|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
17.07.2026 Мәдәният
“Алтын минбәр”дә үткәннәр мирасына сакчыл караш турында картиналар булачак (ВИДЕО)4-8 сентябрьдә Татарстан башкаласында XXII Казан халыкара “Алтын минбәр” кинофестивале узачак. Быел катнашучы илләр һәм тәкъдим ителгән эшләр саны буенча рекорд куелган. Фестивальне оештыручылары, конкурс фильмнарын күрсәтүдән тыш, конкурстан тыш программалар да әзерләде. 2026 ел Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде. «Алтын минбәр» кинофестиваленең «Многоликая Россия: документаль кино панорамасы» дип аталган программасы илнең үзенчәлекле төбәкләре, аларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм киләсе буыннар өчен үткәннәрнең мирасына сакчыл карашы турында 10 картина тәкъдим итәчәк. Барлык документаль тасмалар халыкара кинофестивальләрдә күп тапкырлар катнашып, бүләкләр алган. Алар кинокритиклар тарафыннан югары бәяләнүдән тыш, тамашачыларның да зур мәхәббәтен яулады. Мәсәлән, чечен режиссеры Харон Хидаевның «Гыйбадәтханәгә юл» («Дорога к храму») фильмы XI «Алтын манара» («Золотая башня») Халыкара кинофестивалендә махсус бүләккә лаек булган иде. Режиссерлар Амиран Алборов һәм Алан Алборовның «Этника» фильмы осетин телен саклау проблемасын күтәрә. Авторлар бүгенге көндә хәлнең аяныч булуына басым ясый. Марина Макарова «Мама, әни, анне» тасмасында кырлар һәм елга үзәннәре кисешкән бер төбәктә төрле тамырлардан булган кешеләрнең ничек яшәвен күрсәтә. Алар һәркайсы үз телендә җырлый, дога кыла, бии. Алар мәдәниятне генә түгел, ә безне бәйләп торучы нечкә җепне де саклыйлар. Фильм Ульяновск өлкәсенең Барыш районы территориясендә төрле халыкларның һәм мәдәниятләрнең (чуаш, татар, мордва, рус) бергә дус яшәве идеясенә багышланган. Режиссер Радик Исмәгыйлев «Традицияләрне саклаучылар» («Хранители традиций») фильмында Дагыстан халыкларының уникаль гореф-гадәтләре турында сөйли. Анда бабаларның мәдәни һәм рухи мирасын зур мәхәббәт белән саклыйлар һәм бу белемнәрне яңа буынга тапшыралар. Дарья Разумникова белән Артур Соколов «Келәмнәр сөйли» («Ковры говорят») дигән документаль фильмнарын ингуш халкындагы келәм туку сәнгатенең бөтенләй югалып баручы традициясенә багышлый. Ә Тверь өлкәсенең Славково авылында Валерий Фомин китапханә каршында үзенең туган якны өйрәнү музеен булдырган. Бу музей – бер кешенең үткәннәрнең вак кыйпылчыкларын сабырлык белән җыеп, узып баручы чорның күзгә күренеп торган йөзен саклап калуының ачык мисалы. Аның турында режиссер Константин Пессяников үзенең «Ярату» («Сотворение») фильмында сөйли. Анна Коряковцева «Яр буе чукчалары. Төньяк әкияте» («Береговые чукчи. Северная сказка») документаль хезмәтендә салкын Төньяк диңгезе ярындагы кечкенә бер авыл тормышына җәлеп итә. Бу кинотасма аучылык белән шөгыльләнеп яшәүче чукчаларның күпгасырлык традицияләре турында бәян итә. Ирина Калюжная үзенең «Атасикун. Барысы бергә» («Атасикун. Все вместе») документаль фильмында тагын бер төньяк халкы турында сөйли. Төньякның башка халыклары кебек үк, коми-пермяклар да Төньяк Урал алды кыргый табигатендә исән калуның кырыс мәктәбен үткәннәр. Бүген аны саклап калучыларның берсе – Милли коми-пермяк театры. Биредә шушы гаҗәеп кешеләрнең төп казанышы – телләре яши һәм үсә. Бу хакта режиссер Алексей Романовның «Өченче кыңгырау» («Третий звонок») фильмы сөйли. Ольга Арлаускас һәм Светлана Горло төшергән «Тыңла!» («Послушай!») картинасы – ул үзенә күрә авазлар һәм мәгънәләр артыннан ауга чыгу кебек. Дүрт төрле төбәктән алынган дүрт эпизодта заманча этник музыканың ничек барлыкка килүен күрергә мөмкин – идея туганнан алып финал трекка кадәр. Бу фильм безгә ата-бабаларыбызның тавышы яңгыраган музыканы ни өчен шулкадәр дулкынланып тыңлавыбызны аңларга ярдәм итә.
--- |
Иң күп укылган
|