|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
27.07.2026 Авыл
Марат Җәббаров урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләдеТатарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада урып-җыю эшләренең барышы турында мәгълүмат бирде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Республиканың 35 районында - көзге бодай, 6 районында көзге рапс суктыруга керештеләр. 20 мең гектардан артык бөртекле һәм 3 мең гектар майлы культуралар суктырылган. Бөртеклеләрдән уртача уңыш - 44 ц/ га, рапстан – 20 ц/га. Урып-җыюны беренчеләрдән булып Аксубай районыннан Никитин Александр һәм Мөслим районыннан Исламов Илгиз Зәкиян улы башладылар. Чистай агрофирмасы иртә өлгерә торган бәрәңгене җыюга кереште. Аяз көннәрдә бөртеклеләрнең дымлылыгы көн саен якынча 2%ка кими. Россия Авыл хуҗалыгы үзәге хезмәте белешмәләре буенча, көзге бөртеклеләрнең дымлылыгы - 17-55%, көзге рапсның дымлылыгы 10-29% тәшкил итә. Республика буенча көзге рапс мәйданнары 32 мең гектар, бу узган елга караганда 2 мәртәбә күбрәк, быел чәчү планы 60 мең гектардан артык. Культура республика өчен яңа һәм перспективалы. Уңдырышлылык сабанныкына караганда бер ярым-ике мәртәбә югарырак һәм иртә җыеп алу исәбенә урып-җыю өчен финанс ресурсларын арттырырга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте министр. Республика хуҗалыкларында 411 ашлык киптерү җайланмасы бар, шуларның 119ы дизель ягулыгы куллана. Конкурс кабул итү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, икмәк кабул итү предприятиеләренең һәм элеваторларның матди-техник базасы ашлык кабул итүгә әзер булуын күрсәтте. Берьюлы 2,5 млн. тонна ашлык саклау мөмкинлеге белән 39 элеватор бар. Элеваторларда һәм икмәк кабул итү пунктларында узган елдан калган 545 мең тонна ашлык саклана. Бүгенгә 317 мең тонна печән әзерләнгән, бу планнан 99%, 1 млн 899 мең тонна сенаж әзерләнгән, планнан 59%. 26 район хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрнең 2нче катын җыялар. 41 мең га мәйданда чаптырылган, шул ук вакытта республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары берьеллык үләннәр һәм катнаш азык җыялар. 34 муниципаль районда 40 мең га мәйданда чаптырылган, бу планнан 40% тәшкил итә.
--- |
Иң күп укылган
|