|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
31.07.2026 Бәйрәм
Арчада "Ат көне" Бөтенроссия ат спорты фестивале узачак«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Ат көне» Бөтенроссия ат спорты фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин катнашты. Гөлүс Баязитов, матбугат конференциясендә катнашучыларны сәламләп, Татарстанда атчылыкның авыл хуҗалыгы секторының мөһим өлеше генә түгел, ә милли мәдәниятебезнең һәм гореф-гадәтләребезнең әһәмиятле өлеше булуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларында төрле токымнан 31 меңләп ат тотыла. Аның әйтүенчә, татар токымлы атлар үстерүгә аерым игътибар бирелә - аны торгызу тармакның төп казанышларыннан берсе булып тора. Татарстан Республикасы буенча татар токымы атларының саны 1200 башка якын, шул исәптән 600 баш бия атлар. Министр урынбасары шулай ук 2027-2031 елларга исәпләнгән һәм тармакны системалы үстерүгә юнәлдерелгән атчылык программасы турында сөйләде. Аның төп максатлары - атлар санын арттыру, нәсел базасын ныгыту, ат итен һәм кымыз җитештерү күләмнәрен арттыру, шулай ук ат спортын һәм туризмны алга җибәрү. Ленар Абдуллин, Арча районында 1 августта бөтен Россиядән килгән кунаклар өчен ишекләр кабат ачыла - бюу көнне унберенче тапкыр «Ат көне» Бөтенроссия ат спорты фестивале үткәреләчәк, дип ассызыклады. «Без бу бәйрәмгә ел буе әзерләндек: безнең өчен бу спорт ярышлары гына түгел, ә татар халкының гасырлар буе дәвам иткән традицияләренә тирән хөрмәт һәм атларга чиксез мәхәббәт күрсәтү», - дип өстәде ул. Чараның программасы бай булачак: төрле токымлы атларда (пониларны да кертеп) чабышлар, юртак атларда йөгерүләр һәм Аударыш буенча ярышлар. Спорт өлешеннән тыш, чакырылган артистлар катнашында концерт, шулай ук атчылык тарихына, традицион җайланмаларга багышланган тематик күргәзмәләр планлаштырылган. Бәйрәмнең кульминациясе - җиңүчегә төп бүләкне - автомобиль тапшыру булачак.
--- |
Иң күп укылган
|