|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
13.07.2026 Мәдәният
Чирмешән районында узган «Уяв» бәйрәменнән ФОТОрепортажУзган шимбәдә Чирмешән районы үзәгендә «Уяв» республика чуаш мәдәнияте бәйрәме узды. «Уяв» – чәчү эшләре тәмамлангач үткәрелә торган бәйрәм. Аның нигезендә табигать көчләренә бай уңыш, мул яңгыр сорап мөрәҗәгать итү ята. Бәйрәм йолалар, түгәрәк уеннар һәм урам уеннары белән үрелеп бара. Кагыйдә буларак, уеннар, йолалар беренче үсентеләр күренү белән башланып, печән өсте җиткәч тәмамланган. Чирмешәндә гөрләгән бәйрәм чуаш халкының гаилә көнкүрешен, йолаларын һәм милли кухнясын матур һәм бизәкле итеп күрсәтте. Кунаклар милли ишегалларында булдылар һәм күргәзмәләр белән таныштылар. Бәйрәмдә катнашучыларны Чирмешән районының төп этнослары (чуаш, татар, рус, мордва) милли киемнәрендәге кызлар традицион сыйлар белән каршы алды. «Пире тӑван кӗтсе тӑрать» чуаш милли аш-сулары һәм эчемлекләре мәйданчыгында кунаклар ризыклардан авыз итеп кенә калмады, ә чуаш милли сыйларын һәм милли эчемлеген ясау серләрен дә белә алдылар. Быел бәйрәм кунакларын зур хуплу – ит һәм бәрәңге белән пешерелгән чуаш милли бәлеше белән гаҗәпләндерделәр. Чарада чуаш милли-мәдәни традицияләре һәм йолалары, музыкасы, биюләре һәм милли киемнәре дә күрсәтелде. «Уяв» бәйрәменең кунаклары арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Минниханов, Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин, Татарстан халыклары Дуслык йорты директоры Тимур Кадыров, ТР милли-мәдәни берләшмәләре рәисләре һәм башкалар бар иде. Милли ишегалларын һәм һөнәрчеләр ярминкәсен карап чыккач, Рөстәм Минниханов бәйрәм кунакларына сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. «Быел инде урысның “Каравон”, татарның “Сабантуй”, мариның “Семык”, мордваның “Валда шинясь”, удмуртның “Гырон Быдтон” бәйрәмнәре узды. Бердәм хезмәт, үзара ярдәмләшү, бабаларыбыз мирасына, туган табигатькә хөрмәтле мөнәсәбәт – болар барысы да безнең дөньяга карашыбызның нигезе һәм мөһим тәрбияви потенциалы», – диде ул. Түгәрәк уен бәйрәмнең төп бизәге булды. Түгәрәк уен башланганчы, хөрмәтле өлкән кеше дога укып, җиргә каен казыгы кага, бу игелекле һәм аллалы эш башлануын белдерә. Аннары чараның барлык кунаклары һәм катнашучылары зур түгәрәккә басалар һәм чуаш халык җыры озатуында бу казык тирәли сәгать телләре уңаена баралар.
--- |
Иң күп укылган
|