|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
28.07.2026 Матбугат
"Ир — хатынының, хатын иренең колы булырга тиеш түгел"Фәнисә ГАЙНУЛЛИНА, 16 ел урын өстендәге җәмәгатен карый. (Танылган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәлим Гайнуллинның җәмәгате. Хәлим абыйны күпләр “Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррире, аннан соң “Шәһри Казан” газетасын оештырган тынгысыз кеше буларак хәтерлидер.) — 2010 елның 10 гыйнвары безнең гаилә тормышын бөтенләйгә үзгәртте: Хәлимгә инсульт булды. Шул көннән бирле ул урын өстендә...
Тормыш өйрәтә икән ул сабыр булырга да, еламаска да. Авырлыкларны җиңеп чыгу өчен кеше иң беренче үз-үзенә таянырга тиеш дип уйлыйм. Тора-бара авырлыкларга да яраклаша икән адәм баласы. Әле ярый туганнар, дуслар бар, дим.
аилә кыйммәтләре турында сөйләгәндә, “Ир — баш, хатын — муен” дигән гыйбарә безгә туры килмәде. Боргалап кара син аны! Без Хәлим белән беркайчан да бер-беребезнең иреген кысмадык. Минем тарафтан ул, кайда булдың, ник соң кайттың, дигән сорауларны ишетмәде диярлек. Аның хәтта күпме хезмәт хакы алганын да белмәдем. Балалар, йорт, бакчадагы эшләр күбесе минем өстә иде. Хәзер уйлап куям: гаиләдә җаваплылык күбрәк минем җилкәгә төшкән икән. Хәер, бу зарлану түгел, димәк, башкача булдыра алмаганмын. Ир канаты астында, беркайда эшләмичә яшәүче хатыннарны аңламыйм. Тормышта төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Киләчәгеңне, картлыгыңны уйламыйча яшәргә ярамыйдыр ул. Гаиләнең ныклыгы бер-береңне аңлауда, тормыш иптәшеңне шәхес буларак ихтирам итүдә дип саныйм. Гадел булырга, алдашмаска кирәк. Алдашкан кешеләрне җенем сөйми. Тагын бер фикер әйтәсем килә: ир — хатынының, хатын иренең колы булырга тиеш түгел.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|