поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кемнең аккаунтына кермә – бай тормыш. Безнең кебекләр өчен бюджетный социаль челтәр булдырыгыз әле.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Август
  • Зәйнәб Фәрхетдинова - җырчы
  • Вакыйф Нуриев - язучы
  • Равил Һади (1952-2022) - галим
  • Фәндәс Сафиуллин (1936-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • Рафис Борһанов - дәүләт эшлеклесе
  • Габделхак Шәмсетдинов - журналист
  • Рамил Ханнанов - язучы
  • Ринат Билалетдинов - футболчы, тренер
  • Илдар Аляутдинов - дин әһеле
  • Хәмидә Гарипова - журналист
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
11.07.2026 Җәмгыять

Таксида эшләүче Гөлназ Садыйкова: 20 ел утырып чыккан пассажир миңа яный башлады

Көн саен иртәнге дүрттә тора – Сарманның Чукмарлы авылыннан Чаллыга килеп йөри. Бүгенге көндә ялгызы яши, шуңа кич кенә, үзе әйтмешли, йокларга гына кайта. 48 яшьлек таксист хатын эшендәге маҗаралар, такси хезмәтенә бәяләр хакында «Шәһри Чаллы» басмасына сөйләгән.

- Гөлназ апа, ни өчен такси машинасы руле артына утырдыгыз?

- Мин машина йөртергә яратам. Аеруча ерак юлларны. Әле ник йөк машиналарын йөртергә укымаганмын икән дип үкенәм, ерак шәһәрләргә йөрер идем. Авылда эш юк, заводка керергә аякларым авырта. Үземнең машина юк, бу таксопарктан арендага алынган машина, димәк, кул астында һәрчак транспорт бар, уңайлы. Акчасы да яхшы төшә, заводтагы кебек.

- Сер булмаса, иң күп эшләгән көнлек хезмәт хакы күпме?

- Берсендә Самарага бардым, тариф – 16 мең сум. Аңа кадәр шәһәрдә 3 мең тирәсе эшләдем, бер өлешен таксопаркка калдырырга туры килде, үземә 16 мең сумы калды.

- Ерак юлларга да йөрисезме?

Казанга еш барырга туры килә, атна саен аэропортка, хастаханәгә йөреп торалар. Уфага, Самарага барган бар.

- Хатын-кыз таксистлар күпме хәзер? Аларга клиентлар ничек карый?

- Әйе, шактый. 55 яшьлек бер танышым бар. Ул да шулай ди. Рульдәге хатын-кызга хәзер тыныч карыйлар, ышаналар. Алай заказдан баш тартканнары юк, алар бит алдан ук телефон кушымтасы аша исемебезне күреп торалар.

- Гел юлда йөрүе авыр түгелме?

- Минемчә, хатын-кыз таксистларга кайсыдыр яктан җиңелрәктер дә, юлда ватылып калсаң да, туктап булышалар.

- Таксистларга һөҗүм итүчеләр турында еш язалар бит. Андый очраклар булмадымы?

- Алай, Аллаһка шөкер, ике ел эчендә бер генә очракны атый алам. Берсендә кичен: «Клиентларны Зәйдән барып алырга кирәк», – дип шалтыраттылар. Айныкмы икәнен белергә дип, үзләре белән элемтәгә кердем, тавышлары исерек түгел кебек иде. Ике хатын-кыз, ике ир-ат утырды. Исерек булып чыктылар. Башта музыка сайлап аптыраттылар. Юлда үзара талашып киттеләр болар, миңа туктарга куштылар, ике хатынны кич трассада төшереп калдырдылар. Чаллыга килеп җиттек. Болар: «Акча юк, банкоматтан салдырабыз, хатыннар телефоннарны ломбардка тапшырган», – диләр. Банкоматтан чыккач, карталарында да акча юклыгы ачыкланды. Берсе тагын ломбардка кереп китте сөйләшергә, берсе минем белән машинада: «Әле төрмәдән чыктым гына, 20 ел утырдым», – ди бу. «Ник утырдыгыз?» – дип сорагач, «Кеше суйдым», – ди. Шундагы куркуларым... Аннары миңа яный башлады, авылларына кайтарып куярга кушты. Мин хәйлә белән дустын кереп чакырырга куштым да, ул кереп киткәч, китеп бардым. Туп-туры өйгә киттем. Үзем кайтам, үзем куркам, арттан башка машина белән кумыйлармы дип, карап бардым. Кайчакта наркоманнар да очрый инде.

- Мондый чакта оператор белән элемтәгә кереп буламы?

- Кайбер таксопаркларда ярдәм сорар өчен, телефонда аерым төркемнәр булдырылган. Безнекендә андый нәрсә юк, экстрен төймә генә бар. Шунда басасың да, бөтен сөйләшкәнне диктофонга яздыра, язма операторга китә. Алар кирәк очракта оператив хезмәтләргә мөрәҗәгать итә. Мин үзем хәл итәргә тырышам, әлегә ул төймәнең кирәге булмады. Кеше белән матур сөйләшергә, ихтирамлы булырга кирәк.

- Сез клиентның кем икәнен белеп барасызмы?

- Безнең экранда вакытлыча номер һәм адрес кына күренә, барасы адрес килеп туктагач чыга. Алар да безнең номерны күрми, вакытлыча номер гына. Берәр нәрсәләрен онытып калдырсалар, операторларга шалтыраталар.

- Шундый хәлләрдән соң да яңадан руль артына утыргач, сез кыю кеше инде. Кызыклы очраклар да булгандыр?

- Була... Берсендә ирле-хатынлы утырдылар, ире алда. Боларны ниндидер рестораннан алып кайтам. Ире минем белән сөйләшеп бара, хатыны артта бит инде. Әллә көнләшеп, әллә нәрсә, ире белән сугыша башлады шунда. Аннары алма ата башлады. Ире туктарга кушты. Машинадан чыккач, салатлар белән атышырга тотындылар.

- Көне-төне руль артында йокы килмиме? Йокыны ничек җиңәсез?

- Ерак юлларга барганда йокы килә. Берсендә соңга кадәр эшләдем, соңгы заказны алам да, кайтам дип уйлаган идем. Клиент янына барып җиткәч кенә барасы адрес чыкты – Чирмешәнгә кадәр булды. Янымдагы егет йоклап кайтты, бераз салган да иде. Көч-хәл белән барып җиттем дә, кайту юлында кафе янында туктап йоклап алдым. Кофе, энергетик эчәм инде. Эштән соң заводтан кайткан кебек булам, арыта.

- Такси бәяләре гел үзгәреп тора, иртән бер бәя, кич икенче. Бу нигә бәйле, арзан булсын өчен таксины кайчан чакыртырга?

Иртәнге унга кадәр бәяләр ике тапкыр диярлек кыйммәтрәк йөри. Бу һава торышына, такси машиналары җитмәгәнгә, пик сәгатьләренә бәйле. Пробкалар, яңгырлар вакытында аеруча кыйммәт. Клиентка җайсыз, ә безгә – киресенчә. Шуңа мин иртәнге сәгатьләргә җитешер өчен Сарманнан дүрттә торып киләм.

- Юлдагы ырым-шырымнарга ышанасызмы, догалар укыйсызмы?

Ышанам, һәр иртә бисмилламны әйтеп руль артына утырам. Онытсам, тәгәрмәч булса да тишелә.

Чыганак: «Шәһри Чаллы», Гүзәл Шиһапова.

 

---
Өмет
№ --- | 11.07.2026
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы