поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кемнең аккаунтына кермә – бай тормыш. Безнең кебекләр өчен бюджетный социаль челтәр булдырыгыз әле.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Август
  • Зәйнәб Фәрхетдинова - җырчы
  • Вакыйф Нуриев - язучы
  • Равил Һади (1952-2022) - галим
  • Фәндәс Сафиуллин (1936-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • Рафис Борһанов - дәүләт эшлеклесе
  • Габделхак Шәмсетдинов - журналист
  • Рамил Ханнанов - язучы
  • Ринат Билалетдинов - футболчы, тренер
  • Илдар Аляутдинов - дин әһеле
  • Хәмидә Гарипова - журналист
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
16.07.2026 Шоу-бизнес

“Гүзәлия белән дуэт ник кирәк булгандыр инде сезгә?”

Гүзәл Уразовага бер тамашачы шулай дип язган. Татарстанның халык артисткасы Гүзәл Уразова үзенең социаль челтәрләрендә пост урнаштырган.

“Бүген концерт сезонына керәсе хитларны барлап чыктык. Шактый гына килеп чыга әле бу. Сезнең фикерләр кирәк, концерт ничә сәгать барырга тиеш сезнеңчә: 2 сәгать, 3 сәгать, 4 сәгать? Тәнәфес беләнме, яки тәнәфессез генә? Концертта алып баручы кирәкме? Әллә рәхәтләнеп җырлыйбыз гына? Сез ничек уйлыйсыз? Рәхәтләнеп сөйләшеп алыйк әле Алдан ук фикерләрегез өчен рәхмәт”, – дип язган ул “ВКонтакте” сәхифәсендә.

Җырчының язылучылары пост астында җаваплар язган. Анда түбәндәге фикерләр яңгырый:

“Җырчы җырчы урынында, концертны алып баручылар аерым булырга тиеш, аерым алым баручылар булганда, концертлар гөрләп бара, ялкытмый да, минем фикер менә шундый”.

“Үзегезнең хит җырларыгыз гына булсын. Миңа сезнең элеккеге хит җырларыгыз нык ошый. "Кил син, үзең кил" җыры кирәк түгел, сезнең җыр түгел ул. Хәния Фәрхинең "Дусларга" җыры сезгә килешә, ә “Әлдермеш" җырын сезнең башкаруда бик ошатып бетмим. Гүзәлия белән дуэт ник кирәк булгандыр инде сезгә? Ул җырны ике җырчы белән жырлады бит инде Гүзәлия. “Әлдермеш” жырын, “Кил син, үзең кил” җырларын ике-өч артист, үзләренең “изюминка”ларын кертеп, җырладылар. Сезгә ник кирәк булды ул? Кыскасы, үзегезнең җырларыгыздан (“Тимәсен тик күзләрем”, “Язлар булып кайт”) торган хитлы сезон булса ... шәп булачак”.

“Гүзәл Аскаровна, нинди җыр җырласагыз да бик яхшы килеп чыга. Бу дөньядан китеп барган көчле җырчылар Әлфия Афзалова, Хәния Фәрхи һәм башкаларның җырларын сайлыйсыз, сезгә барысы да килешә һәм матур килеп чыга, ул җырлар югалырга тиеш тугел, аларга дога булып барып ирешсен”.

Бер ханым исә җырчы киеп төшкән күлмәккә игътибар иткән:

“Әллә ничек киенәләр инде... Гүзәл, бик матур тавышлы жырчы ханым бит син, яшеңә туры килә торган матур күлмәкләр тектер әле”.

Әлфия Шакирҗанова
Өмет
№ --- | 16.07.2026
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы