|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
22.07.2026 Җәмгыять
Бу көннәрдә Казанда «Изобилие» («Муллык») халык куллану товарлары ярминкәсе уза21 июльдән 25 июльгә кадәр Казанда Спорт сарае фойесында ай саен үткәрелә торган халык куллану товарлары күргәзмә-ярминкәсе – «Изобилие» («Муллык») сәүдә фестивале уза. Фестивальдә товарларның киң ассортименты тәкъдим ителә: җирле җитештерелгән азык-төлек продуктлары, текстиль эшләнмәләре, халык кәсепләре эшләнмәләре һәм башкалар. Чара кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә, халыкның сыйфатлы товарлардан файдалана алуын арттыруга һәм республикада күргәзмә-ярминкә эшчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән. Ярминкә-фестиваль биш көн эшләячәк, ул катнашучыларга һәм килүчеләргә хезмәттәшлек итү һәм сату-алулар өчен киң мөмкинлекләр ача. Катнашучылар өчен тулырак мәгълүмат фестиваль сайтында бирелгән: https://izobilie-kazan.ru/, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат үзәге.
--- |
Иң күп укылган
|