поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.11.2011 Милләт

Милләтара дуслыкка илткән ун ел

24 - 25 ноябрьдә Самара өлкә Халыклар дуслыгы йорты үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм чаралары пәнҗешәмбе көнне регионара “Россия регионнарында дуслык һәм тынычлык мөнәсәбәтләре формалаштыру: алга этәрешле тәҗрибә, проблемалар һәм перспективалар” дип аталган фәнни-практик конференциядән башланып китте.

Самара регионында борынгыдан төрле милләт һәм конфессия халыклары дуслыкта һәм тынычлыкта яшәп яталар. Шушы дуслыкны, конфессия һәм милләтара тынычлыкны, төрле культуралар байлыгын саклау - дәүләт милли сәясәтенең дә беренче чиратта үтәлергә тиешле бурычларының берсе. Соңгы елларда Самара өлкәсендә меңнәрчә халык катнашында Сабантуй һәм Акатуй, Масторава һәм Йыйын, Нәүрүз һәм Ханука кебек милли бәйрәмнәр, төрледән-төрле фестивальләр уздырылып килә. Халыклар дуслыгы йорты дистәләгән милли-мәдәни оешмалар, иҗат коллективлары, “Бердәмлек”, “Азан”, “Ыргыз” һәм башка милли газеталар редакцияләре өчен чын мәгънәдә туган йорт булды.

 

24 ноябрьдә иртәнге сәгать унда башланган конференциядә җирле милли-мәдәни автономияләр вәкилләре белән бергә Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Чувашия, Татарстан, Башкортостан, Мордовия, Марий Эл республикаларыннан, Сарытау, Волгоград, Әстерхан, Чиләбе өлкәләреннән килгән кунаклар да катнашты. Алар бүгенге тормышка кагылышлы “Дәүләт милли сәясәтенең региональ үрнәге”, “Яшьләр арасында толерантлык булдыру үрнәкләре”, “Халыклар дуслыгы йортлары - дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру үзәкләре” дип аталган “түгәрәк өстәл”ләрдә катнаштылар.

 

Ә 25 ноябрьдә Самара дәүләт филармониясе бинасында юбилей чараларының төп өлеше - Самара губернасының - 160, Халыклар дуслыгы йортының 10 еллык юбилейларына багышланган “Дуслык такыясы” милли бәйрәме үткәрелде. Бу зур, матур бәйрәм Самара җиренең күпмилләтле халыклары традицияләрен күрсәтте, төрле халыкларның югары рухи кыйммәтләренә якынаю чарасы булып хезмәт итте. Филармония сәхнәсенә иң яхшы милли коллективлар - Идел буе халыклары хоры, “Амонд” осетин җыр һәм бию ансамбле, “Шевле” чуваш халык ансамбле, “Хаял” азәрбайҗан бию коллективы, “Наири” әрмән халык ансамбле һәм башкалар чыгыш ясадылар. Татар халкын бу бәйрәмдә “Яктылык” мәктәбе укучыларының бию коллективы тәкъдир итте.

 

Бу чарада губернатор Владимир Артяков, Самара губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов, Самара шәһәре башлыгы Дмитрий Азаров, региональ үсеш министрлыгы вәкилләре катнаштылар һәм милли хәрәкәт җитәкчеләренә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бу чаралар турында тәфсилле язманы киләсе саннарда укыгыз.

 

Югарыдагы рәсемдә: Конференция президиумында (сулдан уңга) Иван СКРЫЛЬНИК, Дмитрий МЮЛЬБАХ.

 


Эльвира РӘФЫЙКОВА
Бердәмлек
№ 48 | 26.11.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»