргә, яшьләргә үрнәк. Ә хәзер театр яшьләрендә өмет бармы? Эчтәлек ягы сайрак түгелме? Икенче җыелганда рольләрне билгеләгән иде: Таҗига төп герой Фёдорны бирергә җыена, миңа тискәре рольне. Әшәкене теләсә кайчан уйный алам, мине Фёдор роленә 2 нче состав итеп яз, дидем. Ахыр чиктә ул рольне мин уйнадым. Анда чын язмыш иде. Герой төрмәгә эләгә, нәрсә өчен икәне билгесез. Һәрхәлдә гаепсезгә эләккән инде ул. Сугыш башлангач монда немецлар кергәнен белми дә бит бу, төрмәдән кайтып керә. Әти-әнисе, әбисенең дә котлары алына. Үзен гаепсезгә азаплаганнары өчен немецларга илне сатар дип куркалар. Ә ул ил өчен үлә. Чөнки илгә зур хәсрәт килгәндә син илдән үч алырга тиеш түгел... – Камал театрында күп еллар Туфан Миңнуллин белән Марсель Сәлимҗанов чоры булды. Бүген Туфан абый әсәрләре актуальме? – Туфан Миңнуллинның “Мулла” спектаклендәге ролегезне бик ярата идем, Равил абый. – Сезгә Тукай премиясен 1992 нче елда Хуҗа Насретдин, Кочкорбаев, Робинзон, Доктор Ламбарди, Ислам рольләре өчен биргәннәр. – Артистка тыйнак булу кирәкме, Равил абый? Таңсылу Мостафина
--- |
Иң күп укылган
|