|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
21.07.2026 Мәдәният
Мамадыш районында узган «Питрау» бәйрәменнән ФОТОрепортажУзган шимбәдә Мамадыш районының Җөри авылында Республика керәшен мәдәнияте бәйрәме «Питрау» узды. Ул Татарстанның 20 районы һәм шәһәреннән, Башкортстан, Удмуртия, Самара, Чиләбе өлкәләреннән 50 меңгә якын кунакны һәм 50дән артык иҗат коллективын җыйды. Питрау язгы-җәйге халык бәйрәмнәрен тәмамлый. Ул керәшеннәрнең иң хөрмәтле бәйрәме, традиция буенча апостоллар Петр һәм Павелны искә алу көнендә («Петров день») билгеләп үтелә һәм «елның календарь чиге» дип санала, аннан соң табигать көзгә әзерләнә башлый. Алда – печән чабу һәм урак өсте. Питрауны еш кына «төнге Сабантуй» дип тә атыйлар, шуңа күрә төп бәйрәм чаралары кояш баеганга якынрак традицион ат чабышлары белән башлана һәм аннары төн буе дәвам итә. Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Рәисе, депутатлар исеменнән Дәүләт Советы рәисе вазыйфаларын баручы Марат Әхмәтов котлады. «Республикабызның һәр халкының үз традицияләре бар һәм алар барысы да үз мәдәни кодын сакларга тырыша. Питрау бәйрәме матур гына түгел, тирән мәгънәле дә. Без бу мирасны буыннан-буынга тапшырып, киләчәк буыннар өчен сакларга тиешбез», - диде ул. Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин билгеләп үткәнчә, быел Җөри авылында Питрау 28 нче тапкыр билгеләп үтелә һәм бу еллар эчендә бәйрәм аеруча популяр һәм масштаблыга әйләнгән. «Питрау – республиканың төрле милләт халкын керәшеннәрнең мәдәни мирасы белән таныштыручы бәйрәм, – диде Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Иван Егоров. – Питрау басу эшләре бераз тукталып торган вакытка туры килә. Бу – иминлекне күрсәтүче һәм җир эшкәртүчеләргә зур хөрмәт белдерүче бәйрәм. Бу һәм киләсе Питрау арасындагы чорны тырыш хезмәт белән яшәргә язсын». Төп мәйдан янында милли ишегаллары булган керәшен авылы, халык һөнәрчелеге ярминкәсе, Керәшен аш-су йорты, фольклор мәйданчыклары, балалар уеннары зонасы һәм халык уеннары мәйданчыгы тезелеп киткән иде. Яшьләр өчен «Димче» ачыклыгы һәм «Җәшләр җыены» мәйданчыгы эшләде, яшьләр аралаша һәм пар таба ала иде. Алай гына да түгел, Питрау халык арасында, иң беренче чиратта, «танышу бәйрәме» буларак билгеле. Кызлар «Керәшен чибәре» тамашасында катнаштылар, халык җырларын, биюләрен башкаруда талантларын күрсәттеләр, традицияләрне һәм тарихны белүләре белән уртаклаштылар. Питрауның бәйрәм программасы соңгы төнгә кадәр дәвам итте. Традиция буенча бәйрәм батырларны бүләкләү церемониясе, учак янындагы уеннар һәм бәйрәм фейерверкы белән тәмамланды.
--- |
Иң күп укылган
|