|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
02.08.2026 Әдәбият
Артур Мөхәммәди: «Безне үбә Балт диңгезе»Минем исемем – Артур Мөхәммәди, миңа 21 яшь, Чиләбедә туып үстем, монда яшим. Көньяк-Урал Дәүләт Университетының өченче курс студенты. Шигырьләремдә кешеләрнең тормышларын тасвирларга, иҗтимагый мәсьәләләрне күтәрергә, дөньяга сораулар бирергә һәм бу сорауларга җавап эзләргә тырышам. Гаиләм рус телле. Татар телен яшүсмер чагымда онлайн дәресләрдә, китаплар укып, социаль челтәрләрдәге татарча төркемнәргә һәм чатларга кушылып, музыка һәм подкастлар тыңлап, әби-бабай белән сөйләшеп өйрәнә башладым. Татар теле һәм аны өйрәнү тормышымның бер өлеше булды. Мин яраткан классик татар авторлары: Хәсән Туфан, Мөдәрис Әгъләм, Һади Такташ. Заманча авторлардан – Луиза Янсуар, Булат Ибраһим. «Иделем акчарлагы»нда катнашуым мине бик илһамландырды. Минем кебек яшь татар авторлары белән танышу һәм татар әдәбиятының әһәмиятле вәкилләре белән сөйләшү мөмкинлеге – минем өчен бик яхшы, иҗатка рухландыра торган тәҗрибә. Балт диңгезе Мине үбә *** Гаеп Килер бер көн –
--- |
Иң күп укылган
|