|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.11.2011 Икътисад
Кадрлар барысын да хәл итәӘле кичә генә электрик күршем зарланып торды. Шәхси оешмага эшкә кергән булган икән. Урнашканда аена 15 мең сум тирәсе хезмәт хакына килешкәннәр. Тик өч ай эшләгәнгә моңа җәмгысы 18 мең түләгәннәр. Күршем, кимсенеп, шунда ук китәргә гариза язган. Ә баксаң бу, ягъни шулай чеметеп кенә түләү махсус эшләнә икән. Шәһәрдәге эшсезлектән файдаланып, хуҗа, хезмәткәр китсен өчен, шундый мыскыллы хак түли дә аннан соң башка кешене ала. Анысын да шул рәвешле алдар өчен. Ник судка бирмисең соң, дим күршемә. И-и, анда барсаң, шушы алган акчаң да чыгып бетә, ә җиңүгә ышаныч юк, ди ул. Әйе, судларга ышаныч юк. Халык та юаш. Җәмгыятебез җитлекмәгән. Гади кешегә сан, ихтирам кайчан булыр икән, дип юкка, ахрысы, баш ватам кайчакларда.
Авылдашым Миргазиян Юныс кайчандыр бер язганча, кеше бездә штат расписаниесендәге берәмлек, кайбер очракларда тамак ялына диярлек кенә хезмәт куючы эш аты булып кала. Бу кайчанга чаклы шулай булачак? Беркем дә төгәл җавап бирә алмый.
Ә бит тирә-яктагы күркәм саналган ил-җирләргә карасак, соңгы, ким дигәндә 50 елда төп ресурс булып кеше санала. Төп ресурс чимал да, хәтта алдынгы илләр эшләгән акыллы, катлаулы җиһазлар да түгел инде. Төп ресурс – бары тик кеше. Әлбәттә, ул урманнан чыккан Маугли түгел, ә әзерлекле җәмгыять үз гражданнарына биргән интеллектуаль, гыйльми потенциаллы, үз урынында алыштыргысыз белгечләр. Биредә лабораториядә утыручы ак халатлы инженерны гына күз алдында тотарга кирәкмидер. Ул – заман технологиясе нигезендә мул уңыш алучы фермер да, үз эшен бөтен нечкәлекләренә кадәр белгән завод эшчесе дә, башкасы да. Болар – ипле илләрдә бәяләп бетергесез потенциал. Алар булса, барысы да була. Яхшы, заманча технологияләр дә, яхшы самолетлар да, автомобильләр, электроника, кием-салым, азык-төлек тә. Хәтта нефть, газ сатып алырга акча да.
Дәүләт шуны аңламый, шул юнәлештә эшләми икән, аның киләчәге дә булмаска мөмкин.
Кайбер илләр төп ресурсның бары тик ике аяклы, ике куллы адәми зат икәнен инде хәтсездән бик яхшылап исбатлады. Шул ук японнар, мәсәлән. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң алар урынында башка бер милләт булса, йә тәгәрәп үлгән, яисә бик озак хәерчелектә яшәгән булыр иде. Уйлап карагыз: баш өсләренә ташланган ике атом бомбасы, Америка бомбовозлары җир белән тигезләгән авыл-шәһәрләр, сәнәгать предприятиеләре. Шулар өстенә репарацияләр нигезендә тулысынча тартып алынган сәүдә, балык тоту флотлары. Заводлардагы исән калган җиһазлардан да колак кагу. Утрауларда бернинди дә чимал, ресурслар булмау. Әле тагын шуларның барысына да өстәп – җиңелү ачысы. Менә шундый шартларда японнарны бернинди хезмәттән тартынмаган куллары, гыйлемгә мәхәббәтле акыллы башлары коткара. Дәүләтләренең шул факторны алга сөргән сәясәте. Инде моннан 30-40 ел элек үк дөньяда иң яхшы автомобильләр – японнарныкы, иң яхшы электроника да аларныкы иде. Бүген халык саны буенча якынча безнең белән тигез дәүләт тулаем эчке продуктны (ВВП) бездән дүрт (!) тапкыр күбрәк җитештерә.
Бездә генә дәүләтне дә, җәмгыятне дә, кем әйтмешли, бер яртыны бушатмыйча аңламассың. Базар барысын да үзе көйли дигән сафсатага ышанып, башта дилбегәне бөтенләй җибәрделәр. Аннан соң нәкъ киресен эшләргә тотындылар – кайда кемгә авызлык кидерергә була, барысына да кидереп чыктылар. Дәүләт барын да үз контроленә алырга теләде. Ахыр файда, нәтиҗә ике очракта да шактый түбән булды. Чөнки ике очракта да кешенең ачылмаган, әмма ачылырга тиешле потенциалы исәпкә-санга алынмады. Аңа ачкыч эзләнмәде дә. Ә кайдадыр, киресенчә, ялган потенциал ясауга юл куелды.
Мәсәлән, йөзәрләп ачылган, шабашкага чыккан ялган, пешмәгән вузлар турында шул министрлык, дәүләт үзе заманында нәрсә уйлады икән? Хәзер нәрсә уйлый? "Кадрлар барысын да хәл итә". Совет заманыннан калган акыллы лозунг. Тик кайда әзерлеклекле кадрлар? Алар бар, килеп чыга икән, чыкканнары да чикнең теге ягына караштыра башлый. Чөнки биредә үз мөмкинлекләрен тормышка ашырырга шартлар, лаеклы хезмәт хакы күрмиләр. Биредә дә дәүләт үз сүзен әйтергә, үз эшен эшләргә тиештер бит.
Ә гел кирәкмәгән урыннарда дәүләт, аның исеменнән эшләүчеләр шундый активлык күрсәтә. Һуш китмәле. Сез, мәсәлән, тәҗрибә үткәреп карагыз. Кечкенә генә киоск ачып, шунда сумса гына булса да сатуны оештырып җибәрегез. Ярты тәүлек тә үтмәстән, санэпидстанция дә, янгын сүндерүче, салым инспекторлары да килеп җитәчәк. Һәм... ипле генә итеп, бүлешергә тәкъдим ясаячак.
Синең эшмәкәрлеккә булган потенциалыңнан, без сөйләгән ресурстан ни-нәрсә калачак?
Элекке Россия гражданины Сергей Брин, балачагында ук АКШка эләгеп, үсеп җитлеккәч, күпләргә мәгълүм "Google" интернет компаниясе оештыра. Һәм, әйтергә кирәк, үзенә генә түгел, Америкага да уннарча миллион доллар акча эшли, табыш китерә. Әгәр дә ул Россиядә калган булса, аның бу эше барып чыгар идеме икән? Бер дә икеләнмичә җавап бирергә була: "Юк!" Бездә интеллектуаль милекне саклау, аңа гарантия юк. Бездә югары технологияләр биржасының да ни икәнен белмиләр. Ә күпләрне сытучы административ пресс бар. Законнарның булганнары да эшләми. Һәрберебезгә салынган ресурс, потенциалны куллана башлаганчы, биредә бит гади электрикка да башта үзенең кеше икәнен исбатларга кирәк.
Наил ШӘРИФУЛЛИН |
Иң күп укылган
|