|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
13.07.2026 Ир белән хатын
Мин эшлим, ә ирем өйдә ята...Башка сөйләшер кешем булмаганга күрә, сезгә язам. Бәлки укучылар арасында киңәш бирүче табылыр. Ирем белән яратышып өйләнештек. Бик бәхетле яшәдек. Дөрес, тормыш булгач, төрле хәлләр булды. Яшь вакытта арабызга бер хатын керде. Ирем аның янына чыгып китәргә дә карар кылган иде. Әмма мин бәхетем өчен көрәштем. Нигә әле мин иремне кемгәдер бирергә тиеш? Тапсын үзенә буйдак егет, чыксын шуңа кияүгә! Кыскасы, без ул сынауларны үттек. Бернигә дә карамастан, гаиләбезне саклап кала алдык. Ике кыз бала үстердек. Аларның хәзер үз гаиләләре бар. Инде оныклар сөябез. Пенсия яшенә җитсәк тә, икебез дә эшлибез. Икебез дип. Мин эшлим, ә ирем өйдә ята. Югыйсә менә дигән эше бар иде. Эшендә бик хөрмәт итәләр иде үзен. Инде хәзер эшеннән кудылар. Ирем эшкә барырга теләми. Сәбәбен сорасам, “бу җирем авырта, теге җирем авырта” дия башлый. Тик мин моңа ышанмыйм, эшкә бармас өчен хәйләлидер дип уйлыйм. Күз алдыгызга китерәсезме, олы гәүдәле ир-ат бот күтәреп, ашап-эчеп көннәр буе өйдә ята! Өйдә дә берни эшләми бит! Хәтта ашаган савытын да юмый! Нишләргә? Моңа чыдар хәлем калмады. Зинһар киңәш бирегез миңа. Сания, Казан
--- |
Иң күп укылган
|