|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
23.07.2026 Матбугат
Динә Газалиева: "Мәскәүгә күченгәнемә 20 ел"Танылган алып баручы, “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары, Мәскәүдәге филиалы — “Медиахолдинг ТНВ” директоры Динә Газалиева бик күп илләргә сәяхәт итә. Үзенең “Tatarstan Today. Открытый миру” авторлык тапшыруында ул Татарстанның чит илләр белән элемтәләре, халыкара аренада тоткан урыны турында сөйли. — Динә Әлифовна, ни өчен Мәскәүгә китеп төпләнергә булдыгыз? Элек “Татарстан-Яңа гасыр” каналында Казанда эшләдегез бит? — Кайчандыр Чаллыдан килеп, КДУның (хәзер КФУ) журналистика бүлегенә укырга кергән идем. Аннары Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр университетында юристлык белгечлеген үзләштердем. Шул чакта ук башкала үзенә тарткан, күрәсең. Мәскәүгә “Татарстан-Яңа гасыр” каналы филиалына җитәкче итеп билгеләнгәч, биредә төпләнеп калдым. Мәскәүгә күченгәнемә 20 ел. — Сез биеклектән куркасыз дип беләм.
— Куркам шул. Берсендә Санкт-Петербургка баргач, йорт түбәләренә экскурсиягә мендек. Шәһәрне биеклектән төшерергә иде исәп. Түбәдә стендап яздырырга тиеш идем. Тик микрофон тотып камера каршына баскач, аякларым калтырый башлады. Үзем дә сизмәстән, чүгәләдем дә түбәгә ике куллап ябыштым, үрмәләп төшәргә туры килде. Кызык та, куркыныч та. Тапшыру өчен язылган сценарийны алыштырырга туры килде. Үзбәкстанда Бохара шәһәрендә шундыйрак хәл булган иде. Мине дөягә утырттылар да: “Камерага берәр сүз әйт, кул болга”, — диләр. Куркуымнан мескен хайванны чытырдатып кочакладым. Телемне дә әйләндерә алмадым. ![]()
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|