|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
27.07.2026 Мәдәният
“Шүрәле” Кытайга кадәр барып җитте (ФОТО)Татарстан китап нәшрияты Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкиятен 15 телгә тәрҗемә итеп, бер китап буларак чыгарган иде. Хәзер шул сәяхәткә юл чыкты һәм Кытайга кадәр барып җитте. Шушы көннәрдә Үрүмче шәһәрендә (КНРның Синьцзян-Уйгур автономияле районы) бик җылы һәм мөһим очрашу узды. Очрашуда әлеге уникаль басманың бер данәсе шәһәрнең татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе Нурбай Абдусалихка тапшырылды. Татарстаннан кайнар сәламнәр белән тулы бу бүләкне “Татар-информ”ның баш редакторы – “Татмедия”ның генераль директоры урынбасары Ринат Билалов тапшырды. Аның сүзләренчә, Нурбай Абдусалих Шүрәле турындагы легендар әкиятнең кытай телендә дә тәкъдим ителүенә чын-чыннан таң калган. Бу үзенчәлекле басма – мәдәниятләр арасындагы күпер, бөтен дөнья татарларын туган җир белән бәйләүче җеп. Тукай поэзиясенең өйдән меңнәрчә чакрым ераклыктагы кешеләр йөрәгендә аваз табуын күрү – бәяләп бетергесез бәхет. Текст: Матбугат ру.
--- |
Иң күп укылган
|