поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кемнең аккаунтына кермә – бай тормыш. Безнең кебекләр өчен бюджетный социаль челтәр булдырыгыз әле.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Август
  • Зәйнәб Фәрхетдинова - җырчы
  • Вакыйф Нуриев - язучы
  • Равил Һади (1952-2022) - галим
  • Фәндәс Сафиуллин (1936-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • Рафис Борһанов - дәүләт эшлеклесе
  • Габделхак Шәмсетдинов - журналист
  • Рамил Ханнанов - язучы
  • Ринат Билалетдинов - футболчы, тренер
  • Илдар Аляутдинов - дин әһеле
  • Хәмидә Гарипова - журналист
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
19.07.2026 Шоу-бизнес

Рөстәм Әсәдуллин: “Уйный да, җырлый да белмисең, диделәр”

Рөстәм Әсәдуллин – “Яшьлегем” җыры белән тиз арада үз тамашачысын тапкан автор-башкаручы. “Ватаным Татарстан” басмасына биргән интервьюда ул үзенең иҗатка килү юлын исенә төшергән.

– Мәктәпне тәмамлагач, химия институтына инженерлыкка укырга кердем. Ләкин ике елдан соң ташладым. Чөнки минеке түгел иде ул. Ярты ел өйдә утырдым. Әмма җыр мине җибәрми иде. Көннәрнең берендә әни: “Эшкә урнашмыйча кайтма!” – дип, өйдән куып чыгарды. Ә мин туры “Илһам” татар эстрада ансамбленә киттем. Чөнки аның җитәкчесе Илһам абый белән минем әти дуслар, якташлар иде. Анда миңа берәр эш табылыр, дип өметләндем. Гармунда уйный белгән бердәнбер “Бәхет төне” җырын башкардым. Илһам абый: “Син җырлый да, гармун уйный да белмисең, эшкә алмыйм. Әйдә, татар драма театры режиссеры белән таныштырам, бәлки анда берәр эш табылыр”, – диде. Анда артист булып урнашырмын дигән идем, алмадылар. Тагын шул сүз: “Уйный белмисең, җырлый белмисең” (көлә). Ләкин мине ут куючы итеп булса да эшкә алдылар. Анда бер ел дәвамында концертларда җырладым, спектакльләрдә дә берничә кечкенә генә ролем бар иде. Мин бик илһамланып иҗат иттем ул чорда. Музыка көллиятенә укырга кердем. Шул ук вакытта Түбән Кама телевидениесенә “Яңалыклар” тапшыруы алып барырга урнаштым. Укуны тәмамлагач, Казанга барып, музыка укытучылыгына югары белем алырга кердем. Шул вакытта Динә һәм Рафаэль Латыйповлар төркемендә баянчы, алып баручы, җырчы буларак иҗади тәҗрибә тупладым.

Диплом алгач, бергә укыган Гөлназ белән өйләнештек һәм Түбән Камага кайтып киттек. Җиде ел “Нардуган” җыр һәм бию ансамблендә, аннары “Илһам” ансамблендә эшләдем. Бераздан Чаллыда “Визит” дигән джаз ансамбленә солист итеп чакырдылар. Акрынлап үзем иҗат иткән җырларны башкардым.

2022 елда “Яшьлегем” җырын гармун уйнап җырладым да кичке якта интернетка элеп куйдым. Телефонның хәтере беткән, югала күрмәсен дип шулай эшләдем. Бер генә куплетлы иде ул. Ә иртән торуга әлеге видеоны 70 мең кеше караган иде. 18 ел буена җырлар язып, сәнгать өлкәсендә кайнап, музыкаль белем туплаган кеше буларак, мин бу очракны бер билге итеп кабул иттем. “Рөстәм, сиңа зур сәхнәгә чыгарга вакыт”, – дидем дә бөтен көчемне шуңа юнәлттем.

 

---
Өмет
№ --- | 19.07.2026
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы