|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
15.07.2026 Мәдәният
Тинчурин театры 92нче сезонга нәтиҗәләр ясады (ВИДЕО)Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры 92нче тарихи сезонын япты. “Яңа сулыш” дип аталган әлеге сезон вакыйларга бик тә бай булды: * Театр Татарстан 1 адресына яңа бинага күчте. * Труппага режиссер Айдар Җаббаров килде. * 12 премьера чыкты. * “Тантана” премиясендә 3 номинациядә җиңү яуланды. * Матбугат битләрендә театр 300гә якын мәртәбә телгә алынды. * Интернетта 1000гә якын пост эленде. * Спектакльләрне бихисап тамашачылар карады. * Хезмәткәрләр тарафыннан санап бетергесез көч һәм тырышлык куелды. “Менә хәзер инде 92 театраль сезонны яптык дип әйтсәк тә була! Нәтиҗәләр ясалды, лаеклылар бүләкләнде, планнар корылды. 93 сезонның премьерасында августта очрашырбыз”, – дигәннәр тинчуринлылар үзләре. Һәм алар инде киләсе сезонга, яңа сезонның беренче премьерасы – “Лу” спектакленә әзерләнәләр.
--- |
Иң күп укылган
|