|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
02.08.2026 Дин
Мәет озатканда еларга ярыймы?
“Танышым, туганы үлгәч, минем дә аның артыннан китәсем килә”, — дип елады. Болай әйтергә ярыймы?” Укучыбызның соравына Саба районының Сатыш авылы мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт ГАЛИМҖАНОВ җавап бирде: — Минем дә аның артыннан китәсем килә дип елау ул — тәкъдиргә каршы килү кебек. Аллаһ һәр кешенең бу тормышта яшәү вакытын билгеләде. Бөтен кеше дөньядан китә, кемдер иртәрәк, кемдер соңрак.
Аллаһы Тәгалә әйтә: “Сезне малларыгызны, сәламәтлегегезне алып, туганнарыгызны ахирәткә күчереп, төрле авырлыклар белән сынарбыз”. Бу кыенлыклар кайчакта күтәрә алмаслык шикелле авыр тоела. Кемдер баласын, әти-әнисен, якын кешесен югалта. Кешене тынычландыру бер хәл, бу вакытта үзеңне кулга алу, сабыр калу җиңел түгел. Аллаһ әйтә: “Иман китерүчеләр авырлык килгәндә намазга баса, дога укырга, зикер әйтергә тотына, сабыр итә”. Коръәндәге “Бәкара” сүрәсеннән “Ииннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун” аятен укыйлар. Мәгънәсе: “Без бөтенебез дә Аллаһы Тәгаләнеке һәм бөтенебез дә Аңа кайтабыз”.
Якын кешеңне югалткач, күңел елый, күздән яшь ага. Бу аңлашыла, ничә еллар яныңда булган кеше юк. Аны башка беркайчан да күрә алмыйсың. Бу — авыр хәл. Мондый очракта иң мөһиме — тәкъдиргә каршы килә торган сүзләр әйтмәү. Алар Аллаһның ачуын чыгара. Елау — бер хәл, ә күңел һәм тел белән әйткән сүзләр тәкъдиргә ризасызлык белдерү булып яңгырамасын. Пәйгамбәребез кабер өстендә кычкырып елауны тыя.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|