|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
23.07.2026 Мәдәният
Татар китабы йорты ишегалдында узган концерттан ФОТОрепортажКичә Татар китабы йорты ишегалдында «Җәйге кичләр» дигән концерт узды. Биредә төрле телләрдә тере музыка яңгырады. Тамашачылар каршында «Болгар кызлары» триосы, Инсаф Ганибаев, Айгиз Хәйдәршин һәм Әмирхан Шәрифуллин чыгыш ясады. Тамашачыларга чып-чын самоварда кайнатылган хуш исле кайнар чәйдән авыз итү мөмкинлеге дә булды. Әлеге музыкаль кичә Островский урамының тарихына һәм мәдәни хәтеренә багышланган «Йортлар һәм язмышлар. Вознесенская/Островский урамы» мәдәни-тикшеренү проектының икенче чарасы иде. Ә киләчәктә Казан халкын һәм шәһәр кунакларын экскурсияләр, очрашулар, күргәзмәләр, пленэр, аудиогид тәкъдим итү һәм шәһәрнең иң борынгы урамнарының берсен яңача ачарга мөмкинлек бирә торган башка вакыйгалар көтә.
--- |
Иң күп укылган
|