поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
28.07.2026 Икътисад

Акчалы эш кайда бар?

Җәйге җанлану: илдә вакытлыча ялланып эшләүче хезмәткәрләргә ихтыяҗ арткан. Кемнәрне күбрәк эзлиләр икәне дә билгеле. Эш бирүчеләргә барыннан да бигрәк курьерлар һәм хат ташучылар кирәк.

Ихтыяҗ арта икән, димәк, хезмәт хаклары да үсә, ди белгечләр. Акчалы эш кайда бар?

Эш табарга ярдәм итә торган «hh.ru» хезмәте мәгълүматларына караганда, бу җәй башында илдә вакытлыча ялланып эшләүче хезмәткәрләргә ихтыяҗ 10 процентка диярлек арткан. Арада иң кирәкле һөнәр ияләре – курьерлар һәм хат ташучылар (үсеш – 16,9 процент). Моны сезонлы товар әйләнеше һәм җәй ахыры – көз башында кибетләрдә башланачак ташламалар чоры алдыннан Кытайдан посылкалар күпләп кайту белән аңлатканнар. Тикшерү барышында ачыкланганча, вакытлыча ялланып эшләүчеләр арасында шулай ук сатучы һәм кассирларга ихтыяҗ – 9,9, товарларны төреп бәйләүчеләргә һәм табибларга – 4,6, мерчендайзерларга 4 процентка үскән.

«Хезмәт базарында эшче кулларга ихтыяҗ арту нәтиҗәсендә табибларның уртача хезмәт хакы узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 36 процентка артып, 137,1 мең сумга, курьерларның 30 процентка артып, 190 мең сумга, сатучы-консультант һәм кассирларның 27 процентка артып, 51,5 мең сумга җитте», – дип белдергән «hh.ru»ның тикшеренүләр буенча директоры Мария Игнатова.

«Татарстанстат» китергән саннардан күренгәнчә, бу елның беренче дүрт аенда республикада уртача хезмәт хакы 95 мең 400 сум тәшкил иткән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда ул 16,3 процентка арткан.

Шул ук вакытта товарларны төреп бәйләүчеләрнең уртача айлык акчасы 17 процентка кимеп, 107,8 мең сум тәшкил иткән. Соңгысын бу эшкә студентларның күпләп урнашуына бәйләп аңлатканнар. Җәй көне укудан бушаган арада кесә ягын кайгыртырга теләүчеләр бихисап. Тагын шунысы да бар: алдагы елларда вакансияләрнең күбесе зур шәһәрләргә туры килсә, хәзер кечкенә шәһәрләр һәм районнарда да логистика объектлары күпләп ачыла. Ә анда уртача хезмәт хаклары кимрәк.

Җәй башыннан бирле төбәкләр арасында вакытлыча хезмәткәрләргә ихтыяҗ Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә (26 процент), Санкт-Петербургта (7,6 процент), Краснодар крае ( 4,7 процент) һәм Свердловск өлкәсендә (3,7 процент) зуррак. Хезмәт күрсәтү (25 процент), сәүдә һәм автомобиль ремонтлау (һәркайсында – 20 процент), мәгълүматлаштыру һәм элемтә (13 процент), сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр күрсәтү (7 процент) кебек өлкәләрдә вакытлыча ялланып эшләүчеләр күбрәк кирәк.

Гөлназ Зәйнуллина – булачак табиб-педиатр. Каникул вакытында җәйге лагерьга шәфкать туташы булып эшкә урнашкан.

– Студентка акча җитми инде ул, бигрәк тә безнең кебек алты ел буе университет бусагасын таптаучыларга, – ди ул. – Сессияне япкач, җәйге лагерьга шәфкать туташы булып эшкә барырга тәкъдим иттеләр. Биредә табиб бар, мин – аның ярдәмчесе. Балаларны бик яратам. Шуңа күрә бик теләп ризалаштым. Бер смена эшләгән өчен 25 мең сум хезмәт хакы түлиләр.

Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков әйтүенчә, бүген ил күләмендә хезмәт базарындагы вакансияләрнең яртысы эшче һөнәр ияләренә туры килә. «Эш бирүчеләргә 85 меңләп тегүче, 83 мең слесарь, 33 меңгә якын эретеп ябыштыручы, 29 мең машинист, 25 мең электромонтер, 21 мең пешекче һәм 10 мең ташчы кирәк», – дип илкүләм вазгыятьне аңлаткан министр.

– Эшче кулларга ихтыяҗ зур, – ди эш табарга ярдәм итә торган агентлык хезмәткәре Инна Тимофеева. – Аерым алганда, машина йөртүчеләр бик тә кирәк. Чөнки логистикага, товарны китереп бирүгә, онлайн сәүдәгә ихтыяҗ арта. Ә машина йөртүчеләрнең эш шартлары катлаулы: гел утырасың, билгеле бер график та юк. Җитмәсә, руль әйләндерү яшьләр арасында популяр түгел. Машина йөртү таныклыгы булганнар такси хезмәтенә бара.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, «Работа России» порталында республикада яшәүчеләр өчен 81 566 вакансия бар. Шул ук вакытта 3727 кеше рәсми рәвештә эшсез булып теркәлгән. Бүген Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе тарихи яктан түбән дәрәҗәдә – 0,18 процент саклана. Ил күләмендә әлеге күрсәткеч – 2,1 процент.

Татарстанда буш эш урыннары кайда күбрәк?

– Төзелеш һәм ТКХ (23,9 мең эш урыны);

– сәнәгать тармагы (18,4 мең эш урыны);

– сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният һәм дәүләт хезмәте (6,6 мең эш урыны);

– сәүдә һәм көнкүреш хезмәте, халыкка хезмәт күрсәтү (4,5 мең эш урыны);

– транспорт тармагы (1,8 мең эш урыны);

– авыл хуҗалыгы (1,1 мең эш урыны).

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан

 

Эльвира Вәлиева
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.07.2026
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы