поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Күз алдыңа китер. Суда ике ир-ат бата. Берсен син яратасаң, икенчесе – сине ярата. Кайсын коткарачаксың?
    – Туктале, ә нигә ике ир-ат бергә чупылдаша соң әле анда?
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
Архив
 
09.07.2026 Икътисад

«Агроволга - 2026» күргәзмәсендә фермерлыкны һәм кооперацияне үстерү өчен яңа мөмкинлекләр турында фикер алыштылар

Бүген «Агроволга - 2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Халык фермеры» ассоциациясе: фермерлыкны һәм кооперацияне үстерү өчен яңа мөмкинлекләр» темасына түгәрәк өстәл узды.

Анда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Кече агробизнесны үстерү идарәсе башлыгы Рената Бибарсова, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нияз Хурамшин, шулай ук Татарстан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Ульяновск һәм Самара өлкәләре фермерлары катнашты.

Нияз Хурамшин, түгәрәк өстәлдә катнашучыларны сәламләп, күргәзмә гадәттәгечә, масштаблы экспозицияне һәм аралашу һәм фикер алышу өчен шартлар тудырылган демонстрацион кырларны берләштерә, дип билгеләп үтте. 

Министр урынбасары, республиканың агросәнәгать комплексы яхшы үсеш куәте белән заманча югары технологияле тармак булып тора, дип ассызыклады. 2025 елда продукция күләме 400,3 млрд сумлык булды, төбәк бу күрсәткеч буенча ил буенча дүртенче урында тора, чагыштырмача үсеш - 107,3%, ә Россиянеке - 104,9%, дип билгеләп үтте ул.

Нияз Хурамшин Балтач районыннан «Алмазагросила» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативын мисал итеп китерде. “2025 елда кооператив эш башлаучы кооперативлар өчен ит эшкәртүгә грант алды. Кыска гына вакыт эчендә тәүлеккә 10 баш мөгезле эре терлек суярлык җайланма сатып алынды, шулай ук кооперативка 17 әгъза җәлеп ителде. Акчалата табыш нульдән 153 млн сумга кадәр артты, 25 кеше эшкә урнаштырылды”, - дип өстәде ул. 

«Халык фермеры» коммерциягә карамаган оешманың башкарма директоры Станислав Санкеев ассоциация эше турында сөйләде. Ассоциациядә Россиянең 72 төбәгеннән 14 мең фермер һәм эшкәртүче исәпләнә. 2025 елда 222 федераль һәм төбәк чаралары уздырылган, аларда 27 меңнән артык кеше катнашкан. 

«Самара өлкәсе халык фермеры» авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре ассоциациясе рәисе урынбасары Илья Ятманкин предприятиенең уңыш тарихы турында сөйләде: 4 баш сыеры булган белән шәхси ярдәмче хуҗалыктан алып тулы җитештерү циклы белән 250 баш сыер исәпләнә торган крестьян-фермер хуҗалыгындагы эшләр турында сөйләде.

Илья Ятманкин Самара өлкәсе Исәкле районының Яңа Ганькино авылында «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты буенча агротехнологик класс ачылуы турында өстәде. "Без кабинетны ремонтладык, агродрон, техника, җайланмалар сатып алдык. Балаларга ошый, алар авыл хуҗалыгы турында башкача уйлый башлыйлар, мәгънәсен тоялар", - диде ул. 

Рената Бибарсова 2026 елда фермерларга һәм кооперативларга дәүләт ярдәме чараларындагы үзгәрешләр турында сөйләде. "Гамәлгә ашырыла торган ярдәм чараларына җавап буларак, без бизнестан, беренче чиратта, нәтиҗәлелекне арттыруны һәм үзкыйммәт белән эшләүне көтәбез. Һәм бүгенге көндә бу эш, дәүләт ярдәме чараларыннан тыш, бизнесның без хәзер эшли торган катлаулы шартларга яраклаша белүенә дә бәйле. Нигездә бу, әлбәттә, кече бизнеска кагыла", - диде ул.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Кече агробизнесны үстерү идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, үзкыйммәтне киметү һәм шул ук вакытта керемне арттыру мөмкинлеге булырлык инструментлар белән эшләү мөһим, бу - авыл хуҗалыгы кооперациясе механизмы.

Чыгышының азагында Рената Бибарсова түгәрәк өстәлдә катнашучыларга уңышлы эш һәм агымда елда мул уңыш җыеп алуларын теләде.

Татарстан Республикасында «Халык фермеры» ассоциациясе рәисе Анастасия Александрова Татарстан Республикасы Фермерлар бергәлегенең хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, ассоциация эше Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы предприятиеләре өчен бик мөһим. "Төбәктә үз эшебезне без юл картасы буенча төзергә планлаштырабыз, хәзер без аны фермерлар проблемаларын системалаштырып эшлибез", - дип өстәде ул. 

Түгәрәк өстәл барышында катнашучылар шулай ук фермерлар кооперациясе һәм агросәнәгать комплексы продукциясен сатуның яңа каналлары мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы