|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
02.08.2026 Мәдәният
Казанның Островский урамында узган экскурсиядән ФОТОрепортажКичә Татар китабы Островский урамы буенча җәяүле экскурсияләр уздырды. Экскурсиядә бу урамда элек һәм хәзер кемнәр яшәве, урамның гасырлар дәвамында ничек үзгәргәне билгеле булды. Кайчандыр әлеге урам Вознесенская дип аталган. Экскурсия барышында урамдагы борынгы йортларының нинди серләр саклавы турында да сүз булды. Бу сәяхәттә йөргән кешеләр Островский урамына инде элеккечә карый алмаячак. Экскурсияне Татар китабы йортының директоры Айдар Шәйхин уздырды. Экскурсия «Йортлар һәм язмышлар : Вознесенская/Островский урамнары» проекты кысаларында уздырылды.
--- |
Иң күп укылган
|