поиск новостей
Көн мәзәге
  • Вакытны карарга дип телефоныма күз салган идем, бөтен нәрсәне карадым, әмма вакытны карарга онытканмын.

Бүген кемнәр туган
  • 18 Август
  • Газинур Морат - шагыйрь
  • Шамил Фәрхетдинов - драматург, актер
  • Мөхәммәт Гайнуллин (1903-1985) - әдәбият галиме
  • Наил Касыймов - шагыйрь
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
03.08.2026 Әдәбият

«Фәйзуллин йөзүләре» турында китап чыгачак

«Фәйзуллин йөзүләре»н татар дөньясында белмәгән кеше юктыр. Июль ахыры – август башы җиттеме, ул әйләнә дә кайта. Инде 50 ел шулай. «Фәйзуллин йөзүләре»нә ярты гасыр тулды дигәндә әлеге матур чара, әлеге уникаль күренеш турында китап чыгарга җыена. Шушы басмага кергән язманы сезгә дә тәкъдим итәбез.

Йөзү йоласы ничек башланды?
 
Равил Фәйзуллин:
 
Тарихы аның болайрак: 1971 елны Әлмәт язучылар оешмасының җитәкчесе булып 4,5 ел эшләгәннән соң, үз теләгем белән ул вазифадан китеп, гаилә белән янәдән Казанга кайттым. 2 елдан соң, 1973 елда миңа 30 яшь тулды. Бу “зур юбилей”ны нишләп билгеләп үтәргә уйланганмындыр, хәзер дә аңлап бетермим. Казандагы яңа йортка әле газ да кермәгән. Бөтен пешеренү – электро плитәсендә. “Хатын ничекләр итеп, сыйлар әзерли алган икән?” - дип уйлыйм хәзер.
 
Ә кунаклар ниндиләр диген әле! Накый Исәнбәт, Гомәр Баширов, Әмирхан Еники, Сибгат Хаким, Гариф Ахунов... Җыенысы унбишләп кеше. Барысы да шактый өлкән яшьтәге зур язучылар, Ходай рәхмәте, мәҗлестән бик канәгать киттеләр.
 
Ә “юбилей” 3 көн дәвам итәсе әле! Икенче көнне замандашларны чакырырга булдык, өйгә түгел, ә Казансу буендагы “яшьләр штабы” янына (ул хәзерге Миллениум күпере янындагы урам, күңел ачу һәм спорт бәйрәме үзәге тирәсе) чакырырга булдык. Подлужный урамының башында кыргый пляж шикеллерәк матур гына майданчык бар иде. Без анда яшьләр, матбугат йортында эшләүчеләр, радио хезмәткәрләре еш кына бергә җыела идек. Футбол тибү, бадминтон уйнау, аз-маз тамак ялгау, шигырьләр уку, бәхәсләшү... Матур, кояшлы көннәрдә кичкә таба анда кимендә 7-9 кеше һәрчак була иде. Эсседә су коенасы да килә бит! Яшьләр кәеф-сафа корып утырган арада мин, тагын бирничә кеше яр кырыйлатып шактый ара йөзеп бара идек. Менә шулай башланды ул - күмәк йөзүләр. Тора-бара йөзәргә теләүчеләр дә артты. Кем күпме йөзә ала – шул кадәр йөзә иде. Шул вакытта ук инде “Әйдә Фәйзуллин штабына су коенырга киттек” дигән сүзләр чыкты. Кыскасы, тарихы шулай. Бу күмәк йөзүләрнең тарихын 50 елдан артык. Кемнәрдер аны үзе катнаша башлаган елдан исәпли. Алар өчен 50 саны күбрәк күренәдер. Әлбәттә, эш санда түгел. Иң мөһиме – иҗат кешеләре – язучылар, композиторлар, җырчылар, рәссамнар бергә җыела торган, көтеп алына торган, әдәбият-сәнгать һәм спорт бәйрәмебез барлыкка килде. “Фәйзуллин йөзүләре” дигән төшенчә телгә керде. Дәвамы гына була күрсен. Бусы инде, беренче чиратта, яшьләрнең үзләреннән тора.
 
Д.С:

Кайчаннан йөзә башладыгыз?
 
Р.Ф:

Үз үземне белгәннән бирле дип әйтәсе килә. Матур яңгыраса да, дөрес үк булмас. Чыны - алты яшьтән. мең тугыз йөз кырык тугызынчы ел була ул. Ул вакытта авылыбыз Балтач (Юлсубино, Кызыл Йолдыз районы) уртасында зур гына буа бар иде. Шарлы үзәне тирәли агып чыккан чишмәләрлән инешкә әверелеп, әлеге буаны хасил иткән сулык иде ул. Суы гаҗәеп чиста. Тота белгән кешегә балыгы да бар: чабак, әтәли, маймыч, шыртлака… Аквариумга салырдай гаҗәеп матур хариус дигән вак балыкларга хәтле бар иде.
 
Җәй буе күл тирәсе гөрләп тора. Бала-чагалар, яшүсмерләр чыр-чу килә. Мактанышалар: мин суга сигез тапкыр кердем, мин ун тапкыр... Күшегеп бетеп, кояшта җиргә сыланып җылыналар. Мин дә шулар арасында. Аларның йөзгәннәренә кызыгып карап торам. Үсмерләр мине үртәп: "Үзе председатель малае, үзе йөзә дә белмисең икән". Гәрьлек... Ачу чыкты. Мин бу малайлардан ким мени? Ярсып, кереп киттем буага. Үтә күренмәле булгач, тирәнлеген чамаламаганмын. Суда бәргәләнәм, чәбәләнәм, әмма йөзеп булмый. Авыз-борыныма су керә башлады. Бата башлаганымны күреп, судан мине Хасимҗан исемле үсмер тартып чыгарды. Шул хәлдән соң, "Мин йөзәргә өйрәнәчәкмен" дип ант иттем бугай. Чыннан да, шул җәйне, кулларны бик өскә күтәрмичә генә, “этчә” йөзәргә өйрәндем дә... Шуннан соң Су белән дуслык китте инде. Димәк, 76 елдан артык йөзәм булып чыга.
 
 
Беренче йөзгән “диңгезем”. Балтач авылы буасы. 50нче еллар.
 
Д.С:

Даими йөзәсезме?

Р.Ф:

Даими йөзәргә тырышам. Бер ияләнгәч, йөзүне организм үзе таләп итә. Җәен ачык сулыкларда йөзәм. Май башыннан кара көзгә кадәр. Ярты ел чамасы чыга ул. Кышын ябык бассейннарда. Соңгы елларда гел бер генә җирдә диярлек – Су спорты сараена (Сибгат Хаким урамы, 70, Казан Арена янында) йөрим. Кече улым да соңгы елларда фридайвинг* белән шөгельләнә башлады. Теләгәндә дә, көндә йөреп булмый, йә бер, йә икенче эш чыгып тора.
 
 
Суык айларда бассейн коткара
 
* Фридайвинг – сулыш тотып су астында йөзү
 
Аннары юлда йөрүләр дә бар бит әле. Шулай да, елның 200ләп көнендә күпмедер йөзелә дип уйлыйм. Яшьтән үк килгән бер гадәтем бар: Кайда гына булмыем — командировкадамы, сәяхәттәме, ялдамы; көнбатыштамы, көнчыгыштамы, Россиядәме, чит илдәме — мөмкин кадәр барган җирем халкының каберстанында һәм елга-суында булырга тырышам...
 
Зират — халыкның тарихын, рухи байлыгын, дәрәҗәсен, интеллект югарлыгын билгеләсә, Җир-Су — аның табигый байлыгын күрсәтә. Язучы кеше өчен бу бик мөһим. Ходай рәхмәте, минем дача йорты Аккош күлләре җирлегендәге Кече Тирән күл янәшәсендә генә урнашкан. Өйдән күлгә кадәр, нибары, 100 метр чамасы. Вакыт уздырып, каядыр барасы юк. Җәен, көнгә берничә сәгать гомер күл буенда үтә. Табигать матур! Рәхәт! Йөзеп тә була, балык тотып та була, сап* белән йөреп тә була. Дөрес, мин анда язу-сызу, уку-өйрәнү эше белән дә утырам.
 
 
Кече Тирән күл – җәй көндәге «ваннам»
 
* Сап – су остендә йөзер өчен һава белән тутырылган җайланма
 
Башны ял иттерү өчен йөзеп тә алам. Көненә 2-3 км чыга торгандыр. Шуны да өстәп әйтәсе килә: гомеремдәге төп йөзүләр Кара диңгездә булды. Күктүбә дигән (рәсми исеме - Планерское) авыл-посёлокта СССР язучыларының иҗат йорты бар иде. Диңгез буенда ук. Мин анда бик күп мәртәбә булдым. Кайбер елларны язын-көзен ике срокка да бара идем. Һәммәсен исәпләсән, бер елдан артын гомерем шул Күктүбә иҗат йортында узды. Ул елларда байтак язылды да. Казна эшеннән чыгып, 13 ел буена профессиональ язучы булып саналдым. Казанда һәм Мәскәүдә күп санлы китапларым чыкты. Гонорарны, ягъни хезмәт хакын, тормыш алып барырлык, гаилә тотарлык дәрәҗәдә түлиләр иде.
 
 
Сап суны бөтенләй бүтән яктан ача
 
Алда әйтелгәнчә, кайларда булсам да, мөмкинлек булганча, һәрчак йөзәргә тырышам. Бу очракта, шуны ачык итеп әйтергә кирәк: бар "Фәйзуллин йөзүләре", бар Фәйзуллин йөзүе. Аерма зур: "Фәйзуллин йөзүләре" — ул бергәләшеп, күмәк йөзүне белдерә. Аның билгеләнгән үз вакыты (июль ахыры-август башы), үз команда-төркеме бар, аерым йөзү тәртипләре бар. Ә Фәйзуллин йөзүе — ул башка - индивидуаль нәрсә. Кеше кайда гына йөзмәс... "Фәйзуллин йөзүләре", нигездә Татарстан сулыкларында үткәрелә: Идел, Кама-Чулман, Агыйдель, Ык... Безнең җирлектә үткән йөзүләрнең күбесе Казансуда булды. Аннан кала, 5-6 мәртәбә Олы Чишмә буасында (Яшел Үзән) үткәрелде.
 
Дөрес, бер тапкыр — 1979 елны халыкара йөзү, Югославияда — Әдрән диңгезендә узды. Анда чит илләрдән килгән яшьләр дә катнашты. Ул ярышның бүгенге көндә бердәнбер шаһите Ислам Әхмәтҗанов.
 
Д.С:

Әдәбият-сәнгать һәм спорт бәйрәме дип әйтү җиңел һәм күңелле. Аны оештыруның кыен яклары да җитәрлектер?
 
Р.Ф:

Әйе, бу 50 еллар эчендә оештыру эшендә төрле хәлләр булды инде. Баштагы елларда бу җыен-бәйрәмгә әзерләнү дә бик гади һәм демократик төстә иде. Машиналарыбызга казан-чиләкләр, азык-төлек, утыннар төяп, пикник-сәхрәгә чыккан шикелле бара идек. Бу җыенга теләгән һәр кеше, үз ризыгы, үз транспорты белән килә иде. Берәүләр йөзә, берәүләр табын кора, халык та күп җыела иде...
 
Чөнки Казан якын, Казансу үзебезнеке (хәзер Казансу ярлары тимер-бетон белән кыршаулангач, йөзүләр кыенлашты). Соңгы дистә еллада бу җыен Татарстан районнарына да үтеп керде. 10нан артык районда булынды инде. Оештыру эшләре дә бүтән төс алды. Казан асып йөрүләр бетте. Районда безне теләп каршылыйлар, йөзү шартларын көйлиләр. Без, әлбәттә, аларга бик рәхмәтлебез. Тик, мәсәләнен икенче ягы да бар: Казаннан теләгән күп санлы йөзүчеләрнең һәммәсен ерак районнарга алып барып булмый бит. Безнеңчә, йөзүләргә урындагы җирле яшьләр күбрәк кушылырга тиеш. Яшьләр сәясәтенә һәм спортка җаваплы җитәкчеләр активлык күрсәтергә, яшь спортсменнарга юнәлеш бирергә тиешләрдер.
 
Сүз дә юк, җәй көне авыл халкының эше муеннан, һәр сәгать кадерле. Шулай да, теләк һәм максат булганда, су кереп, йөзеп алырга җай чыгарырга була ул. Яшьләр өчен яхшы үрнәкләр бар: өлкән яшьтәге олуг шәхесләр йөзеп күрсәтә бит! Мисал өчен, илбашы Минтимер ага Шәймиев һәр көнне бер чакрым йөзә дип беләм (сүз уңаеннан әйтеп үтик: аңа рәсми рәвештә йөзү буенча Россияның спорт мастеры исеме дә бирелгән). Мәшһур сәясәтче Фәндәс Сафуллин (1936-2021) гомернең соңгы елларына кадәр безнең белән йөзеп йөрде…
 
Ахыр чиктә, китапның кереш аңлатмасында әйтелгәнчә, төп максатыбыз да Республикабызда су спортын пропагандалау, аның үсешенә өлеш кертү.
 
Еш кына, шул чордагы замандашлар, башлангычтагы беренчеләр искә төшә. Атаклы журналист Римзиль Валиев, рәссамнар — Абрек Абзгильдин, Рәшит Имашев; музыкантлардан - Шамиль Шәрифуллин, аның хатыны Наилә; шагыйрьләр, журналистлар - Зиннур Насыйбуллин, Рөстәм Фәйзуллин (Акъегет), Нәсим Акмал, Әхмәт Рәшитов, Рим Кәримов, Наис Гамбәр, Мөдәррис Әгъләмов, Зөлфәт, Гәрәй Рәхим, Алмаз Хәмзин, Рөстәм Мингалимов, Марсель Галиев, Ләбиб Лерон; соңрак Ркаил Зәйдуллин, Газинур Морат, Алмаз Гыймадиев...
 
Кызганыч, әле санап киткән шәһесләрнең күбесе инде гүр иясе. Күбесен хәзерге яшьләр бик үк белеп тә бетермиләрдер. Хәтер яңартырлык шул чор фотолары да бик аз. Ул чорда фотоаппарталы кешеләр дә бик сирәк иде шул. Дөрес, ул заманда да телевидениега төшереп алулар булды, төшерелгән сюжетлар да сакланмаган. Сәбәбе – пленка җитмәүе. Монысы чыннан да кызганыч шул. Күпме бөек шәхесләргә бәйле тапшырулар сөртелеп, юкка чыктылар.
 
 
“Сөртүчеләр”гә һәм “сөрттерүчеләр”гә “рәхмәт”... Хәзер алар алтын бәясе торырлар иде! Терсәк якын да, тик тешләп булмый шул. Үзаң түбән. Танырга кирәк: бу әйтелгән сүзләр халык хәтерен ныгыта торган гамәлләр түгел. Тагын бер мәртәбә кызганыч.
 
Д.С:

Тәҗрибәле йөзүче буларак, башлап йөзүчеләргә, бикрәк тә яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
 
Р.Ф:

Беренче чиратта, үзеңнең физик мөмкинлекләреңне белергә кирәк. Чама хисен югалтырга ярамый. Артык батыраеп, бик эчкә, тирәнгә керергә киңәш итмәс идем. Мин үзем ярдан 10-15 метрдан артык ераклашмаска тырышам. Суда көзән җыеру бик мөмкин. Үзем белән андый хәлләр булгалады... Шулай ук, белмәгән сулыкка баш белән ярдан сикерү дә фаҗига белән бетүе бар. Кыскасы, су белән шаярырга ярамый. Су ул – хәтәр нәрсә. Суда кеше сынала. Суны җиңәргә кирәкми. Аның белән дуслашып кына була. Димәк, аңа яраклашырга кирәк.
 
Д.С:

Бүгенге җәмгыяттә иҗтимагый оешмалар шактый күп. Аларның исемнәре дә, функцияләре дә төрле формадагы ярдәм фондлары белән әдәби-мәдәни дөньяга караганнары да юк түгел. Бу гасырда пәйдә булганнардан, әйтик, Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале (җитәкчесе – журналист, продюссер Рифат Фаттахов), “Сәйдәшстан” музыка бәйрәме, “Сәләт” хәрәкәте... Сезнең исемдәге “йөзүләр” дә шушы рәткә керә дип уйлыйм. Бу хәрәкәтнең киләчәген ничек күз алдына китерәсез?
 
Р.Ф:

“Пәри башка, җен башка” дигәндәй, әдәбият-сәнгать һәм спорт бәйрәме сез югарыда санаганнардан беркадәр аерыла. Әңгәмәбез башында әйттелгәнчә, безнең “йөзүләр”нең яшәү тарихы озынрак инде – 50 елдан артык “йөзәбез”. Икенчедән, безнең оешмадагы һәр кеше чарада үзе катнаша, ул тамашачы гына түгел, ул – оештыручы да. Өченчедән, оештыру эшләре өчен без беркемнәндә финанс сораганыбыз юк. Әлегә. Алга таба спортның ачык һавада йөзү төрен үстерәбез дибез икән, ул чакта дәүләтнең һәм рәсми оешмаларның ярдәме, әлбәттә, кирәк булачак.
 
Киләчәк турында уйласак, ышаныч һәм өмет зур. Шулай да реалист булыйк: без инде йөзәсен йөздек. Алмашка яңалар килә... Үткән ел “йөзүләр” Апас районында үтте. Аяк авырту сәбәпле мин беренче мәртәбә үзем катнаша алмадым. Борчылдым, соңрак сөендем. Язучылар Берлеге һәм командабыз “Йөзүләр” бәйрәмне менә дигән итеп үткәрделәр. Димәк, хәрәкәт минсез дә дәвам итә ала!
 
“Йөзүләр” оешуына 50 ел үткәч, быел ниһаять, Татарстан спорт министрлыгы җитәкчеләре белән теләктәшлек таптык. Бу китапны чыгаруда да министрлык булышачак. Рәхмәт аларга!
 
Д.С:

Сезне иҗатта да, спортта да, гомумән тормышта, русчалатып әйтсәк “успешный” дип саныйлар. Ә үзегез үкенечле хәлләр булды дип саныйсызмы?
 
Р.Ф:

Уйландыргыч сорау. Тормышта үкенү хәлләре буладыр инде ул. Шулай да... Моннан кырык ел элек язылган шигырь юллары искә төште:

Мин яшәдем!

Күрдем елның кабатланмас фасылларын,
хатын кызның мәхәббәттән янган йөзен...
Мин яшәдем!

Җир җимертеп хезмәт иттем.
Чөнки тойдым илнең якты күзен,
ишетеп тордым кешеләрнең хуплау сүзен.

Янә, шулай да... 2015 елда Казанда узган Бөтендөнья йөзү чемпионатында катнаша алмавым бер үкенеч. Теләгәндә өлкән яшьтәге ветераннар төркемендә Татарстан вәкиле булып йөзә алырга мөмкинлегем бар иде. Теләгем соңрак туды: ярышлар алдыннан гына. Инде соң иде, рәсми халыкара исемлекләр төзелгән, расланган иде инде...
 
 

Данил СӘФӘРОВ
Матбугат.ру
№ --- | 03.08.2026
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы