поиск новостей
Көн мәзәге
  • Вакытны карарга дип телефоныма күз салган идем, бөтен нәрсәне карадым, әмма вакытны карарга онытканмын.

Бүген кемнәр туган
  • 18 Август
  • Газинур Морат - шагыйрь
  • Шамил Фәрхетдинов - драматург, актер
  • Мөхәммәт Гайнуллин (1903-1985) - әдәбият галиме
  • Наил Касыймов - шагыйрь
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
31.07.2026 Мәдәният

“Болгар” ансамбле – халык мәхәббәтен яулаган легендар төркем тарихы (ФОТО)

Заманында Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе эстрада бүлегендә оештырылган вокаль-инструменталь ансамбльләр халык мәхәббәтен тиз яулыйлар. 1980-1990 елларда иҗат иткән «Болгар» ансамбле дә халыкның яраткан иҗат төркеменә әйләнә.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музее архивында «Болгар» вокаль-инструменталь ансамбле турында материаллар бик аз саклану сәбәпле, әлеге иҗат төркеменең сәнгать җитәкчесе булган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты Илһам Исхак улы Мостафинга һәм аның хәләл җефете, төркемнең концертларын алып барган нәфис сүз остасы, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл ханым Мостафинага мөрәҗәгать иттем. Нәтиҗәдә, музей фонды «Болгар»ның афишалары, алар турында язылган мәкаләләр һәм фоторәсемнәр белән баеды.

Коллективның тарихына күз салыйк...

«Болгар» вокаль-инструменталь ансамбле Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә 1988 елда оештырыла. Филармониянең боерыклар кенәгәсендә «Болгар» ансамбле исеме 1988 елның 13 апреленнән телгә алына башлый. Коллектив шул елның язында Үзбәкстанның Ташкент каласына гастрольгә җибәрелә.

Ансамбльне оештыру, сәнгать җитәкчесе вазифасын башкару элек филармониядә оригиналь жанр артисты һәм администратор булып эшләгән Илһам Мостафинга йөкләнә. Музыкаль җитәкче һәм аккомпаниатор итеп баянчы-аккомпаниатор Азат Хәлимов билгеләнә. Ансамбльнең беренче составы: җырчылар – Зөһрә Шәрифуллина, Айрат Гомәров, музыкантлар – Йосыф Вәлитов, Марс Гаффаров, алып баручы – Гүзәл Мостафина, биюче – Фәридә Аширова (кайбер концертта Виктор Шәрәфетдинов), тавыш режиссерлары – Рөстәм Апанаев, Равил Хуҗин һ.б.

Филармониянең башка җырчылары да ансамбль белән гастрольгә чыга. Мәсәлән, боерык документларыннан күренгәнчә, 1988 елда 14 апрельдән 17 майга кадәр Урта Азиядә куелган концертларда күренекле җырчы Гали Ильясов катнаша. 1989-1990 елларда «Болгар» ансамбле белән Ренат Ибраһимов чыгышлар ясый. Моны 1989 елның июнендә Мәскәү эстрада театрында үткән концерт программасы да дәлилли. Коллектив Ренат Ибраһимов белән Финляндиядә гастрольдә була. Сүз уңаеннан, коллектив Финляндиядә яшәүче татарлар янына музыкаль сәламнәр белән әле аннан соң да барып кайта.

Зөһрә Шәрифуллина үзенә аерым төркем туплап ансамбльдән киткәч, «Болгар»да солист булып Айрат Гомәров кала, һәм автор-башкаручы Зөлфәт Хәким эшләп ала.

Сәнгать җитәкчесе Илһам Мостафин коллективка һәрвакыт бик тә сәләтле, күңелләрендә иҗат ялкыны дөрләгән яшьләрне җәлеп итә. Ансамбльнең өченче составында Язнур Гарипов (музыкаль җитәкче һәм соло-гитара), Марс Гаффаров (клавишалы музыка уен кораллары), Айрат Гомәров һәм Нурәхмәт Мөхәммәтҗанов (вокал), Ирина Бахина һәм Гүзәл Вафина (бию) көч куя. Концертларны Гүзәл Мостафина алып бара, сценарийны да ул яза. Сәхнәдә тавыш режиссерлары булып Александр Холиков, Рөстәм Апанаев, Валентин Чебаков һәм Равил Хуҗин, ә ут кую режиссеры буларак Нияз Бикбов иҗат итә.

Актив иҗади тормыш белән яшәгән вокаль-инструменталь төркем республика күләмендә оештырылган төрле чараларда еш катнаша, конкурсларда җиңүләр яулый, гастрольләрдән кайтып керми. Республиканың шәһәр һәм авылларын, башка күп кенә төбәкләрне, Урта Азияне йөреп чыга, алда телгә алынганча, Финляндия һәм Төркиядә чыгышлар ясый.

«Болгар»лылар 1990 елда Россия телевидениесенең «1 канал»ындагы популяр «Шире круг» тапшыруында катнаша. Шул ук елның октябрендә татар милли музыка сәнгатен пропагандалауда уңышлары өчен М.Җәлил исемендәге Татарстан комсомолы премиясенә лаек була (артистлар премия акчасын Казанның Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортына тапшыра). Ноябрьдә Мәскәүдә «Яңа исемнәр» Бөтенсоюз радиоконкурсында икенче урынны ала.

Коллективның концерт программасы башкаларныкыннан аерылып тора. Гадәттә, беренче өлештә Коръән сүрәләре һәм татар тарихының Болгар чоры тематикасына бәйле музыкаль әсәрләр яңгыраса, икенчесендә заманча татар поп-музыкасы башкарыла, ә өченче өлеше заманча аранжировкадагы татар халык көйләрен үз эченә ала. Репертуардагы иң еш башкарылган җырлар: «Болгарлар» (А.Хәлимов көе, Г. Зәйнашева сүз.), «Әй, нигә син елмаясың»? (Р.Кәлимуллин көе, З.Хәким сүз.), «Әссәләмәгаләйкем» (Р.Ахиярова көе, Г.Садә сүз.), «Дога» ( Я.Гарипов көе, Р.Кожевникова сүз.), «Үпкәләмә миңа» (Р.Вәлиев көе, А.Хәмзин сүз.), «Җырларым–хыялларым» (З.Хәким көе һәм сүз.), шулай ук «Тала-тала», «Алмагачларым» кебек халык җырлары һ.б.

1990 елда Г.Камал театры бинасында ансамбльнең зур концертлары гөрләп уза. Ул елларда татар матбугаты битләрендә «Болгар» коллективына багышланган бик күп язма дөнья күрә. Автор-башкаручы Илдус Сафин мәкаләсендә («Татарстан яшьләре» газетасы, 1990 ел, 18 сентябрь) түбәндәге юллар бар: «Болгар»лыларның чыгышы моңа кадәр без күргән милли музыкаль группалардан нык кына аерыла. Монда без ишетеп күнекмәгән яңа интонацияләр дә, яңа авазлар гармониясе дә, монда милли колорит та сакланган. Быелның җәйге көннәрендә без Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында зур уңыш белән узган концертларында «Болгар» группасының чыгышларын тулы программасы белән күрдек. Җыр һәм хәрәкәт берлеге, аһәң һәм төсләр бәйләнеше, тәэсирле сәхнә эффектлары – бөтенесе бергә җыр тамашасы тудырды. Башкарылган халык җырларына заман рухы өрелгән. Композиторлар Рәшит Кәлимуллин, Резеда Ахиярова, Мәсгудә Шәмсетдинова һәм тагын бик күпләрнең әсәрләрен без «Болгар» группасы башкаруында һич көтелмәгән яңгырашта ишеттек...».

1994 елда Смоленск шәһәрендә татар халык җырларын башкаручыларның II Бөтенроссия телерадиоконкурсында «Болгар» солисты Нурәхмәт Мөхәммәтҗанов I премияне ала. Шул елның ноябреннән җырчы үзенең иҗат төркеме белән эшли башлый. Ансамбльнең соңгы елларында төркемдә Айрат Гомәров (вокал), Рәфыйк Аганов (аранжировка, клавишалы уен кораллары), Марс Гаффаров (музыкант), Марат Сафин (музыкант), Равил Хуҗин (тавыш режиссеры), Нияз Бикбов (ут кую режиссеры) һ.б. эшли. Коллектив Омск шәһәрендә «Душа России» җыр фестивалендә һәм башка концертларда катнаша. 1994-1995 еллардан Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә, шул чорда мәдәният-сәнгать өлкәсендә хөкем сөргән вазгыять аркасында, эстрада бүлеге кыскартыла башлый. «Болгар» ансамбле дә эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр була. Музыкантлар иганәчеләрнең матди ярдәме белән мөстәкыйль рәвештә берникадәр чыгышлар ясаса да, төркем эшчәнлеген алга таба дәвам итә алмый. Музыкант Язнур Гарипов, Мәскәүгә китеп, тавыш яздыру студиясен ача. Айрат Гомәров музыкантлар белән (1995 елның 22 февраленнән) «Заман» төркемен оештыра. Ә болар инде башка тарих...

«Болгар»ның иҗат төркеме: (алда, уңнан) Марс Гаффаров, Илһам Мостафин, Гүзәл Мостафина, Айрат Гомәров, (икенче рәттә) Язнур Гарипов, Нурәхмәт Мөхәммәтҗанов. 1992 ел.

Фотолар – Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе архивыннан.

Алсу Хәкимова

«Мәдәни җомга»

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы