|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
03.08.2026 Шоу-бизнес
Зәйнәб Фәрхетдинова: “Беренче сыйныфны Үзбәкстанда укыдым”Күптән түгел “Ватаным Татарстан” гәзитендә Зәйнәб Фәрхетдинова белән әңгәмә дөнья күрде. Энҗе Шәйхетдинова язмасыннан өзекне сезгә дә тәкъдим итәбез. –...Балачак хатирәләрен искә төшерик әле. Азнакай кызы булсагыз да, туган урыныгыз – Үзбәкстан. Менә шунда узган балачакка бәйле истәлекләр күңеллеме, әллә моңсумы? – Нәкъ менә моңсу. Әти-әнисез булган чакларымны искә алам да моңсуланам. Үзбәкстанда туганнарыбыз булса да, үзләренең җылысын, назларын бирергә тырышсалар да, күңел әти-әнине сагына иде. Иң истә калган моңсу хатирәләрнең берсе – әнидән посылка көтүем. Үзбәкстанда рус мәктәбендә укыдым. Яңа елда Кар бөртеге буласым килде. Әни костюмны посылка белән җибәрде. Тик ул 5 гыйнварда гына килеп җитте. Ләкин шул вакытта посылканы ачкач килгән тәмле исләр гомергә дә минем хәтеремнән чыкмас. Анда биек таулар бит. Мин мәктәпкә барганда да, кайтканда да күккә карый идем. Берәр кош очканын күрсәм, мине әни килеп алсын, дип тели идем. Елап та, җырлап та алган чаклар булды. – Нишләп Үзбәкстанда әти-әнисез яшәдегез? – Алар бик күпләр кебек, күрәсең, бәхет эзләп, Үзбәкстанга китеп урнашкан. Әти тракторчы иде. Әни башта балалар бакчасында, аннары мәктәптә пешекче булып эшләде. Бик тырышты, фатир да алды. Язмыш, күрәсең: әти авариягә эләкте дә туган ягына – Азнакай районының Сарлы авылына кайтып китте. Әни дә эшләгән эшләрен авырлык белән генә ташлап кайтырга мәҗбүр булды. Мине дә алып кайттылар. Ләкин бик авыр дип (чөнки йорт та төзи башладылар), кабат Үзбәкстанга илтеп тордылар. Авырлыкларны күрмәсен дип уйлаганнардыр инде. Беренче сыйныфны шунда укып кайттым. – Кеше кайда яши, шундагы мохитне, гореф-гадәтләрне үзенә сеңдерә. Ә сезнең күңелгә нәрсәләр сеңде? – Үзбәкстан дигәндә Тянь-Шань таулары, зур елгалары күз алдына килә. Красногорск дигән төбәктә яшәдек. Яз көне тау башына лалә, мәк чәчәклре атканны карарга менеп китә идек. Балачактан лаләләрнең сап-сары, кып-кызыл булып кыр тутырып үскәнен күргәч, минем өчен ике-өч чәчәкле бәйләмнәр кызык та түгел. Кәрзин тулы лаләләрне яратам. Менә шулар бик исемдә калган. Урамдагы сәкегә утырып ашаган чаклар да онытылмый. Эш тә күп иде. Апалар мунча, сарайлар төзеде. Без, балалар, менә шуларны төзү өчен балчык баса идек, аңардан кирпеч ясап киптерә идек. Өлкәнрәк мәктәп балалары мамык җыярга да йөри иде. Ул – бик авыр хезмәт. Анысы миңа эләкмәде. Анда туйлар да бик кызык уза иде, быргылар кычкырталар, барысы да истә. Дуслар да күп булды: үзбәкләр дә, кырымтатарлар да, немецлар да. Автор: Энҗе Шәйхетдинова.
--- |
Иң күп укылган
|