поиск новостей
  • 18.06-27.08 Театральләштерелгән фольклор шоу. Туган авыл. 18:00
  • 14.07 Ришат Төхвәтуллин. Пермь, Барда авылы. 20:00
  • 25.09 Сезон ачылышы. Уникс. 17:00
  • 29.09-02.10 Гүзәл Уразова. 20 ел сәхнәдә. Уникс. 18:00
  • 23.10 Григорий Лепс. Татнефть Арена. 18:00
  • 09.12-18.12 Илсөя бәдретдинова. Уникс. 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июль
  • Камил Кәримов - язучы
  • Фәнис Җиһанша - актер
  • Вакыйф Зыятдинов - журналист
  • Мәсгудә Шәмсетдинова - композитор
  • Рафил Ногманов - дәүләт эшлеклесе
  • Рафил Галимуллин - шоумен
  • Диас Вәлиев (1938-2010) - язучы
  • Флүрә Бикмурзина - актер, телевидение режиссеры
  • Клара Лучко - актриса
  • Аделина Сотникова - тимераякта фигуралы шуучы
  • Рәфис Кашапов - сәясәтче
  • Эллари Хәкимова - җырчы
  • Фазыл Әхмәтҗанов - көрәшче
  • Гөлзирә Бекташева - график
  • Бер бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелэ. (Гудованцева урамы 29 автобус конечный тукталышында).Бәясе 12000+ком.Бар уңайлыклар да бар.Телефон 89274126362
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК,ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • 2 булмэле фатирнын бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле татар кызы кертэм. Д.К.Химиков каршында.8 9272469637
  • Казанда бер булмале квартира, яки студия снимать итэм,но подешевле. Метро якын булса яхшы булыр иде.Новосавиновский, Москоский район, Вахитовский тирэлэре ярый. Риелторлар борчымагыз. Ватсап 89061242981
  • Сатып алам,кирэк булган тачка строительный 89506660021 Казань хэм якын тирэ районнар
  • Ассаляму алейкум! Гостинка яисэ студия снимать итергэ телим. Риелторлар борчымасын. Ватсап: 89872312932
  • Үз эшен белгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы кирәк. Казан, Яңа Савин районы. 89503231758 (вацап)
  • Эшли торган зур телевизор AKAI сатыла. Азнакай. 3000 сум тел. 89178808466
  • Аягын, башын бәйләп саварга өйрәтелгән 4 бозаулаган савым сыеры сатам, буазланган,уртача савым 12литрдан 17литргача 85 мен, ватсапка языгыз 89372839839
  • Татарстандагы бер татар мәктәбенә югары белемле эш стажы булган татар теле укытучысы кирәкмиме икән? ватсапка языгыз 89372839839
Архив
 
28.11.2011 Җәмгыять

Җирнең йөрәк тибеше, яки Вакыт ничек тизләнә?

Кешелек дөньясының бер өлеше 2012 елның декабрендә булачак дөнья бетүен көтә. Эш шуңа барып җитә: шул көнгә атап кайберәүләр махсус капсулалар, бункерлар әзерли. Дөнья беткәч тә исән калмакчылар, янәсе. Әлбәттә инде, “декабрь катастрофасы”ннан һәртөрле табыш алырга теләүче бизнес активлаша.

Мая кабиләсе, имештер, дөнья бетүнең төгәл датасын белгән икән дигән хәбәрне актив эксплуатацияләп, акча эшләп алырга теләүчеләр саны арта. Бу хәбәрләр һәм бу әзерлекләрдә мантыйк ике якка аксый. Беренчесе, дөнья бетүнең төгәл датасын аны юк итүче көч кенә әйтә алыр иде. Үзе күптән юкка чыккан кабилә бу датаны билгели алмый. Икенчесе, дөнья бетә икән, бу көн өчен бункерлар әзерләү шактый ук мәгънәсез эш инде, чөнки бункер үзе дә шул дөньяның бер кисәкчеге буларак юкка чыгачак бит. Дөньяның бетүе без – мөселманнар аңында бу галәмнең тулысынча юкка чыгуын, хә­зерге вакыт һәм пространство үлчәмнәренең дә бетүен аңлата. Дөнья беткәндә дә исән калу өчен ким дигәндә бу пространстводан тыш көч, аңа бәйсез көч булырга ки­рәк. Килешик: адәм баласына мондый куәт бирелмәгән, шу­ңа күрә дөнья беткәндә исән калу мәшәкате – артык һәм мәгънәсез мәшәкать.

 

Ләкин без яши торган га­ләмнең чикләнгәнлеге, аның кайчан да булса юкка чыгачагы – ул факт. Бу вакыйганың инде бик үк ерак офыклар артында түгел икәнлеге дә иман китергән мөэминнәр өчен сер түгел. Бу турыда Аллаһы Тәгалә Коръәндә үзенең сүзләре белән дәлилләр китерә, әмма Кыямәт датасын яшерә. Бу хәтта Аллаһның илчесе буларак кешелеккә Кыямәт билгеләре турында сөйләүче пәйгамбәребез Мөхәммәд (салалаһу галәйһи вәссаләм) өчен дә яшерен булып кала. Кыямәтнең якынлашуын без аның билгеләре буенча тоябыз. Шул билгеләр безгә һәрдаим изгелектә булырга тиешлекне искәртә, гамәлләр өчен җавап көненең җитәчәге турында кисәтә.

 

Кыямәт көненең билгелә­ре арасында адәм балаларын хәйран калдыра торган берсе бүген аеруча нык сизелә. Мин еш кына кайчандыр үзем белән бер чорда вузда укыган яшьлек танышларыма, дистә еллар буе күрешмәгән дусларга телефоннан шалтыратам. Инде илле яшьлекләр булып өлгергән замандашларым һәр сөйләшү саен вакыт турында сүз чыгармыйча, аның җитмә­веннән зарланмыйча калмыйлар. Әле соңгы көннәрдә генә Саба белән сөйләштем. “Вакыт тиз үтә, Рәшит, атна башланып та өлгерми, төгәлләнә дә, айлар, еллар акканын сизмичә дә калабыз”, – ди кайчандыр бергә ризык бүлешкән дустым. Бу сүзне хәзер кешеләр еш әйтә, хәтта егерме биш, утыз яшь­лекләр телендә дә кабатлана ул. Вакыт җитмәүдән зарланмаган кешене бүген инде табып булмый. Бу субъектив тойгы гынамы, әллә инде чынлап та вакыт тизрәк уза аламы? Бу язмада, ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәднең (салалаһу галәйһи вәссаләм) хәдисләренә һәм хәзерге фән яңалыкларына таянып, шул сорауга җавап бирергә тырышып карыйк. Вакытның абсолют түгеллеге, ягъни акрыная һәм тизләнә дә алуы турында галимнәрдән беренче булып Эйнштейн әйтә. Вакытны ул тизлеккә һәм массага бәйли. Тизлек зуррак булган саен, вакыт акрыная, хәтта туктый да ала, ди. Иң төгәл атом сә­гатьләре уйлап табылганнан соң, аның бу теориясе практикада да раслана. Зур тизлектә хәрәкәт итүче очкычта вакытның акрынрак үтүе дә­лилләнә. Тау башында һәм тау итәгендә дә вакытның ике төрле агуын ачыклый га­лимнәр. Галәмдә кара тишекләр барлыгы ачыклангач, кайбер физиклар һәм астрономнар кара тишекләр өслегендә вакыт тукталган һәм анда барып төшеп исән кала алсаң, бөтен заманнарны берьюлы күзәтә алыр идең ди­гән гипотезаны әйтәләр. Ассызыклыйк: бу бары тик гипотеза гына. Вакыт үлчә­менең даими түгеллеге турында, бер көннең мең ел озынлыгында да, илле мең ел озынлыгында да була алуы турында Коръәндә Аллаһы Тәгалә үз сүзлә­ре белән әйтә. Шуңа күрә Эйнштейн теория­сендә мөселманнар өчен гаҗәп нәрсә юк.

 

Ә менә без, динебезгә һәм милләтебезгә, яшебезгә карамыйча, барыбыз да берьюлы тоя торган вакытның тиз узуы турында ислам нәрсә ди? Пәйгамбәребезнең (сала­ла­һу га­ләйһи вәссаләм) бу хактагы хәдисен карыйк. “Вакыт тизләнмичә торып, Кыя­мәт сәга­те сукмас. Ел айга ох­шар, ай атнага охшар, атна көнгә ох­шар, ә көн сәгатькә охшар, сәгать исә кисәү башы пыскыган кадәр генә булыр”. Хәдис безнең чор кешесенең вакытны тоемлавы турында ышанычлы итеп сөйли. Бу хакта хәзерге фән нәрсә булса да әйтәме?

 

Җир өслеге һәм ионосфера пространствосында электромагнит дулкыннарының тирбәлеше барлыгы турындагы фикерне 1952 елда Мюнхен университеты профессоры В. О. Шуман әйтә. Соңын­нан бу тирбәлеш үтә сизгер аппаратура ярдәмендә үлчә­нә, аңа Шуман резонансы ди­гән исем бирәләр. Герберт Кёниг дигән немец табибы Шуман резонансы белән ке­ше­нең баш мие чыгара торган альфа-дулкыннар арасында бәйләнеш булуын ачык­лый. Боларга бик артык га­җәпләнергә кирәкми: таби­гатьтә нәрсә булмас?! Галим­нәр тагын бер нәрсә ачык­лый: Шуман резонансы тәүлекнең төрле вакытларында берникадәр үзгәреп алуга карамастан, аның даими үлчәме бар. Шуңа күрә хәрбиләр әлеге резонансны үз приборларының төгәллеген тикшерү өчен файдалана башлый. Бу тирбәлешкә тагын Җирнең йөрәк тибеше дигән исем дә бирәләр. 1980 елларга кадәр планетаның йөрәк тибешендә үзгәрешләр булмый. 7,8 Гц ешлыкта тирбәлә дулкыннар. Тик шуннан соң гаҗәп хәлләр башлана, Җир үзенең йөрәк тибешен ешлата башлый. Еллар үткән саен 8,6 Гцка, 11, 2 Гцка, хәтта 12 Гцка кадәр җитә тирбә­лешнең ешлыгы. Пла­нетаның бер мөһим параметрында үзгәрешләр булу (бүген исә электромагнит кырына бәйле башка параметрлар да үзгә­рештә) физикларны бу мәсь­әләгә игътибар белән карарга мәҗбүр итә. Һәм менә нәрсә ачыклана: планета “пульсы”­ның ешаюына бәйле рәвештә вакыт та тизләнә икән. Тәү­лектә шул 24 сәгать инде сә­гатен, тик менә шул 24 сәгать 1980 елга кадәрге 16 сәгать тизлегендә, аннан соң хәтта 14 сәгать ярым тизлегендә үтә башлаган. Моны без барыбыз да тоябыз. Кыямәтнең башка билгеләре белән янә­шә килеп вакыт тизләнүе безне яшәү мәгънәсе турында тагын да җитдирәк итеп уйларга мәҗбүр итә.


Рәшит ФӘТРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.11.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Ханский дом
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar