поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кемнең аккаунтына кермә – бай тормыш. Безнең кебекләр өчен бюджетный социаль челтәр булдырыгыз әле.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Август
  • Зәйнәб Фәрхетдинова - җырчы
  • Вакыйф Нуриев - язучы
  • Равил Һади (1952-2022) - галим
  • Фәндәс Сафиуллин (1936-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • Рафис Борһанов - дәүләт эшлеклесе
  • Габделхак Шәмсетдинов - журналист
  • Рамил Ханнанов - язучы
  • Ринат Билалетдинов - футболчы, тренер
  • Илдар Аляутдинов - дин әһеле
  • Хәмидә Гарипова - журналист
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
16.07.2026 Шоу-бизнес

Зәйнәп Фәрхетдинова: «“Туйдырды”, – дип әйтергә ашыкмыйк»

Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова ел саен Сабан туйларында иң күп чыгыш ясый торган җырчыларның берседер.

Татарстан һәм Россия төбәкләрендә генә түгел,  Казахстанда да, Будапештта да җырлаган ул. Зәйнәп Фәрхетдинова белән очрашып, сәхнә артында фикер алыштык.

– Сабан туеның яме бетә, – дигән сүзләрне дә ишетәбез. Сез ничек уйлыйсыз?
– Адәм баласының табигате шундый. Ул барысына да ияләшә. Бу – Сабан туена гына кагылмый. Әлбәттә, оештыручылар һәр елны эзләнә, әмма милли бәйрәмне бөтенләй башкача үткәрү дә мөмкин түгел. Көрәш, милли уеннарсыз, җыр-моңсыз Сабан туен күз алдына да китереп булмый бит. Үзгәрешләр булырга тиеш, әмма чамасын белеп кенә. Шунысын да искәртик әле: бәйрәмнең асылы бер булса да, ул һәр җирдә төрлечә уза. Ике бер үк төрле Сабан туен табып булмый. “Туйдырды”, – дип әйтергә ашыкмыйк. Алай әйтергә дә ярамый. 

– Үзем дә күптән түгел генә игътибар иттем әле. Чигә чәчегезне кыскарткансыз икән.
– Мин күптән шулай йөрим инде. Баш артында да чәчне бераз кыскарттым. Чәчне җыйганда шулай уңайлырак. Аннан чисталыкны, пөхтәлекне да яратам. Чәчне лак белән катырып та куябыз бит.

– Күптән түгел, сезнең концертта Айзилә Батырханова белән Наил Сәгъдиев кавышты. Бу сезнең тәҗрибәдә беренче тапкырмы?
– Чәчәкләр бүләк итеп тәкъдим ясаулары беренче тапкыр, ялгышмасам. Мин үзем дә каушап киттем. Безнең концертларга туры килүе дә күңелле. Без бит сәхнә кешеләре, аралашып торабыз. Яшьләрне бик хөрмәт итәм. Икесе дә бәхетле булсыннар.

– Яшьләргә, гаилә коручыларга нинди киңәш бирер идегез?
– Беренче көннән үк бер-береңә хөрмәт белән карарга кирәк. Тавыш күтәрергә, бәхәсләшергә ярамый. Барысын уртага салып сөйләшергә. Хәзер мәгълүмат та күп, кеше дә мөнәсәбәтләр мәсьәләсендә акыллы. Кавышулар да уйланган, “акыллы” булырга тиеш кебек. Алга таба бер-береңнең нервларында уйнамас өчен, алдан сөйләшеп эш итү хәерле. 

– Мәгълүмат күп булу кешенең башын гына бутамыймы?
– Эмоцияләргә биреләбез. Ә бит дөньяда кадерле мизгелләр күп. Шул хакта уйларга кирәк. Яшьләргә киңәш бирү кыен, чөнки һәркемнең үз карашы, амбицияләре бар. Уртак фикергә килмичә, тыныч тормышта яшәү кыендыр. Бер-береңнән әллә нәрсәләр таләп итмәскә иде. Мәхәббәт сулыштан, караштан ук сизелә. Ир-ат белән хатын-кыз бер-берсен тулыландыра.

– Алкагызга күзем төште, матур. Чын ташларны сайлыйсызмы әллә  ясалманы да киясезме?
– Мин бу алкада нинди таш икәнен дә белеп бетермим. Хәзер ясалма ташлар күп инде, сәхнәгә, билгеле, зур алкалар  кирәк. Чын ташларның бәясе дә соңгы елларда артты. Мин аның артыннан кумыйм. Ә тормышта ниндидер чын ташны аласы килә икән, аны алырга кирәк. Мин моны үз тәҗрибәмдә дә сынап карадым. Ташларның үз энергетикасы бар, ул болай гына сине үзенә тартмый. Күңел нинди ташны куша, шуны алырга тырышам.

Илгизә Галиуллина
Шәһри Казан
№ --- | 16.07.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы