поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кемнең аккаунтына кермә – бай тормыш. Безнең кебекләр өчен бюджетный социаль челтәр булдырыгыз әле.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Август
  • Зәйнәб Фәрхетдинова - җырчы
  • Вакыйф Нуриев - язучы
  • Равил Һади (1952-2022) - галим
  • Фәндәс Сафиуллин (1936-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • Рафис Борһанов - дәүләт эшлеклесе
  • Габделхак Шәмсетдинов - журналист
  • Рамил Ханнанов - язучы
  • Ринат Билалетдинов - футболчы, тренер
  • Илдар Аляутдинов - дин әһеле
  • Хәмидә Гарипова - журналист
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
10.07.2026 Шоу-бизнес

Гөлия Вәлиәхмәтова пластик операциядән соң: «Үземнең теләгемне генә чынга ашырдым»

Популяр блогер, композитор Марат Мухинның тормыш иптәше Гөлия Вәлиәхмәтова операция ясаткан “15 еллык хыялымны тормышка ашырдым”, – дип сөйли Гөлия үзенең Макс-каналында.

Хәл-әхвәл белешеп, Гөлия Вәлиәхмәтова белән элемтәгә чыктык.

– Гөлия, хәлләрегез ничек? Операция ничек узды?
– Операция уңышлы узды. Гади тел белән әйткәндә, артык булган җирдән майны алып, кирәк булган җиргә куйдылар. Операциядә бернәрсәне дә кисеп алмыйлар, аз җәрәһәтле ысул белән эшлиләр. Бер авырлыгы да юк. Икенче көнне

– Сез, гомумән, идеалист бугай?
– 15 ел элек табиб: "Тагын 5 килограммга ябык", – диде. Ә мин ял итәргә киттем. Киресенчә, авырлыгым артты. Операция турында да онытым, дөресен әйткәндә. Кыскасы, килеп чыкмады, димәк, язмаган булган. Хәзер исә, тәҗрибәле хирург белән таныштым. Ул операциягә алынды. Миңа гел фигарулы кешеләр ошады. Кемгәдер тумыштан бәхет елмая, аның күкрәкләре дә, күт бите дә матур. Спорт ярдәмендә үземнең хыялны тормышка ашырырга тырыштым, булмады. Бу операциядә организмда булган майны гына тараталар. Аның бер куркыныч ягы да юк. Операциядән соң уянгач ук, үз аягыма бастым.

– Хәзер үзегездән тулысынча канәгатьме? Кешеләр фикеренә колак саласызмы?
– Идеалга кадәр ерак әле. Идеал булырга теләмим дә. Бары тик үземнең теләгемне генә чынга ашырдым. Мин беркемгә дә зыян салмыйм бит. Кешеләр нәрсә тели, шуны уйлый инде. Бу гадәти хәл. Сөйлисе килгән кеше, сөйли. Голливуд актрисасы Дженивер Лопес бу операцияне инде ничә ел элек ясады. Рәхәтләнеп яши.

– Марат каршы килмәдеме? “Син болай да чибәр”, – дип әйтмәдеме?
– Марат минем теләгемә каршы килми, ул – терәк, таяныч. Һәркем үз насыйбын таба диләр. Ирем мине аңлый, беркайчан каршы килгәне юк. Мин дә әллә нәрсә эшләп йөрмим инде.

– Тернәкләнү узасыздыр хәзер?
– Дарулар эчәргә куштылар. Ай дәвамында ябыгырга ярамый. Табибларның киңәшләрен үтәргә кирәк була, әлбәттә.

Фото: шәхси архивтан

Илгизә Галиуллина
Шәһри Казан
№ --- | 10.07.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы