|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
17.07.2026 Мәдәният
Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәл ачылуга 10 булган (ВИДЕО)Түбән Новгород өлкәсенең Уразавыл авылында Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичевка һәйкәл ачылуга 10 узган. Рәшит Ваһапов фондының директоры Рифат Фәттахов моны үзенең социаль челтәрендә билгеләп үткән. “Уразовкада безнең күренекле якташларыбыз – бөек татар җырчылары Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевка тантаналы рәвештә һәйкәлләр ачылган көнгә нәкъ 10 ел тулды. Бу тарихи вакыйганы башлап йөрүчеләргә һәм оештыручыларга рәхмәт. Бөек шәхесләребезне истә тотып, бу идеяне тормышка ашырган кешеләрне дә онытырга ярамый”, – дип язган ул. Нижгар өлкәсенең “Туган як” газетасы видеосында узган заманга кире кайтып, моннан 10 ел элек булган вакыйгага күз салырга була.
--- |
Иң күп укылган
|