поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кризис ул шундый кызыклы вакыт. Менә ул бетәр дә яхшы яши башлармын дип уйлыйсың. Ә ул бетә дә, ә син нәкъ шул вакытта яхшы яшәгәнеңне аңлыйсың.

Бүген кемнәр туган
  • 15 Август
  • Рөстәм Мингалим (1937-2014) - шагыйрь
  • Эмиль Гарипов - хоккейчы
  • Рәхим Саттар (1912-1943) - язучы
  • Һади Атласи (1876-1938) - язучы
  • Тимур Юнысов (Тимати) - җырчы
  • Гүзәл Төхфәтова - галим
  • Ильяс Фәйзуллин - рәссам
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
22.07.2026 Икътисад

Авыл хуҗалыгы министрлыгында Кытай делегациясе белән берлектә авыл хуҗалыгы чималын эшкәртү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Кытай делегациясе белән эшлекле очрашу узды.

Кытай делегациясен SRON Рәисе Вэнь Пэн җитәкли. Аның составына шулай ук China Chengtong International Investment Стратегик үсеш департаменты директоры Фу Яньцзе, SRON коммерция директоры һәм Россия базарлары буенча директоры Цуй Ян һәм SRONның бөртеклеләр буенча инженер проектларының баш белгече Чжан Баодэ кергән.

SRON предприятиесе - коелучан материалларны саклау һәм транспортлау өчен комплекслы инженерлык чишелешләрен дөньякүләм тәэмин итүче.

Компания бөртекле культуралар сәнәгате, тауасты тармагы, төзелеш материаллары җитештерү һәм күмер сәнәгате кебек тармаклар өчен куркынычсыз, ышанычлы, технологик яктан алдынгы, түбән углеродлы һәм экологик чиста EPC-хезмәтләр (проектлау, сатып алу, төзелеш) күрсәтүдә махсуслашкан.

Ленар Гарипов Татарстан агросәнәгать комплексы мөмкинлекләрен тәкъдир итте. Ул, Татарстан Россиянең перспектив төбәкләренең берсе һәм тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча 5нче урында тора, дип билгеләп үтте. Россия төбәкләре арасында республика башлангыч йомгаклар буенча түбәндәге урыннарны били: сөт җитештерү буенча – 1нче, бәрәңге җитештерү буенча – 2нче, йомырка, терлек һәм кош ите җитештерү буенча – 7нче, шикәр чөгендере җитештерү буенча – 8нче һәм ашлык җитештерү буенча – 9нчы.

Яклар үсемлекчелек, терлекчелек өлкәләрендә халыкара хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук АПКны цифрлаштыру, аграр белем бирү, агросәнәгать продукциясен экспортлау һәм импортлау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Ашлык, шикәр чөгендере, күн чималы эшкәртү, саклау һәм транспортлау, шулай ук мөгезле эре терлекләр өчен азык җитештерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Очрашу азагында Ленар Гарипов Кытай делегациясен 2026 елның ике мөһим чарасына: 17-20 август көннәрендә узачак «РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» IV халыкара форумына һәм 19-20 август көннәрендә «Рус кыры - 2026» III Бөтенроссия селекционерлар һәм орлыкчылар форумына чакырды.

Яклар агросәнәгать комплексында сәүдә-икътисадый элемтәләрне ныгытуның мөһимлеген ассызыкладылар һәм «Экспорт» илкүләм проектына ярдәм итү буенча уртак хезмәттәшлек перспективаларын билгеләп үттеләр.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы