поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.11.2011 Җәмгыять

"Бала төшерү түгел, никахсыз бала табу оятрак санала. Юкса киресенчә булырга тиеш"

Дәүләт Думасы депутатлары Россия гражданнарының сәламәтлеген саклау турындагы закон проектына бала төшерүне киметүгә юнәлтелгән бүлек тәкъдим итеп, илдә шау-шу куптарганнан соң, берничә ай вакыт узды. Шул арада Рус православие чиркәве әһелләре җитәкчелегендә Россиянең күп кенә шәһәрләрендә абортка каршы пикетлар оештырылды. Бу ай башында Казанда да "Тормыш яугирләре" дигән хәрәкәтнең Татарстан бүлеге вәкилләре Бауман урамында, Казан Епархиясе белән берлектә, шундый каршылык акциясе үткәрде. Әлеге вакыйгалар уңаеннан белгечләр үзләре нәрсә уйлый? Шушы хакта Казанның 2 нче хатын-кызлар консультациясе мөдире Зәйтүнә Әскәр кызы Гайниева белән сөйләштек.

– Зәйтүнә Әскәровна, белгечләр, 1936 елда Сталин бала төшерүне тыю турында закон чыгарганнан соң, Советлар Союзында сугышка кадәрге биш елда бала туу ел саен 1 миллионга арткан, дип раслый. Әгәр Дәүләт Думасы депутатларының инициативасы барып чыкса, Россиядә халык саны шундый ук тизлектә үсәр дигән өмет бармы?

 

– Элекке заманнарны искә төшергәнбез икән, "А"сын әйткәч, "Б"сын да онытмаска кирәк. 1920 елда яшь совет хөкүмәте дөньяның бер генә илендә дә күрел­мәгән адым ясый: рәсми рәвештә хатын-кызларга йөклелеген өзәргә рөхсәт итә. Икенче Бөтендөнья сугышы башланырга биш ел кала Сталин аны тыя. Моның халык санын арттыруга йогынты ясавын инкарь итеп булмаса да, медальнең икенче ягын да күрми мөмкин түгел. Ул чорда бала төшерү криминаль кулларга күчкән һәм шул еш кына хатын-кызларның кан югалтудан үлүенә сәбәп булган. Аборт ясатканы фаш булган аналар, сабыйларын ятим итеп, төрмәләргә озатылган.

 

– Дума депутатларының әлегә кадәр һәркемнең үз ирке саналган бала табу мәсьәләсен закон белән көйләргә омтылуы "эш югыннан эш булсын, тун чабуын уа тор" дигән сыманрак килеп чыга түгелме соң?

 

– Моны берничә депутатның инициативасы гына дип кабул итү хата булыр иде. Ул сәясәткә дә, икътисадка да бәйле. Бүгенге Россиядә демографиянең шәптән түгел икәнен барыбыз да белә. әгәр Үзәк федераль округтагы бер квадрат метрда илле сигез кеше яши дип исәпләсәк, ил буенча ул күр­сәткеч унга да тулмый, дип яза журналистлар. Төньяк, Себер, Ерак Көнчыгыш киңлекләрендә гомер кичерүче­ләрнең әкренләп Үзәккә туплана баруы киләчәктә хәлне тагын да катлауландырачагы һәркемгә ачык.

 

– Изге урын буш тормый, диләр шул. Хәзер үк инде күршеләр – кытайлар һәм японнарның ул җирләрне үзләштерү белән мәшгуль икәнен ишетеп торабыз.

 

– Моннан тыш халыкның кимү һәм картаю галәмәте дә бар бит. Туучыларның исәбе үлүче­ләр саныннан кимрәк булганга күрә, туксанынчы еллар башыннан алып Россиядә халык саны елдан-ел азаюга таба бара. Мәсәлән, 2000 елда ил үз халкының бер миллионга якынын югалткан. Үлем-китем һәм туу арасындагы тигезсезлекне хәтта элеккеге совет республикаларыннан күченеп килүчеләр дә каплый алмый. Ул тиешле икътисадый һәм җәмгыяви шартлар тудырылганда гына мөмкин. Мәсәлән, 1987 елда Казанда гына түгел, бөтен Советлар Союзында балалар тууның кисәк кенә артуы бик гади аңлатыла. Үзгәртеп коруның бер максаты буларак, Михаил Горбачев һәр гаиләне аерым фатирлы итәргә вәгъдә биргән иде. Хатын-кызлар баланы шуңа өметләнеп тапты. Ә вәгъдә үтәлмәгәч, дөньяга аваз салган сабыйлар саны да кисәк кимеде.

 

Бала туу хөкүмәтнең үз гражданнарына юнәлтелгән сәясәтенә турыдан-туры бәйле. 23 ел дәвамында хатын-кызлар консультациясендә эшләгәнгә, мин моңа гамәлдә күреп инандым. Без күбрәк учреждениеләр, офислар, уку йортлары урнашкан Вахитов районына хезмәт күрсәтәбез. "Йокы районнары" белән чагыштырганда, монда элек-электән бала туу аз иде. Әмма соңгы чорда "Сәламәтлек" илкүләм программасы эшли, ана капиталы бирелә башлагач һәм социаль ипотекага фатир алу мөмкинлеге тугач, биредә дә нәниләрнең дөньяга килүе артты. Әлеге яңалыклар тормышка ашырыла башлаганга кадәр бездәге унбер участокта 25 ләп йөкле хатын исәптә торса, хәзер аларның саны 120 кадәр җитә. 2007 елда безнең хатын-кызлар консультациясендә 700 ләп йөкле хатын бала табарга әзерләнү өчен теркәлгән иде. Былтыр исәпкә басканнарның саны 1800дән артып китте.

 

– Димәк, сезнең фикерегезчә, демографияне көйләү өчен, бала төшерүне тыю түгел, ә аларны табып үстерү өчен тагын да уңайрак шартлар кирәк әле.

 

– Дума депутатлары тәкъ­дим иткән закон проектында сүз аны турыдан-туры тыю турында түгел, чикләү турында гына бара. Ләкин бу максатта алар күздә тоткан чаралар хатын-кызның иреген кысуга юнәлтелгән кебегрәк яңгырый. Мәсәлән, никахтагы хатыннар өчен – иренең, балигъ булмаган үсмерләр өчен ата-анасының ризалыгын алу безнең Россия шартларында теләмәгән йөклелеккә дучар булган хатын-кызларны шактый кыен хәлгә куячак. Күпләр әлеге шартны ирләр хатын-кыздан үч алу өчен кулланыр дип курка. Аянычка, безнең җәмгыятьтә яралган җан өчен ике кеше – ир-атның һәм хатын-кызның тигез җаваплылыкта торуын аңлау һәм юридик яктан аңлату юк дәрәҗәсендә. Өстәвенә, көнкү­рештә ялган әхлаклылык хөкем сөрә. Шул сәбәпле, бала төшерү түгел, никахсыз бала табу оятрак санала. Юкса киресенчә булырга тиеш. Миңа үз практикамда шактый кыз-кыркынга шуны төшендерергә туры килде. Берсе, үзе әледән-әле шалтыратып, искә төшереп торгангамы, һич күз алдымнан китми. Ул чакта үзем эшләгән 7нче кабинеттан әллә ничә мәртәбә куып чыгардым мин аны. Ә ул, әрсезләнеп, кабат килә дә керә. Чит ил кешесе белән яши икән. "Авырлы булган өчен генә өйләнүен теләмим. Яратса, кулымны сорап, туйлап кушылуыбызны телим", – ди. Шулай инәлә торгач, кулына юллама тоттырудан башка чарам калмады. Әйтерсең, күңелем сизгән, ул бүтән авырга узмады. Хәзер шул ир белән кушылып, асрама бала тәрбиялиләр. Яшьлектә ялгыш фикерләү нәтиҗәсендә туган мондый фаҗигаләр белән гинекологларның күпчелеге таныш.

 

– Депутатлар планлаштырылмаган көйгә буйга узган хатын-кызга психологик тәэсир итүне дә законлаштырмакчы була. Аларга психолог әң­гәмәсеннән соң "тынлык атнасы", ягъни уйлану өчен вакыт биреләчәк. "Аңына кил­мәгән­нәргә" яралгыны УЗИдан күр­сәтү, аның йөрәк тибешен тыңлату кебек психологик басым ясау алымнары да күздә тотыла.

 

– Үзебезнең коллективта сөйләшәбезме, коллегалар алдында чыгыш ясыйммы, мин һәрчак әйтә киләм: бала табарга теләмисең икән, иң дөресе – теләмәгән йөклелекне булдырмау чарасын алданрак күрү. Моның өчен замана чаралары җитәрлек. Әгәр: "Яшь буын әлеге мәсьәләдә өлкәнрәкләрдән остарак", – дип әйтсәм, беркемне дә шаккатырмамдыр. Туксанынчы елларда бер бала күтәрүчегә дүрт аборт туры килсә, хәзер бу нисбәт икеләтә кимеде. Яшьләр саклануның үз­ләренә кулай юлын таба: контрацепция кулланалар, гормональ дарулар эчәләр. Аборт ясату, бигрәк тә беренче йөклелекне өзүнең баласызлык – кысырлыкка китерүен, өлкән­нәргә караганда, яшьләргә төшендерү җиңел­рәк. Узган ел кабинетыма балалыгы да чыгып җитмәгән кызын җитәкләп, бер ана килеп керде. "Егете дә балигълык яшенә җитмәгән. Алар ничек бала үстерсен", – дип ана кеше, үсмернең ай-ваена карамыйча, операция өстәленә салмакчы. Ике якның да ата-анасына психолог белән бергәләп аңлата торгач, алар яшьләрнең гаилә төзүенә күнде. Хәзер шушы унбиш яшьлек балалар әти-әниләре, туганнарының яр­дәме белән шалкан кебек бала үстереп яталар.

 

Ул сабыйның кендек әбисе саналырга хокукым булса да, мин үзем мондый иртә никахлар ягында түгел. Җенси яктан иртә өлгергән, әмма тормыш кору өчен өлгереп җитмәгән яшьләрне ялгыш юлдан саклап калуның иң кулай юлы – профилактика. Шө­кер, соңгы елларда яшүсмерләр арасында аңлату-кисәтү эшләре табиблар тарафыннан эзлекле алып барыла башлады. Без ел саен Вахитов районындагы егермедән артык мәктәп укучысына гинекологик тикшерү уздырабыз. Баштарак кызларның һәм ата-аналарның өчтән бере диярлек, моның максатын дөрес аңламыйча, каршы килеп маташкан иде. Хәзер караш уңайга үзгәрде. Кемнең кайчан җенси тормыш белән яши башлавын ачыклау консультация гинекологларының вазыйфасына керми. Без булачак аналарның сәламәтлеге сагында торырга тиеш. Бу яктан хәл бер дә шәп димәс идем. 15 яшьтән 18 яшькә кадәрге укучы кызларның сәла­мәтлеген тикшерү вакытында ачыкланган чирләрнең өчтән бере диярлек гинекологик авыруларга туры килә. Алар арасында җенси органнарның ялкынсынуы беренче урынны биләп тора. Бу юка киенү, бил вә ботларның шәрәлеге, чыныкмаганлык, спорт һәм физик эштән читләшүгә бәйле. Җенси тормыш белән иртә һәм тәртипсез яшәү дә үзенең ямьсез эзен калдыра, билгеле.

 

Бәхеткә, мәктәптә укучы үсмер кызларда яман шеш сирәк очрый. Әмма бу – алар киләчәктә әлеге афәттән азат булачак дигән сүз түгел. Безнең илдә гинекологик авырулар арасында аналык муенчыгында яман шеш табылганнар сан буенча күкрәк рагына юлыкканнардан гына калыша. Рәсми мәгълүматлар дөньяда бу афәттән көненә 650 хатын-кыз вафат була дип хәбәр итә. Медицина үскән илләрдә мондый хәлне булдырмау өчен алдан чара күрәләр. Аларда 9 яшьтән алып 26 яшькә кадәрге кызлар һәм хатын-кызларга өч тапкыр гардасил вакцинасы кертелә. Әмма чит илдән сатып алганга күрә, ул бездә шактый кыйммәт тора, һәм барлык гаиләләр дә андый чыгымны күтәрә алмый. Ә менә Мәскәү өлкәсендә һәм, хәтерем ялгышмаса, Костромада аның өчен бюджеттан акча бүлеп биргәннәр.

 

Әле кайчан гына баланың гариплеген ана карынында ук ачыклау турында хыялланып йөри идек. Хәзер үзебезнең консультациягә сатып алган УЗИ 4D аппараты яралгының сурәтен дүрт яктан төшерергә мөмкинлек бирә. Аның ярдәмендә эмбрион 11-13 атналык чакта ук "яка УЗИе" уздырган очракта хәтта даун чирен дә ачыклап була. Тик шуннан соң­га калмаска кирәк.

 

– Күрәм, кайбер мәсьә­ләләрдә Дәүләт Думасы депутатларына теләктәшлек күрсә­тәсез.

 

– Авырга узган хатын-кызларга психологик ярдәм күрсә­түне әйтсәгез, хәзер күпчелек хатын-кызлар консультацияләрендә Гаиләне планлаштыру үзәгенең бүлекчәләре эшли. Дүрт ел инде биредә психолог та, нәселдән килә торган чирләр буенча киңәш бирергә генетика буенча белгеч тә бар. Ләкин бездәге үзаң әлегә түбәнрәк дәрә­җәдә. Аборт дип авыз ачучыларны психолог янына этеп-төртеп кертергә туры килә. Ун хатыннан берсе генә аңына килсә дә, шатланып туя алмыйсың. Бигрәк тә гаиләдә бер генә бала үстерүчеләргә үгет-нәсихәт иңдерү лазем. "Бер бала – юк бала, ике бала – бер бала", – дип юкка гына әйткәнмени бабайлар. Бу мәсьәләдә безгә, атнага ике тапкыр килеп, чиркәү әһел­ләре булышып йөри. Соңгы вакытта җәмгыятьтә бер матур күренеш күзәтелә. Хезмәт һәм шөгыльләрендә аерым югарылыкка ирешеп, үз-үзләрен матди яктан тәэмин иткән хатын-кызлар, тәмләп үстерү өчен дип, икенче яки өченче сабыйларын таба.

 

– Кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле теләмәгән йөклелекне булдырмау яки аннан котылу мәсьәләсе яшәп килгән. Археологлар моның өчен фиргавен хатыннарының, хәзерге спираль урынына, алтын божра кертүләрен ачты...

 

– Илнең һәм анда яшәүчеләр­нең җаннан яралган җанга карата мөнәсәбәтенә карап, әхлакый дәрәҗәсен билгеләргә була. Аңа Россиядә әлегә кадәр бик либераль карашта тордылар. Бездә дәүләт учреждениеләре генә түгел, шәхси клиникалар да миниаборт белән шөгыльлән­гәнгә күрә, аның төгәл исәбе бардыр дип уйламыйм. Әмма бу санның миллионнан артып киткәне билгеле. Ирландия, Япония, Голландия, Германия кебек илләрдә хатын-кызның теләге буенча гына бала төшертү тыелган. Әмма алар да хатыннарның, кача-поса күрше илләргә барып, йөклелектән котылып кайтуын туктата алмыйлар. Бу мәсьәлә дөньяның үзе кебек үк иске.


Илсөяр ХӘЙРУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 234-235 | 26.11.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»