|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
22.07.2026 Җәмгыять
Татарстан китап нәшрияты Саба районында сәяхәттә йөрде (ВИДЕО)Бүген Татарстан китап нәшриятының туган көне – аңа 107 яшь тулды. Китап нәшриятында матур бер гадәт бар – һәр елны алар берәр сәяхәткә чыгалар. Быелгы туган көнен нәшрият Саба районында билгеләп үтәргә булган. “Сәяхәтебез бик матур көнгә туры килде. Көн буена алган тәэсирләрне кыска гына язмада чагылдыруы авыр булыр иде. Ләкин безнең күптәнге дусларыбыз эшләгән район китапханәсендә алган хис-кичерешләребез әле бик озакка җитәр. Үз эшләренә җаны-тәне белән бирелгән хезмәттәшләребезнең (без барыбыз да китапка мәхәббәт уяту эше белән шөгыльләнәбез) заманча, иҗади алымнар белән эшләвен күрү күңелләребезгә дәрт бирде, ышаныч тудырды. Туган якны өйрәнү һәм урман музейларында, җирле дендрарийда да шундый фидакарь затлар эшләвен күреп тагын бер сөендек. Танымаслык булып үзгәргән Саба җирлегендәге кунакчыл кешеләрне, аларның сокланырлык эшләрен тагын да күрәсе килеп кайттык без бу сәяхәтебездән”, – дип язганнар алар социаль челтәләрендә.
--- |
Иң күп укылган
|