поиск новостей
  • 26.09 "Полиционер" комедиясе. Тинчурин театры 18:30
  • 27.09 "Алай түгел, болай ул" комедиясе. Тинчурин театры 18:30
  • 28.09 "Назлы кияү" комедиясе. Тинчурин театры 18:30
  • 28.09 "Кошкин дом" Кариев театры.11:00
  • 28.09 "Циолковский. Путь к звездам" Кариев театры. 18:30
  • 29.09 "Яратам! Бетте-китте!". Тинчурин театры 18:30
  • 29.09 "Беренче мәхәббәт" спектакле. "Мирный" мәдәният йорты 19:00
  • 29.09 "Город клоуна Пика" Кариев театры.11:00
  • 29.09 "Ася" Кариев театры. 18:30
  • 30.09 Ольга Бузова "Вот она я". Korston Club Hotel (Корстон). 19:00
  • 30.09 "Аферист" комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 30.09 "Кошкин дом" Кариев театры.11:00
  • 30.09 "Сновидение принцессы" Кариев театры.18:00
  • 01.10 "Эх, алмагачлары" комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 03.10 "Мәхәббәт баскычы" спектакле. Тинчурин театры 18:30
  • 04.10 "Мәдинә" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.10 "Гомер буе сине көтәм" мелодрамасы. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Балтач районы мәдәният йорты 19:00
  • 06.10 "Аферист" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Тинчурин театры. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 26 Сентябрь
  • Мидхәт Миншин (1936-2009) - язучы
  • Илдар Абдразаков - җырчы
  • Эшли торган "Akai"телевизорны сатыла. 2000 сум. Телефон 89178808466
  • Казанда жир сатып Алам 89274905164
  • Бертуган Касымовлар урамында урнашкан тулай торакта (дом 22/7) 18 кв.м.лы булмэ озак вакытка арендага бирелэ. Барлык унайлыклар да бар. Мэтро якында. Бэясе аена 10000 сум. Тел: 89274406960 Тулырак: https://matbugat.ru/ads/?page=3
  • Нарат куркэсе вареньесы, кара карлыган вареньесы.0,5л-300сум. Казан шэхэре, Азино. Тел:89655968637
  • Репититор по математике 89506676829
  • Информатика фәненнән мәсьәләләр чишәм, лаборатор практик эшләр эшлим. Берәм дәүләт имтиханнарына эзерләнергә булышам. Тел. 89534804492, Әлфия.
  • Яр Чаллы шәһәре Мир Проспекты 39нчы йорт (16 нчы комплекс) буенча урнашкан 3 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Фатирда барлык унайлыклар да бар. Бәясе аена 17 мең сум + коммуналь түләүләр. Риелторларның борчымауларын сорыйбыз. Тел: +7 987 2561909.
  • Казан шэхэре Идел буе РАЙОНЫНДА БР. КАМИМОВЫХ 8 АДРЕСЫ БУЕНЧА ИКЕ БУЛМЭЛЕ ФАТИР САТЫЛА БЭЯСЕ 5800. МЕБЕЛЬЛЭР КАЛА ЯХШЫ РЕМОНТ. МЭКТЭП БАЛАЛАР БАКЧАСЫ ЯНДА ГЫНА. 89276753413
  • телэче районы.БИК тэмле бэрэнге сатыла сорт Невский.капчыгы 1200 +7 958 624-44-82
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
Архив
 
29.11.2011 Мәдәният

Бердәм яшәек әле...

Самараның Литвинов исемендәне Мәдәният сараеның лекцияләр залында Башкортостанның “Далан” эстрада төркеме “Без дуслык белән көчлебез” дип аталган концерт куйды.

Күптән түгел генә татар эстрадасының иң танылган җырчыларының берсе Нәфкать Нигъмәтуллинның “Далан” төркеме белән бергә яздырган “Бердәм яшик, туганнар!” дип аталган DVD дискын карап утырган идем. “Караван сарай” эстрада-фольклор ансамбле дә миңа таныш.  Шуңа күрәдер дә, Башкортостанның халык артисты Артур Туктагулов җитәкчелегендәге “Далан” төркеме концертына Самара өлкә башкорт Королтаеннан чакыру алгач, бик шатландым. Дисктан карау - бер нәрсә, ә менә тереләй күрү һәм ишетү, аларның җыр-моңында тирбәлеп, ял итү – бөтенләй башка инде ул.

 

Тамашачының күңелен җырчыларның моңлы тавышы, төрле милли музыка коралларында оста итеп уйнаулары, дәртле биюләре, шаян сүзләре яулап алды. Җырчыларга кушылып җырлап утыручылар да бар иде. “Йә, Ходаем! Каян килгән бу тавыш, каян килгән мондый моң?!” – дип сокланучыларны да ишетергә туры килде. Бәлки болындагы чәчәкләрдән, урмандагы сайрар кошлардан, челтер-челтер аккан көмеш чишмәләрдәндер, дип уйлап куйдым шунда.

 

Алдан игълан ителгән Россиянең атказанган артисты, Башкортостанның халык артисты, “сәхнә каһарманы” исемен яулаган Идрис Газиев һәм сандугачтай моңлы тавышлы Минзифа Искужинаның килмәве бераз күңелне төшерде, әлбәттә. Әмма Артур Туктагуловның, энерджайзер батарейкасы куйганнармыни, армый-талмый башкорт, татар, рус телләрендә җырлавы, шаярулары, вакыты белән дәртләнеп китеп, сикереп биеп тә җибәрүе үпкәбезне оныттырды. Искиткеч, йөрәкнең иң яшерен хисләрен кузгатырлык моңлы тавыш, күңелнең иң нечкә кылларына кагылыр-кагылмас кына, сәхнәдән агылды.

 

Халыкта “кешене киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар”, дигән мәкаль бар бит. Менә башкорт артистларының милли бизәкләр, алтын җепләр белән чигелгән киемнәренә карап та, сокланмыйча булмый. Ә җырларында күп газаплар чиккән милләтнең җаны, киләчәккә өмете чагыла иде.

 

Сәләтле яшьләр тупланган төркем репертуарында башкорт һәм татар халык җырлары, Башкортостан һәм Татарстан композиторлары иҗат иткән җырлар бар. Алар төрле яшьтәге кешеләрнең күңелен яулап алырлык, чөнки мәңгелек кыйммәтләргә: кече Ватанга, тарихка, мәхәббәткә, аналарга, бай табигатебезгә багышланганнар, һәм халык моңы хәзерге заман музыкасы белән үрелеп бара. Тикмәгә генә Башкорт филармониясе каршында эшләүче бу ансамбльгә Халыкара төрек яшьләре конкурсында “Урал моңы -2002” лауреаты исеме бирелмәгәндер шул.

 

“Далан” төркеме безнең өлкәдә генә түгел, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Оренбургта, Чиләбедә, Үзбәкстанда, Казахстанда, Төркиядә, хәтта Кытайда да уңышлы концертлар куйган, халык сөюен яулап өлгергән инде. Алар Кытайда “Иванушки интернейшнл” төркеме белән бер сәхнәдә чыгыш ясауларын, алып баручының шаярып аларны “Даланушки интернейшнл” дип игълан итүен мәзәк итеп искә алдылар.

 

Тамашачылар Башкортостан йолдызлары - курайчы Рөстәм Шәриповны, думбрачы Редик Сәгыйтовны, баянчы Салават Юлдыбаевны, биюче Раил Локмановны алкышларга күмделәр.

 

Концерт тәмамланып, тамашачылар артистларны кул чабып озатканда, һәрберебезнең күңелендә:

 

Әй, туганнар, туганнар,

Бердәм яшәек әле,

Бергә җырлап, бергә уйнап,

Гөрләп яшәек әле,

Җырлап яшәек әле,

Бердәм яшәек әле, - җыры яңгырап тора иде…

 

Бу концертка бер мин генә сокландым дип уйлый күрмәгез тагын. Мин залда утырган тамашачыларның фикере белән дә кызыксындым.

 

Рәзинә ЯХИНА, пенсионер, Самара шәһәре: “Бу кичне мин үземне кече Ватаным Башкортостанга кайткандай хис иттем. Миңа күп еллар Норильск шәһәрендә дә яшәргә туры килде. Шуңа күрә телне җитәрлек дәрәҗәдә белмим, кайбер сүзләрне аңламыйм. Шуңа да карамастан, җырчыларның ни әйтергә теләгәнен моң аша тойдым, йөрәгем белән аңладым. Раил Локмановның биюләре бигрәк тә ошады. Ә Гөлсинә Абдуллинага әле тагын бераз үз өстендә эшләп, тәҗрибә тупларга һәм сәхнәгә чыгар өчен матур күлмәк сатып алырга кирәк”.

 

Ибраһим ШАҺИӘХМӘТОВ, сакчы, Самара шәһәре: “Болар тамашачыларга тормыш вак-төякләрен оныттырып, ял бүләк итә торган артистлар. Җырлары да мәгънәле. Курайчы Рөстәм Шәриповның уйнавын яраттым, Раил Локманов та бик дәртле биеде. Рәхмәт үзләренә”.

 

Радмила КОТЛЫБАЕВА, “Яктылык” татар мәктәбе укытучысы: “Концерт бик тә ошады, Артур Туктагуловның иҗаты белән күптән кызыксынам, дискка язылган җырларын өйдә дә тыңлыйм. Алар тамашачыны кыздыра беләләр, әнә, биетеп тә алдылар, җырлаттылар да бит. Киләчәккә дә зур уңышлар телим аларга”.

 

Югарыдагы рәсемдә: Раил ЛОКМАНОВ чечен егете биюен башкара.

 

 

"Далан" эстрада-фольклор төркеме солисты Артур ТУХТАГУРОВ.


Зөлфия ВӘЛИӘХМӘТОВА
Бердәмлек
№ 48 | 26.11.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar
ПосейДОМ