|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
13.07.2026 Язмыш
"Улымны калдырып беркая китә алмыйм"Тумышым белән Саба районыннан мин. Казан хастаханәләренең берсендә эшләдем. 1995 елда кияүгә чыгып, Сабага кайттым. Моны тормышымдагы зур ялгышым дип саныйм, бәлки, язмышым шул булгандыр. Ирем белән безне таныштырдылар. Гаилә корганда, миңа — 34, ә иремә 36 яшь иде. Ике елдан улыбыз туды. Әле дә хәтерлим, вакытыгыз җитте дип, тулгаксыз килеш баланы ярып алдылар. 7 айлык булып, җитлекмичә дөньяга килде ул. Күрәсең, табиб срокны дөрес куймаган. Ничек кенә булмасын, улыбыз аякка басты, акыллы, актив, тырыш булды. Мәктәптә дә белем алды, китаплар укырга бик яратты. Бала мәшәкате белән үземдәге үзгәрешләрне тоймый калганмын. Баксаң, икенчегә узганмын икән. Ул чакта миңа 44 яшь иде. Көмән төшү куркынычы булгач, 5 ай сакланып ятарга туры килде. Тик хастаханәдә әллә ни ярдәм сизмәдем. Балабыз 6-7 айдан туды. Хәле бик авыр иде. Үзем дә үлемнән чак калдым. Бала тудыру йортыннан өйгә кайткач, мәхшәр башланды. Бала елый, өйдә тынычлык юк...
Үсмер улым өйдән чыгып китә башлады. Энесенең газапларын күрү аңа авыр булгандыр инде. Үсә-үсә үзенең сәламәтлегендә дә тайпылышлар күзәтелә башлады. Ул хәзер урамга чыгарга, кеше арасында булырга курка. Дәүләт ярдәме белән олы улыма фатир алдык. Ике балам диагнозлары аркасында бергә яши алмыйлар. Икенче улым белән шәхси йортта гомер итәм. Хәзер миңа 65 яшь. Күптән түгел 30 ел бергә яшәгән ирем чыгып китте. Бөтенләй терәксез калдым. Кече улыма хәзер 21 яшь. Ул мөстәкыйль киенә дә алмый. Гел аның янында булырга кирәк. Мунчага ягарга утын юк. Улымны калдырып, беркая китә алмыйм. Пенсия акчасына гына яшәү җиңел түгел. Безгә ярдәм итәргә теләүчеләр табылса, бик рәхмәтле булыр идем.
Дания ГАЛИЕВА, Саба.
Дания апага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: 8-937-006-73-74, “Сбербанк” картасына беркетелгән.
--- |
Иң күп укылган
|