|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
24.07.2026 Мәдәният
Тукай музеенда яңа күргәзмә ачылды (ФОТО)Кичә Габдулла Тукай әдәби музеенда “Җиһаннар балкышы” дигән күргәзмә ачылды. Күргәзмә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Шамил Нигъмәтуллинның тууына 75 ел тулуга багышлана. Шамил Нигъмәтуллин (1951– 2004) Казан сәнгать училищесен, В.И. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын, СССР Сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы Ю.К.Королев җитәкчелегендәге монументаль-декоратив нәкышь остаханәсен, СССР Сәнгать академиясенең Харис Якупов җитәкчелегендәге иҗат остаханәсен тәмамлый. Шамил Нигъмәтнең рәсем сәнгате нигезендә табигатьне тирәнрәк аңларга омтылу ята. Ул эшләрендә төрле һөнәр ияләрен, аңа якын кешеләр портретларын, Татарстан пейзажларын гәүдәләндерә. Нәкыш иҗатында татар халык сәнгатенең телен, аның полихромиясен, бизәкләрен үз итүе ачыла. Пейзажлары композициясенең ачыклыгы, күп планлылыгы, төсләр палитрасының байлыгы белән аерылып тора. Күргәзмә ачылу тантанасын Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев алып барды. Чара барышында рәссам Илгиз Исхаков, Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Рөстәм Маликов, Татарстанның атказанган артисты Фәрит Мирзануров, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин, баянчы Рафинат Сәләхов һәм башка күренекле кешеләр чыгыш ясады.
--- |
Иң күп укылган
|