поиск новостей
Көн мәзәге
  • Вакытны карарга дип телефоныма күз салган идем, бөтен нәрсәне карадым, әмма вакытны карарга онытканмын.

Бүген кемнәр туган
  • 18 Август
  • Газинур Морат - шагыйрь
  • Шамил Фәрхетдинов - драматург, актер
  • Мөхәммәт Гайнуллин (1903-1985) - әдәбият галиме
  • Наил Касыймов - шагыйрь
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
03.08.2026 Киңәш-табыш

Сөт ризыклары: сатып алучыларга нәрсәне белеп торырга һәм ничек сакланырга?

Пальма мае кимегән, «ит җилеме» арткан. Татарстан кибетләрендә сатыла торган сөт ризыкларында хәлләр менә шулайрак.

Гомумән алганда, узган ел нәтиҗәләре буенча, тикшерелгән каймакларның 23,8 процентында төрле кимчелекләр ачыкланган. Сатып алучыларга нәрсәне белеп торырга һәм ничек сакланырга? Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясендә әнә шул турыда сөйләштеләр.

Инспекциядә, белгечләрне җыеп, эремчек һәм каймакка дегустация ясадылар, ягъни тәменә бәя бирделәр. Онлайн сораштыруда халык нәкъ менә шушы ризыкларның сыйфатын тикшерүне сораган. Тикшерер өчен Казанның төрле кибетләреннән Татарстан һәм илнең башка төбәкләре, шул исәптән Беларусь җитештерүчеләренең ризыкларын сатып алганнар. Башта 5 процент майлылыктагы эремчек һәм 20 процент майлылыктагы каймакларның сыйфатын лабораторияләрдә тикшергәннәр. Кайберләрен инде тәмләп караучыларның өстәленә китереп куйганчы ук читкә этәргәннәр. Әйтик, белгечләргә эремчекнең илле төрдән унысын гына тәкъдим иттеләр. «Брак»ка чыгарылган каймак һәм эремчек составында үсемлек мае, микроблар эшләп чыгарган трансглютаминаза (халык телендә «ит җилеме» дип атала) булуы ачыкланган. Шулай ук капларында дөрес мәгълүмат язылмаган очракларга да тап булганнар.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең бүлек җитәкчесе Розалия Арсланова сүзләренчә, гомумән алганда, узган еллар белән чагыштырганда, кибетләрдәге сөт ризыкларында пальма мае куллану очраклары кимегән. Ләкин намуссыз җитештерүчеләр барыбер бар әле. Хәзер иң еш очрый торган кимчелекләр арасында микроб трансглютаминазасын куллану тора. Аны күбрәк күләмдә һәм тиз арада товар җитештерү, ризык әзерләүнең үзкыйммәтен киметү өчен кулланалар. Әйтик, гадәти шартларда оеткы сигез сәгать оеса, «җилем» белән нибары ике сәгать. Дөрес, аны кулланучылар кимегәне ачыкланды, бу матдә өч  җитештерүченең ризыгында гына табылды: Пермьнең «Ильинская коровка», Саратовның «Комбинат детского питания» һәм Самараның «Молочный край» эремчекләре.

– Әлеге элементны балалар ризыкларында куллану бигрәк тә аяныч тәмамланырга мөмкин. Ул матдә эндокрин авырулар үсешенә китерергә һәм Альцгеймер авыруының барлыкка килүен тизләтергә мөмкин, дигән фикер бар, – ди Розалия Арсланова.

Узган ел нәтиҗәләре буенча, тикшерелгән каймакларның 23,8 процентында төрле җитешсезлекләр табылган. Җитди кимчелекләр ачылган очракта Дәүәлт алкоголь инспекциясе тиешле органнарга хәбәр итә. Тәмләп карау нәтиҗәләре белән кибетләр һәм җитештерүчеләр дә кызыксына, ди.

– Лаборатория тикшерүләре вакытында җитди кимчелекләр табылган ризыклар, чыннан да, күпмедер вакыттан соң кибет киштәләреннән алына. Ләкин соңгы вакытта кызыклы бер күренешкә тап була башладык: җитештерүчеләр үз эшләрен башка исем белән дәвам иттерә һәм шундый ук кимчелекле продукция чыгара. Бер оешма атамасын хәтта өч тапкыр алыштырды, – ди Розалия Арсланова.

Шуңа күрә белгеч сөт ризыкларын сатып алганда берничә киңәшне истән чыгармаска куша.

– Җәй – сөт ризыкларының иң сыйфатлы вакыты. Яхшы ризык арзан була алмый. Көн саен арзанлы сыр алганчы, атнага бер-ике тапкыр әйбәтен, әмма кыйммәтрәген ашарга киңәш итәм, – ди Розалия Арсланова. – Моның өчен танылган һәм үзләрен уңай яктан күрсәткән җитештерүчеләрне сайларга кирәк. Бигрәк тә җирле җитештерүчеләрнең товарларына игътибар итәргә – алар заводтан кибет киштәсенә кадәр кыскарак юл үтә, шуңа күрә консервантлар азрак һәм термик эшкәртү дәрәҗәсе түбәнрәк була. ГОСТ таләпләре буенча җитештерелгән товарларны сайларга кирәк. Ризыкның составын уку да комачау итмәс. Компонентлар никадәр азрак булса, шулкадәр яхшырак. Классик рецептурада консервантлар, өлгерүне тизләткечләр булырга тиеш түгел. Шулай ук куллану вакытына да игътибар итегез. Яңа җитештерелгән ризыкта файдалы микрофлора да күбрәк була.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Рыбаченок та, республика кибетләрендә сатыла торган сөт продукциясе сыйфатының соңгы елларда яхшыруын әйтте.

– Эремчек һәм каймак – өлкәннәр дә, балалар да яратып ашый торган, шулай ук диетик туклануда да, ашказанында проблемалар булган кешеләр табынында да көн саен торырга тиеш ризык. Шуңа күрә аларның сыйфаты куллану вакыты чыкканчыга кадәр яхшы булырга тиеш, – ди белгеч.

«Тест-Татарстан» стандартлаштыру, метрология һәм тәҗрибәләр үзәге эксперты Ирина Матвеева әйтүенчә, ризыкның сыйфаты оешмалардагы технологларның эшенә дә бик нык бәйле. Ашамлыклар яхшы килеп чыксын өчен, оеткыларны дөрес сайларга, технологик режимны көйләргә һәм чималны бик белеп алырга кирәк.

– Профессиональ оеткылар бик кыйммәт торгач, ризыкның үзкыйммәтенә зур йогынты ясый. Ләкин нәкъ менә аларны кушкач, югары сыйфатлы ризык җитештереп була. Шул ук вакытта технологлар оеткыларны һәрдаим алыштырып торырга тиеш, – ди ул.

Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов исә бүген сөт сатып алу бәяләренә дә борчылуын әйтте.

– Татарстанда сөт эшкәртү күләме бик зур: биш ай эчендә республикада 100 мең тоннага якын сөт эшкәрткәннәр, ә көндәлек күләм 4 мең тоннага җитә. Шул ук вакытта, төп проблемаларның берсе – сөт сатып алу бәясенең төшүе. 2025 елда ул литрына 40 сум булса, хәзер 32 сумга кадәр кимеде. Бу хәл җирле җитештерүчеләргә зыян китерә, шуңа күрә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы бу мәсьәләне хәл итсен иде, – ди Җәүдәт Әхмәтханов.

Шулай ук ул кибетләрдә җирле сөт продуктларының кимүе турында да әйтте. Элек бу күрсәткеч 60 процент тирәсе булса, хәзер 30–35 процентка гына калган. Җәүдәт Әхмәтханов фикеренчә, бу дөрес хәл түгел. Мисалга ул Башкортстан тәҗрибәсен китерде: анда кибетләрдәге товарның кимендә 70 проценты үз җитештерүчеләренеке булырга тиеш, дигән кагыйдә кертелгән.

Гомуми тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң яхшы эремчекләр: «Простоквашино» («Ядринмолоко», Чувашия), «Вкусняев» («Алабуга сөте», Татарстан) һәм «Село зеленое» («Казан сөт комбинаты»). Каймаклар арасында беренче өчлектә: «Пестравка» («Маслозавод Пестравский», Самара), «Вкусняев» («Алабуга сөте», Татарстан), «Каждый день» («Ува-молоко», Удмуртия).


Зөһрә Садыйкова
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.08.2026
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы