|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
13.07.2026 Җәмгыять
Фердинанд Сәлахов мактаулы исемгә лаек булдыҖырчы, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең музыка бүлеге мөдире, Татарстанның халык артисты Фердинанд Абдулла улы Сәлаховка «Россия Федерациясенең атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Әлеге указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Фердинанд Сәлаховка быел 70 яшь тулды. Ул Апас районының Чура-Барыш авылында туган. 1986 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Иҗат юлы дәвамында ТАССР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә хезмәт куйган. Фердинанд Сәлаховның башкаруындагы 300гә якын җыр татар җыр сәнгатенең «алтын фонды» составына кертелгән.
--- |
Иң күп укылган
|