поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.11.2011 Җәмгыять

Мавроди рекламага акча кызганмый

Артык эшләмичә генә бай яшәргә теләүчеләр саны арта, күрәсең. Мәгълүматка кытлык булмаган заманда да халык финанс пирамидаларда алдана тора. 90нчы еллардагы күпләрне алдаган «МММ» тәҗрибәсе дә россиялеләрне ялгыш адымнардан сакламый...

Ул кабат кайтты...

 

Берничә тапкыр сак астында утырып чыккан Сергей Мавроди халыкны янәдән тиз арада баерга чакыра. 17 ел элек булган «МММ»ның акцияләре кулланышта йөрсә, хәзер барысы да интернетта гына башкарыла. Халыкка хисапка акча кертеп, шуның хисабына доллар курсы үзгәрүенә бәйле 20-75% процентлык керем алу тәкъдим ителә. Акчаны озаграк тоткан саен керем күбрәк булачак, ягъни процентлар үсәчәк. Банктагы кебек.

 

Сергей Мавродиның 90нчы еллардагы эшчәнлегеннән төрле хисаплар буенча 10-15 миллион кеше зыян күргән. Рекламада вәгъдә ителгән зур керемнәр алу өчен өендәге бөтен әйберен сатып бетереп, соңыннан үз-үзенә кул салган кешеләр дә булгалады ул чакта. Рәсми мәгълүматларга караганда, «МММ» проектында акчаларын югалтып, якты дөнья белән хушлашкан кешеләрнең саны 50гә җиткән.

 

Сергей Мавроди бүген кабаттан киң җәмәгатьчелек игътибары үзәгендә. «МММ» берлеге быелның гыйнвар аенда гына яңадан оешуына карамастан инде 5 миллион кешене ышандыра алган. 1994 елда Мәскәүдәге эшчәнлегеннән дә көненә 50 миллион доллар керем алып, халыкны төп башына утырткан бу кешегә халык янәдән ничек ышанды икән?

 

«Мавродийны җаваплылыкка тарта алмыйбыз!»

 

ТР Эчке эшләр министрлыгы икътисади иминлек һәм ришвәткә каршы эшчәнлек буенча оператив-тикшерү бүлеге башлыгы Илдар Сәфиуллин сүзләренә караганда, халык 90нчы еллардагы «МММ»ны онытты диярлек, кешеләр кабаттан тиз һәм җиңел генә акча эшләүгә омтыла. Шулай ук бу вакыт эчендә «МММ» турында белми торган буын да үсеп җитте.

 

Ләкин бу «МММ-2011»гә акчаны нигездә яшьләр китерә дигәнне аңлатмый. «Мавродиның канаты астына сыенучыларның зур өлешен 30-35 яшьлекләр тәшкил итә, - ди Илдар Сәфиуллин. - Әлеге финанс пирамида эшчәнлегеннән зыян күрүчеләр безгә гариза язмыйча, әлеге затка каршы җинаять эше кузгата алмыйбыз. Әлегә шикаятьләр килмәде».

 

Илдар әфәнде аңлатып узганча, финанс пирамида эшчәнлегенә карата шикаятьләр бары тик 3-5 елдан соң гына килә башлый. Халык керем алуына ахыргача ышанып яши.

 

«МММ-2011» Татарстан халкын ярата

 

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре Илдар Сәфиуллин Татарстанның финанс пирамидалар өчен керемле як икәнен ассызыклап узды. Чөнки биредә халык матди яктан әйбәт яши. Финанс пирамидалар Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә дә киң тамыр җәйгән.

 

Бәлки шул сәбәпле, Казан урамнарында «МММ-2011» проектын рекламалый торган такталар күренә башлады. Мондый эленмә такталарда  Мавроди бер яктан финанс пирамидалардан сакланырга кушса, икенче яктан финанс киңәш телефонын күрсәтә.

 

Шулай берьюлы Мәскәү базары тирәсеннән үтеп барганда танышым бу рекламаны күреп, аптырашта калды. Әлеге реклама күп кешедә каршылыклы фикер тудырадыр. Танышым да: «Мавродий үз-үзенә антиреклама ясап утырмас, аны хокук саклау органнары элгәндер», дигән нәтиҗәгә килгән.

 

Мавродий танылуга акча кызганмый

 

Танышларым «МММ-2011» реклама такталарын мәркәзебезнең Губкин, Гадел Кутуй урамнарында, Көньяк трассада күргән. Татарстан матбугат чаралары язганча, финанс пирамида турында мәгълүмат урнаштыру «Реклама турындагы» законны бозу санала. Моның буенча Монополиягә каршы хезмәтнең җирле идарәсе тикшерү эше башланган.

 

Билгеле ки, шәһәр такталарында реклама бер дә арзанга чыкмый. 3 метрга 6 метр мәйданлы тактага реклама урнаштыруның бәясе 6 мең сумнан башланса, аның бер айлык арендасы 16 мең сумннан да ким түгел. Ә менә йорт диварына реклама элү 2-3 мәртәбә кыйммәтрәк. Моның белән шөгыльләнә торган компания вәкиле аңлатып узганча, фасад рекламасы гадәттә 18-120 квадрат метр метр мәйданга эленә торган итеп ясала. Кечерәк булса, ул ерактан начар күренә. Мондый тактаның квадрат метрын элү генә дә ким дигәндә 600 сумга төшә. «МММ-2011» рекламасының нинди күләмдә икәнен күреп, аның бәясен һәм халыкка ясаган тәэсирен аңлау кыен түгел.


Миләүшә ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 25.11.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»