поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.11.2011 Матбугат

Хәлең ничек, татар мабугаты?

Татарстан вакытлы матбугат чаралары саны буенча Россиядә алдынгыларның берсе. Рәсми мәгълүматларга ышансаң, 2011 ел башында республикада барлыгы 982 гаммәви мәгълүмат чарасы эшчәнлек алып барган.

Статистик белешмә: Теркәлгән басмаларның 700е - газета һәм журналлар, 265е - электрон чаралар, шул исәптән радио һәм телевизион тапшырулар. Татарстанда һәр мең кешегә 434 данә вакытлы матбугат басмасы туры килә (Россиядә уртача күрсәткеч - 219 данәне тәшкил итә).

 

Көндәшлек арта барган һәм Интернет гөрәп үскән шартларда татар матбугаты үзен ничек хис итә? Киләсе 2012 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе нинди сюрпризлар китереп чыгарган? Газета-журналлар укучыны нәрсә белән җәлеп итмәкче? Әлеге сорауларга җавап эзләп, республиканың берничә мәгълүмат чарасына мөрәҗәгать иттек.

 

“Татарстан яшьләре” редакциясеннән алынган мәгълүматлар буенча аларда киләсе яртыеллыкка язылу, гадәттәгечә, уңай күрсәткечләр белән бара. Шушы көннәрдә телевидениедә 2-3 тапкыр газета турында реклама бирелгән. Авыл җирлеге почталарына “Татарстан яшьләренең" календарьларе җибәрелгән.

 

Республиканың рәсми “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире урынбасары Илдар Миргалимов шундый җавап бирде: “Ватаным Татарстан” журналистларыннан торган “десант” районнарга барып, андагы авылларда укучыларга газета турында мәгълүмат таратты. Кайбер коллегаларыбызга бу акциябез ошап бетмәде. Янәсе, журналист кеше алай йөрергә тиеш түгел, ул бары тик мәкалә язарга гына тиеш. Ләкин районнарга чыгуның файдасы искиткеч зур. Халыкка мәгълүмат тарату вакытында үзебез өчен дә бик кызык нәрсәләр ачтык. Газетаның эчтәлегендә нәрсәгә өстенлек бирергә, аның төзелешен ничек корырга, стильне ничек үзгәртергә дигән сорауларны алдыбызга куеп хәл иттек. Ниһаять, халыкта безнең турыда “көчләп яздырталар” дигән миф та юкка чыга башлады. Мәҗбүри яздыртырлык булгач, районнар буенча шулай йөрер идек мени без? Юк, әлбәттә! Укучы үзе теләгән, күңеленә хуш килгән басмага гына язылырга тиеш. Кешене газеталарга язылырыга мәҗбүр итү – тилелек кенә түгел, ә шушы газетага карата кылынган явызлык, корткычлык. Газета нинди генә акцияләр уздырмасын, нинди генә кыйммәтле бүләкләр таратмасын – басманың эчтәлеге рухи һәм интеллектуаль ихтыяҗларны канәгатьләндермәсә, бер генә кызыксындыру чарасының да файдасы булмаячак. “ВТ” шуны аңлап эшли һәм газет эчтәлеген камилләштерүен дәвам итә."

 

“Мәгърифәт” газетасы җитәкчесе Хөсәен Вәлиәхмәтов әйтүенчә, газета 7-8 ел инде республика күләмендә әһәмиятле бәйгеләр үткәреп килә. “Шулай ук очрашулар оештырабыз һәм бер газетада да булмаган күренеш – бөтен шәһәр, район һәм авылның юбиляр укытучыларына бушлай котлаулар бирәбез. Болар, әлбәттә, басма тиражын тотрыклы итә. Безнең газета 7-8 ел буена әбүнәчеләр саны буенча “Татарстан яшьләре” һәм “Ватаным Татарстаннан" кала өченче урында тора”, - ди Хөсәен Вәлиәхмәтов.

 

“Конкурслар үткәрү генә тираж санын арттырмый, халыкны кызыклы темалар белән дә җәлеп итәргә кирәк”, - дип саный “Юлдаш” газетасы чыгарылышы өчен җаваплы мөхәррир Илгизәр Зәкиев. Аның сүзләренчә, статистика елдан ел үзгәрә, укучылар санын саклап калу авырая. Билгеле булганча, “Юлдаш" инде озак еллар дәвамында нәшер ителүче шәхси газетларның берсе булып тора.

 

“Мәдәни җомга” редакциясе коллективы да әлеге фикер белән килешә. Тираж җыясың килсә, газетаны кызыклы, укылышлы итеп чыгарырга кирәк, дип саныйлар биредә. Төрле формадагы яңалыклар кертү дә бик файдалы. “Мәдәни җомга" хезмәткәрләре районнарга барып, мәдәният хезмәткәрләре, клуб мөдире, укытучылар, почта хезмәткәрләре, шушы төбәкнең каләм тибрәтүчеләре белән очрашулар да оештыра. Район эшлеклеләре белән түгәрәк өстәлгә җыелып, көнүзәк мәсьәләләрне күтәрә. Халыкның проблемаларын туплап, соңыннан газетада мәкалә бастыра. Татарстан Язучылары берлеге оештырган чараларда һәм әдәби-музыкаль кичәләрдә дә һәрчак халык алдында чыгыш ясау җаен табалар икән.

 

“Бүген халык сәясәт белән кызыксынмый диярлек, хәтта күпләр аңа битараф та. “Безнең гәҗит" тарафыннан алып барылган сораштыру шундый нәтиҗәләр бирде. Шулай да, Аллага шөкер, газетабызның хәле зарланырлык түгел. Җитди мәсьәләләрне яктыртып, сәясәткә зур урын бирсәк тә, халык яратып укый. Язылу вакыты җиткәч кенә хакимият башлыклары белән сөйләшеп, лотерея уйнатып, телевидение һәм радиолардан реклама бирү белән генә әллә ни эш корып булмый. Ел буе халыкны кызыклы мәкаләләр белән җәлеп итеп торырга кирәк”, - дип сөйләде безгә шәхси “Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов.

 

“Акчарлак” шәхси газетасы исә ел да укучылары арасында лотерея уйната. Рекламасы да әле күптән түгел генә игълан ителгән икән. Газетаның генераль директоры Рузилә Хасим сүзләренчә, лотерея уйнату – әбүнәчеләрне җәлеп итү максатыннан чыгып эшләнми, ә укучы белән аралашуны күз уңында тота. “Акчарлак" редакцияcе язылу кампаниясеннән канәгать. Газетаның стиле элеккечә калачак, халык мәнфәгатьләре беренче планда булачак икән. “Зарлы телефон” рубрикасы укучылар арасында бик популяр. “Халык зарларыннан редакция телефоны тынганы юк, ә без үз чиратыбызда аларны чишәргә ярдәм итәбез”, - ди Рузилә Хасим.

 

Бушлай таратылучы “Дин вә мәгыйшәт” газетасы да 2012 елда 5 мең данәдә чыгуын дәвам итәчәк. Аның һәр саны дини үзәкләргә, дини оешмаларга таратыла. "Һәрбер саны бай эчтәлекле - Ислам динен яктыртучы мәсьәләләргә багышлана", - ди чыгарылыш өчен җаваплы мөхәррир Нияз Сабирҗанов.

 

Сораштырулардан күренгәнчә, татар матбугаты укучыларын саклап калу өчен төрле юллар, алымнар файдалана, чаралар күрә. Моннан тыш, редакцияләрдә әбүнәчеләр санын арттыру өчен халыкка кызыклы, бай эчтәлекле басма тәкъдим итәргә кирәклеген дә аңлыйлар.


Гүзәл ГАБДРАХМАНОВА
Интертат.ру
№ | 25.11.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»