|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
01.08.2026 Җәмгыять
Биш ятим балага ана назы бүләк иткәнБашкортстанның Мәчетле районы Котыш авылында яшәүче Крестина һәм Таһир Низамовлар биш ятим бала үстерә. Ятимнәрне тәрбияләүче кешеләргә Пәйгамбәребезс.г.в. бик олы әҗерләр вәгъдә итә: "Кем ятимне карый, аңарга Аллаһы Тәгалә җәннәтен тиешле (ваҗиб) итте", - ди. Ата-ана назыннан мәхрүм калган балалар белән уртак тел табу авыр булдымы дигән сорауга Крестина: . "Без кич ятканда әкиятләр укып һәм йоклар алдыннан кочаклашып үзара якынайдык, дуслаштык. Һәркайсына: „Син хәзер безнеке, без сине беркемгә дә бирмәячәкбез“, — дип әйтә идек», - дип искә ала ул. "Балалар безне сабырлыкка һәм яратырга өйрәттеләр.Ни дисәң дә, баланы яратмасаң, аны үз гаиләңдә тотып, бер түбә астында яшәтеп булмыйдыр, минемчә", – ди Крестина.
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|