|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
27.07.2026 Мәдәният
“Гашыйклар тавы” фильмы Шукшин кинофестивалендә җиңү яуладыРежиссер Салават Юзеев төшергән “Гашыйклар тавы” фильмы тагын бер җиңү яулады. Әлеге фильм Бөтенрусия Шукшин кинофестивалендә “Иң яхшы продюсерлык эше өчен” дигән бүләккә лаек булды. Василий Шукшинның туган ягында – Алтай краеның Бийский районында урнашкан Сростки авылында “Алтайда Шукшин көннәре» XVIII Бөтенрусия фестиваленә йомгак ясалды. Быел бәйгегә рекордлы сандагы эш – 60тан артык фильм сайлап алынган. Барлыгы 600дән артык гариза килгән. Жюри өч конкурс программасында җиңүчеләрне игълан итте. “Иң яхшы продюсерлык эше өчен” дигән номинациядәге бүләк “Гайшыклар тавы” фильмында төп рольне уйнаган һәм аны фестивальдә тәкъдим иткән Рафик Таһировка тапшырылды. “Гашыйклар тавы”ның продюсерлары Миләүшә Айтуганова һәм Елена Борисова. Текст: Матбугат ру.
--- |
Иң күп укылган
|