|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
15.07.2026 Икътисад
АГРОВОЛГА - 2026: бизнесны, фәнне, хакимиятне һәм АПКның заманча технологияләрен берләштергән өч көн8 июльдән 10 июльгә кадәр «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә «АГРОВОЛГА - 2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе — Россиянең иң эре тармак вакыйгаларының берсе узды. Ул аграр бизнес вәкилләрен, дәүләт хакимияте органнарын, фәнни җәмәгатьчелекне, тармак берләшмәләрен, җитештерүчеләрне, тәэмин итүчеләрне, инвесторларны һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен берләштерде. Өч көн дәвамында күргәзмә комплексы һәм шул тирәдәге тәҗрибә-күрсәтмә кырлары тармак буенча аралашу, заманча технологияләрне тәкъдир итү, агросәнәгать комплексын үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу һәм яңа эшлекле элемтәләр булдыру өчен менә дигән урын булды. Күргәзмә эшендә Россия Федерациясенең 38 төбәгеннән 400дән артык компания, шулай ук өч чит ил — Кытай, Беларусь һәм Төркия вәкилләре катнашты. Чит ил катнашучылары арасында иң күп санлысы Кытай делегациясе иде, аннан 29 компания булды. Беларусьтан - биш, Төркиядән - өч компания. Катнашучыларның мондый географиясе тагын бер кат халыкара хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәдә булуын һәм чит ил җитештерүчеләренең Россия аграр базары белән тотрыклы кызыксынуларын раслады. Өч көн эчендә күргәзмәдә Россиянең 59 төбәгеннән һәм дөньяның 19 иленнән 12784 белгеч булды. Кунаклар арасында агрохолдинглар һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, эшкәртү предприятиеләре вәкилләре, техника һәм технологияләр белән тәэмин итүчеләр, профильле экспертлар, мәгариф оешмалары һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре бар иде. Катнашучыларның мондый составы тармак үсешенең стратегик мәсьәләләре буенча фикер алышуны, конкрет җитештерү бурычларын хәл итүне, яңа партнерлар эзләүне һәм уңышлы тәҗрибәләр алмашуны бергә берләштерергә мөмкинлек бирде. «АГРОВОЛГА - 2026» экспозициясе заманча агросәнәгать комплексының барлык төп юнәлешләрен диярлек үз эченә алган иде. Компанияләр үсемлекчелек һәм терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы һәм комплектлау детальләре, АПКны цифрлаштыру, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү һәм төргәкләү, аграр төзелеш һәм инфраструктураны үстерү өлкәсендәге чишелешләрне күрсәттеләр. Күргәзмәнең комплекслы форматы килүчеләргә заманча технологияләр белән танышырга, базарның төрле тәкъдимнәрен чагыштырырга һәм предприятиеләрнең теләсә нинди масштабтагы бурычларына җавап бирә торган чишелешләр сайларга мөмкинлек бирде. 2026 елда күргәзмә юнәлешләрен киңәйтте. Беренче мәртәбә «Агротуризм» һәм «Махсус техника» бүлекләре барлыкка килде. Яңа тематик мәйданчыклар барлыкка килү авыл территорияләре үсешенең заманча тенденцияләрен һәм аграр бизнес ихтыяҗларын чагылдыра. «Агротуризм» бүлеге авылда эшкуарлыкның яңа рәвешләрен үстерүгә, туристлык инфраструктурасын булдыруга, фермер хуҗалыкларын үстерүгә һәм авыл хуҗалыгын һәм эчке туризмны берләштерүче проектларны гамәлгә ашыруга багышланган иде. «Махсус техника» бүлеге агросәнәгать җитештерүенең төрле юнәлешләре өчен махсуслаштырылган машиналар һәм җайланмалар тәкъдим итте, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең заманча техник чишелешләр сайлау мөмкинлекләрен киңәйтте. «АГРОВОЛГА»ның төп үзенчәлекләренең берсе, гадәттәгечә, күргәзмә экспозициясен турыдан-туры кыр шартларында күрсәтү булды. Сорт сынау полигонында бөртекле, кузаклы, азык, майлы һәм техник культураларның 200гә якын перспективалы сортлары һәм гибридлары тәкъдим ителде. Килүчеләргә реаль җитештерү мохитендә заманча агротехнологияләр куллану нәтиҗәләрен бәяләү, төрле ашламаларның һәм үсемлекләрне яклау чараларының нәтиҗәлелеген чагыштыру, авыл хуҗалыгы культураларын үстерү технологияләре белән танышу һәм җитештерү эшчәнлегендә кирәкле гамәли мәгълүмат алу мөмкинлеге бирелде. Күргәзмә программасында терлекчелекне үстерүгә багышланган чаралар аерым урын алды. «Агроволга гүзәле» сөтчелек юнәлешендә нәселле терлекләр үрчетү буенча VI республика конкурсы төп вакыйгаларның берсе булды. Конкурста Татарстан Республикасының 13 районыннан 70тән артык мөгезле эре терлек катнашты. Катнашучыларның эшенә халыкара сөт терлеге үрчетүче, Diamond Genetics генераль директоры Ян Де Вриз һәм Россия Федерациясенең халыкара сертификатлы эксперт-бонитеры, Самара дәүләт аграр университеты доценты Александр Нечаев бәя бирделәр. Конкурс үзен тагын бер кат, һөнәри ярыш буларак кына түгел, ә хуҗалыкларның селекция эше нәтиҗәләрен бәйсез бәяләү һәм практик тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы буларак та әһәмиятен раслады. Конкурс йомгаклары буенча бер мәртәбә бозаулаган таналар төркемендә Арча районының «Яңарыш» ҖЧҖ танасы Гранд-чемпион булды, Балтач районының Тимирязев ис. ҖЧҖеннән конкурсант - чемпион, Мамадыш районының «Продпрограмма АПК» ҖЧҖ танасы вице-чемпион булды. Башмак таналар төркемендә Түбән Кама районының «Орсис-Агро» ҖЧҖ вәкиле - Гранд-чемпион, Мөслим районының «Август-Мөслим» ҖЧҖ вәкиле - чемпион, «КВ Агро» АҖ (Казан) вәкиле вице-чемпион булды. Шулай ук иң яхшы белгечләр дә билгеләнде. Беренче урында - Зөһрә Галимҗанова («КВ Агро» АҖ), икенче урында - Валерий Сармаев («Орсис-Агро» ҖЧҖ), өченче урында - Гөлчәчәк Сәләхиева («КВ Агро» АҖ). Программаның тагын бер күренекле вакыйгасы - BELARUS «МТЗ-ШОУ» газ- мотор тракторларын профессиональ йөртү буенча республика чемпионаты. Ярышларда Татарстан Республикасының 42 механизаторы катнашты, алар югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыкларын, техника белән төгәл идарә итүләрен һәм катлаулы практик биремнәрне үтәү күнекмәләрен күрсәттеләр. Чемпионат механизатор һөнәрен популярлаштыру, тәҗрибә уртаклашу һәм авыл хуҗалыгы техникасының заманча мөмкинлекләрен күрсәтү мәйданчыгы буларак үзенең ролен тагын бер кат раслады. Чемпионатның җиңүчесе булып Валерий Николаевич Куравин танылды, ул BELARUS 09D мотоблогы белән бүләкләнде, икенче урынны Рәниф Рәфкать улы Гарифуллин алды, ул МИНСК мопеды белән бүләкләнде. Өченче урынны Вилдан Валерьевич Хәлилов яулады, аңа АИСТ велосипеды тапшырылды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры урынбасары Марат Кәримов һәм «МТЗ-Татарстан» ТПК генераль директоры урынбасары - коммерция директоры Владимир Подоляк тапшырдылар. Күргәзмә кысаларында беренче мәртәбә Мөгезле эре терлекләрнең тоякларын кисү буенча халыкара студентлар спартакиадасы узды, анда аграр тармакның булачак белгечләре ярышты. Ярышларда Россиянең 10 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 75 конкурсант катнашты. Казан дәүләт аграр университеты командасы составында шулай ук Төркия, Израиль, Сүрия һәм Казахстан студентлары да чыгыш ясады, бу чараның халыкара дәрәҗәдә булуын ассызыклады. Йомгаклау нәтиҗәләре буенча “Казан дәүләт аграр университеты” югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең беренче командасы алга чыкты, икенче урында - “П.А. Столыпин исемендәге Ульяновск дәүләт аграр университеты” югары һөнәри белем бирү ФДБМУ, өченче урында - “Казан дәүләт аграр университеты” югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең 2нче командасы. «Иң яхшы практик» номинациясендә күп тәҗрибәле белгечләр ярышты, алар арасында Казан кызы Ульяна Ухова җиңү яулады. Икенче урында - Ринат Каранаев, өченче урында - Ульяновск шәһәреннән Руслан. Күргәзмәнең аерылгысыз өлеше булып, гадәттәгечә, бизнес, фән, тармак берләшмәләре һәм дәүләт хакимияте органнары катнашында 70тән артык чараны үз эченә алган масштаблы эшлекле программа булды. Дискуссияләр барышында катнашучылар заманча технологияләр кертүгә, агросәнәгать комплексын цифрлаштыруга, дәүләт ярдәме механизмнарын камилләштерүгә, кооперацияне үстерүгә, авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыруга һәм актуаль тармак бурычларын гамәли чишү юлларын эзләүгә бәйле мәсьәләләрне карадылар. Ачык һөнәри диалог форматы эксперт бәяләмәләрен, практик тәҗрибәне һәм үзебезнең агросәнәгать комплексын алга таба үстерүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәрне берләштерергә мөмкинлек бирде. Хезмәттәшлек турында берничә килешүне имзалау эшлекле программаның мөһим нәтиҗәсе булды. Авыл хуҗалыгы мелиорациясе, су ресурсларына идарә итү, мелиорация процессларын автоматлаштыру һәм роботлаштыру өлкәсендә “Идел буе Мелиорация һәм су хуҗалыгы” идарәсе” ФДБУ, “А.Н. Костяков ис. Гидротехника һәм мелиорация федераль фәнни үзәге” ФДБУ, Казан дәүләт аграр университеты арасында меморандум төзелде. «Айтисфера» ҖЧҖ һәм «Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге» АҖ арасында килешү, Үзбәкстан Республикасы товар-чимал биржасы һәм «Сәүдә системалары үзәге» биржасы» АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү, шулай ук Якын Көнчыгышта һәм Төньяк Африкада социаль һәм кооператив икътисад челтәре белән Ислам финанславын үстерүгә ярдәм итү үзәге - AAOIFI арасында килешү имзаланды. Моннан тыш, күргәзмә кысаларында United Industrial (Case IH, New Holland, McCormick) компаниясеннән «Гелиос Агро» ҖЧҖенә дилерлык сертификаты тапшырылды. «АГРОВОЛГА-2026» уздыруны тармакның алдынгы компанияләре ярдәменнән башка күз алдына да китереп булмас иде. Күргәзмәнең генераль иганәчесе - «Аммоний» АҖ, стратегик иганәчесе - «Август» агрофирмасы АҖ, эшлекле программаның иганәчесе - «ФосАгро-Волга» компаниясе. «Терлекчелек» бүлегенә «ЭкоНива АПК» холдингы ярдәм итте, күргәзмәнең рәсми банк-партнеры - «Россельхозбанк» АҖ, ә «Авыл хуҗалыгы техникасы» бүлегенең иганәчесе - «МТЗ-Татарстан» ТПК ҖЧҖ. Эре тармак компанияләренең катнашуы профессиональ бергәлекнең күргәзмәгә карата югары ышанычын һәм аның Россия агросәнәгать комплексын үстерү өчен төп мәйданчыкларның берсе буларак әһәмиятен раслады. «АГРОВОЛГА-2026» тагын бер кат күргәзмә экспозициясенең югары дәрәҗәдә оештырылуын, профессиональ катнашу масштабын, җитештерү шартларында технологияләр күрсәтелүен, нәтиҗәле эксперт диалогы һәм практик чараларны берләштергән комплекслы формат булуын күрсәтте. Күргәзмә, илнең яңа эшлекле элемтәләр урнаштыруга, халыкара хезмәттәшлекне ныгытуга, агросәнәгать комплексын үстерү перспективалары турында фикер алышуга һәм Россия авыл хуҗалыгын алга таба үстерүгә ярдәм итәрлек чишелешләр табуда алдынгы тармак мәйданчыгы буларак, үзенең ролен раслады.
--- |
Иң күп укылган
|