поиск новостей
Көн мәзәге
  • Вакытны карарга дип телефоныма күз салган идем, бөтен нәрсәне карадым, әмма вакытны карарга онытканмын.

Бүген кемнәр туган
  • 18 Август
  • Газинур Морат - шагыйрь
  • Шамил Фәрхетдинов - драматург, актер
  • Мөхәммәт Гайнуллин (1903-1985) - әдәбият галиме
  • Наил Касыймов - шагыйрь
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
14.07.2026 Мәдәният

Татар китабы йортында «Безнең урам көе» концерты булачак

Әлеге кичә «Күрше. Мирас» мәдәни проектының тәүге чарасы. Июльдән сентябрьгә кадәр Шәриф Камалның мемориаль фатиры белән Татар әдәбияты тарихы музее Казанның иң борынгы урамнарының берсе булган Островский урамының тарихын өйрәнәчәк.

Проект Татар китабы йорты ишегалдындагы җырлы кичә белән башлана. Биредә теләге булган һәркем җыр башкара, шигырь укый яки Островский урамы белән бәйле истәлекләре һәм вакыйгалары белән уртаклаша ала. Аннан соң кунакларны матур концерт көтә.

Оештыручылар шәһәр халкын һәм кунакларын җәйге кичне ачык һавада үткәрергә, тере музыка тыңларга, күршеләре белән танышырга, урамга яңача күз салырга һәм шәһәр хәтерен саклауга юнәлгән зур проектның бер өлеше булырга чакыра.

«Күрше. Мирас» – урам һәм ишегалды фестивальләренең шәһәр мирасына багышланган яңа юнәлеше. Проект шәһәр тарихын кешеләр язмышы һәм конкрет урыннар аша өйрәнүне максат итеп куя.

Татар китабы йорты әлеге проект кысаларында тематик экскурсияләр, рәссамнар пленэры, урам күргәзмәсе, аудиогид тәкъдим итү, урамда яшәүчеләр һәм тарихчылар белән очрашулар, шулай ук таныш урамга ачык һавадагы тере музей буларак яңача карарга мөмкинлек бирәчәк башка чаралар уздыру планлаштырыла.

Проектның нигезендә архив документлары, гаилә фотолары, урамда яшәүчеләрнең истәлекләре һәм шәхси тарихлары ята. Нәкъ менә алардан урамның чын тарихы җыела. Әлеге эш нәтиҗәсендә һәркем өчен ачык булган цифрлы архив, яңа экскурсия маршруты, аудиогид һәм күргәзмә барлыкка киләчәк. Алар Островский урамы хәтерен сакларга һәм музейның даими программасының бер өлешенә әверелергә ярдәм итәчәк.

---
Милли Музей
№ --- | 14.07.2026
Милли Музей печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы