|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
02.08.2026 Хәвеф-хәтәр
Апас районында бер ир-ат буада батып үлгәнТатарстанның Апас районындагы буада бер ир-ат исерек килеш су коенганда батып үлә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, фаҗига Иске Йомралы авылында булган. Сулык су коену өчен җиһазландырылмаган, бу хакта яр буенда урнаштырылган табличка дәлилли. Шуңа да карамастан, ир-атлар компаниясе кисәтүне игътибарсыз калдырды. Ниндидер мизгелдә аларның берсе су астына китте. Шаһитлар аны ике метр тирәнлектән, ярдан биш метр читтә табып алганнар. Дуслары ир-атка беренче ярдәм күрсәтергә тырышып караган. Һәлак булучының дусларына карата җиһазландырылмаган урында коенган өчен административ эш кузгатылган, диелә хәбәрдә.
Фото: ГУ МЧС России по РТ
--- |
Иң күп укылган
|