поиск новостей
Көн мәзәге
  • 8 яшьлек малайга би-ик озак карап торсаң, аңа 9 яшь тулачак.

Бүген кемнәр туган
  • 16 Сентябрь
  • Алмаз Гәрәев - актер
  • Шәүкәт Гаделша - шагыйрь
  • Резидә Ганиуллина - биюче
  • Атилла Расих (1915-1996) - язучы
  • Максуд Сөндекле (1904-1981) - язучы
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
15.07.2026 Мәдәният

«Питрау түгәрәк уены» 500дән артык башкаручыны берләштерәчәк

Шимбә көнне Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме узачак. Бирегә 50 меңнән артык кунак көтелә.

«Питрау» – традицияләрне, спортны һәм иҗатны берләштереп, республикадагы җәйге халык бәйрәмнәре чылбырын тәмамлаячак.

«Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме Җөри авылы янындагы «Тырлау» аланында 28нче тапкыр үткәреләчәк. Ул иң күп кеше җыя торган этнокультур чараларның берсе.

«Питрау» – керәшеннәрнең иң борынгы һәм олыланган бәйрәмнәренең берсе. Аның тарихы тирән үткәнгә – җәйге кояш торгынлыгы чорына барып тоташа. Соңрак бәйрәм изге апостоллар Петр һәм Павелны искә алу көненә туры китерелеп, Петр уразасы тәмамлану һәм печән өсте башлану символына әверелгән.

Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Людмила Белоусова әйтүенчә, бу бәйрәм традицион рәвештә очрашулар һәм танышулар вакыты булып саналган. «Элек-электән бу кәләшләр җыела торган, яшьләр шау-шу килеп күңел ачкан һәм танышкан түгәрәк уен булган. Моннан соң башка зур халык бәйрәмнәре булмаган. Бүген дә Питрау бөтен республикада авыл бәйрәмнәре чылбырын тәмамлый», – ди ул.  

Быел бәйрәмдә Татарстанның 20 районы һәм шәһәреннән, шулай ук Башкортстан, Удмуртия, Самара һәм Чиләбе өлкәләреннән 50 эстрада артисты һәм 50дән артык иҗат коллективы чыгыш ясаячак.

Төп вакыйга – халыклар бердәмлегенә багышланган масштаблы театральләштерелгән пролог булачак. Анда 300дән артык артист катнашачак.

Бәйрәмнең аерылгысыз өлеше – «Питрау түгәрәк уены» республика керәшен этник сәнгате фестивале торачак.

«Ел саен бәйрәм кысаларында „Питрау түгәрәк уены“ республика керәшен этник сәнгате фестивале уза. Быел Татарстан районнарыннан, шулай ук Башкортстан һәм Удмуртиядән 61 фольклор коллективы гариза тапшырды. Моннан тыш, ун солист чыгыш ясаячак. Барлыгы бу – 547 катнашучы. Катнашучылар саны узган еллардагыдан ким булмас, хәтта күбрәк тә булыр дип көтәбез», – дип хәбәр итте Людмила Белоусова.

Моннан тыш «Питрау»да «Керәшен чибәре» бәйгесенә нәтиҗә ясалачак. Конкурсының финалына ун кыз узган.

Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыков сүзләренчә, әлеге конкурс бәйрәм оешкан көннән башлап диярлек үткәрелә һәм бу вакыт эчендә 500гә якын кызны берләштергән.

«Беренче елларда конкурс башта авыл, аннары район дәрәҗәсендә уза иде. Соңрак ул республика статусын алды. Аның төп бурычы – яшьләр арасында керәшен мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, җырларын һәм милли киемнәрен саклау һәм популярлаштыру», – диде ул.

Конкурсның финалы 18 июльдә, Җөри авылындагы бәйрәмнең аерым мәйданчыгында, фестивальне рәсми ачу тантанасыннан соң ук башланачак.

Моннан тыш, аерым рәвештә «Мамадыш керәшен чибәре» дә сайлап алыначак.

Татарстан керәшеннәре оешмасы җитәкчесе Людмила Белоусова әйтүенчә, әлеге конкурста җиңгән кыз керәшен мәдәниятенең үзенчәлекле илчесенә әверелә.

«Ел дәвамында ул республикада керәшен мәдәниятенең йөзе булып торачак. Җиңүче кыз рәсми чараларда катнашачак, кунакларны каршы алачак һәм озата барачак, фестивальләрне ачачак һәм ябачак, шулай ук төрле мәйданчыкларда керәшен мәдәниятен тәкъдим итәчәк», – диде Белоусова.

---
Addnt.ru
№ --- | 15.07.2026
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы