поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
18.09.2008 Мәдәният

ЗӨҺРӘ СӘХӘБИЕВА: «СӘНГАТЬ - МИЛЛӘТНЕҢ КИЛӘЧӘГЕ»

Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында 26 сентябрьдә яшь башкаручы вокалистларның Хәйдәр Бигичев исемендәге җыр конкурсы лауреатларының Гала-концерты булачак. Аларның исемнәре быел җәй көннәрендә мәгълүм булды. Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева әлеге фестивальне оештыручыларының берсе булып тора. Бүген без аның белән шушы бәйге турында сөйләшәбез.

- Зөһрә ханым, әлеге җыр конкурсы башкалардан үзенең максаты, нияте белән нык аерылып тора...

 

- Бәйгенең максаты - җыр, вокал һәм милләтнең торышын, аның киләчәген кайгырту. Чөнки югары планкага күтәрелгән моң, җыр, вокал сәнгате көннән-көн түбәнгә тәгәри. Ә бит сәнгатебезне югарыга күтәрү өчен ничә буын шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар көч куйган. Бүгенге көндә җыр сәнгатенең көчсезләнүе җанны әрнетә. Бу минем генә фикерем түгел. Икъдисадыбызны күтәрү авыр түгел, ә менә мәдәниятебез артка тәгәрәсә - аны кире кайтарып булмаска да мөмкин, дигән фикер белән мин килешәм. Бу конкурсның үз йөзе, үз үзенчәлеге бар. Бу - милләтара фестиваль, монда татар яшьләре генә түгел, һәр милләт яшьләре дә катнаша ала. Конкурсның нигезләмәсе дә шактый катлаулы, Хәйдәр үзе нинди амплуада җырлый иде, конкурсантлар да шул югарылыктагы әсәрләр башкарырга тиеш.

 

- Конкурсантлар Хәйдәр Бигичев репертуарыннан әсәрләр башкарырга тиеш булгач, димәк, киләчәктә дә безнең сәхнәбездә чын ир-ат тавышлы җырчылар булачак әле...

 

- Сәнгатькә, җырга килүче яшьләребез җитди уйласыннар иде. Алар югары сәнгатькә, аның үсешенә хезмәт итәбез дип килсеннәр иде. Чөнки сәнгатьнең булуы, халкыбызның яшәве белән тыгыз бәйле. Яшьләр Хәйдәр исеме янына туплана, аның иҗатын өйрәнә. Хәттә аны күреп үсмәгән яшьләр дә, аңа охшарга тырыша. Чыннан да, Хәйдәр һәр яклап, яшьләргә үрнәк була торган шәхес. Югары сәнгать ягыннан да, әхлакый югарылыгы ягыннан да... Юкка гына президентыбыз: «Хәйдәр -  ул җырчы гына түгел, ул халкыбызның күңел йолдызы» димәгәндер. Конкурсыбыз М.Шәймиевның хәер-фатихасы белән гамәлгә ашырылды. Ә аның төп оештыручысы - Мәдәният министрылыгы. Изге Рамазан аенда изге эш башкарыла дип саныйм мин үзем.

 

- Бәйгедә, минем аңлавымча, профессиональ җырчы булырга әзерләнүче яшъләр генә катнаша. Җиңүчеләргә укуларында нинди дә булса өстенлекләр биреләчәкме?

 

- Конкурста җиңүчеләргә премияләр бирелә, шулай ук укуда һәм иҗатта уңышларга ирешкән консерватория, музыка училищелары студентларына махсус Х.Бигичев исемендәге  стипендияләр каралган. Әлеге премия дә Хәйдәрнең иҗатын мәңгеләштерү, милли башкару традицияләрен саклап, аны дәвам иттерү җәһәтеннән оештырыла.

Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 17.09.2008
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы